Туган якны данлап, милләтне санлап яши белү сере.
Казан – Уфа трассасы буйлап Чаллыга килгәндә Актаныш һәм Минзәлә районнары чигендә куелган һәм милли бизәкләре әллә каян балкып торган олы таштактадагы:
Таң атканда иң беренче булып,
Актанышка сибә кояш нурларын.
Китсәм дә мин, кайсы якка гына,
Актанышка кайта юлларым, –
дигән шигырь юллары һәр юлчының күңелен сөендереп, хозурландырып кала. Туган якны зурлаучы һәм данлаучы ул илаһи сүзләр авторы – күренекле шагыйрь Мирһади Разов. Ул үзе чыгышы белән – Актаныш районыннан, туган авылы – Сөн елгасыннан бер чакрым чамасы гына ераклыкта урнашкан Аеш авылы. Авыллары яныннан гына Сөнне тагы да ныграк куәтләндереп җибәрүче Биҗады елгасы ага. Үз төбәге тарихына битараф булмаган Мирһади әфәнде Биҗады топонимының бәҗәнәкләр кабиләсенә бәйле булу ихтималын кире какмый. Әти-әнисенең нәсел башлары исә күрше Илеш районының Ябалак, Уяндык, Җәйләү, Кыпчак авылларына барып тоташа. Ике яктан да бабалары, яңа хакимият төзергә алынганнарның җәбер-золымнарын кичергән хәлле игенчеләрдән була. Әтисе Мирзаян ягыннан бабасы бөтен байлыгын җирле “Щукарь” картларга тапшырып сөргенгә сөрелүдән котылып калган, ә әнисе Фатыйма ягыныкылар авылдан куылып та, Уфада төпләнеп калу мөмкинлеген тапканнар ул кырыс заманда.
Кечкенәдән аң-белемгә омтылучы, китапханәдәге барлык китапларны күңеленә сеңдергән Мирһади атлы тиктормас малайның Аештагы сигезьеллык мәктәпнең 4 классында укыганда үзлегеннән яза башлаган шигырьләре “Яшь ленинчы” газетасында һәм “Ялкын” журналында басыла башлый. Тагын бер елдан шул басмаларда мәктәп тормышына караган хәбәрләре дөнья күрә. Күңеле иҗатка тартылган яшүсмернең 6 – 7 сыйныфларда укыганда авыл тормышын яктырткан мәкаләләре район газетасында даими басыла башлавын, шулай ук, һич тә гайре табигый дип булмый. Авылдашлары да малайның бу шөгыленә күптән күнеккән, күпләр аны үз итеп, олылап, шагыйрь, журналист дип кенә атап йөртә. Ни аяныч, Мирһадиның уңышларыннан көнләшүчеләр дә табыла авылда. Андыйлар арасында кайбер укытучыларның булуы аеруча кызганыч. Гәрчә Мирһади үзе, Аеш мәктәбендә укыганда, коммунист һәм авыл түрәләренең балаларына башкачарак мөнәсәбәт булуга карамастан, башлангыч сыйныфларда укыткан Хәмдия Маннанованы, укытучылары Сәйлән Бикмөхәммәтованы һәм Люция Әбдрәшитованы олы ихтирам хисләре белән искә ала.
Әтисенең хуплавы, әнисенең: “Син минем әнкәйгә охшагансың. Ул үзе чыгарып җырлар яза иде. Син дә яз, улым, яз! Үскәч гәҗиттә эшләрсең”, – дип үсендереп торуы Мирһадины яңадан-яңа иҗади үрләр яуларга илһамландыра. Район газетасының штаттан тыш хәбәрчесе буларак танылу алган һәм редакциядән кушканнарны яктырта башлаган яшүсмер егет күләмле мәкаләләр дә яза башлый. Ә инде сигезенче класстан соң, район үзәге Актаныштагы урта мәктәпкә йөреп укый башлагач, өр яңа офыклар ачылуын тоя. Биредә инде, синең кем баласы булуыңа карап тору юк, мәдәниятне һәм сәнгатьне үз итүчеләргә, иҗади тормышны өстен күрүчеләргә мөнәсәбәт тамырдан үзгә – үтә уңай. Дистә еллардан соң, район үзәгендә үткән гамьле көннәренә бәя биргәндә, ул үзенең Актанышта бөтенләй башка дөньяга күчкәндәй хис итүен яшерми.
Янәшәдә генә – район газетасы урнашкан бина, Мирһади анда – күптәннән үз кеше. Редакциянең “Агыйдел” әдәби берләшмәсенә йөри башлау, даими рәвештә хәбәрчеләр слетларында катнашу каләмен тагы да ныграк чарлау мөмкинлеге бирә. Интернатта торуны өнәмичә, гел генә 10 чакрым ераклыктагы авылына кайтып йөрүенә карамастан, күпләр белән дуслашып китә. Аеруча параллель класста укучы Чишмә авылы егете Энгель Фәттахов белән аралары якыная. Математиканы гаять яхшы белгән ул егет башкаларга карата ярдәмчел, эчкерсез булуы белән үз яшьтәшләре арасында ихтирам һәм хөрмәт казана. Гәрчә, бүген янә район хакимияте башлыгы дилбегәсен үз кулларына алган Энгель Нәвап улының, киләчәктә республикада, бөтен татар дөньясында танылган, күренекле шәхес дәрәҗәсенә күтәреләсен беркем дә фаразлый алмый әле ул чакта.
Гуманитар фәннәрне су кебек эчкән, күңел төпкелендә үскәч кино төшерермен дигән хыял йөрткән һәм сәнгать дөньясына тартылып яшәгән Мирһади Разов Актанышта үткән шанлы ике елның үткәнен сизми дә кала. Әле җитмәсә, тормыш мәшәкатьләре белән, укырга керергә дә соңара. Ул заманда яшьләргә паспорт бирергә бик үк ашкынып тормауларын да хәтердән чыгармаска кирәк. Армиягә китәргә вакыт җитүе дә җиңнән тота. Мәгәр мәктәп тәмамлаган елны хәрби хезмәткә алмыйлар һәм Мирһади апасы янына, Чаллыга китеп, ул эшләгән КАМАЗның Агрегатлар заводына эшкә урнаша. Үзе әйтмешли, “Вахит Имамов һәм Рәшит Бәшәр кебек күренекле язучылар эшләгән КамАЗда хезмәт чыныгуы үтү, аның өчен олы бер тормыш мәктәбенә әйләнә”. Автогигантның икенче чиратын сафка бастыру өчен көнне төнгә ялгап эшләүчеләр арасында Аеш егете Мирһади Разовның да булуын ассызыклау аеруча мөһим. Фәкать хөкүмәт куйган олы бурыч үтәлгәч кенә, заводта физик һәм рухи чыныгу үткән егетне армиягә алалар. Бу юлы да бәхет елмая үзенә. Чынлап та, ике ел буена Грузиянең, диңгез ярында урнашкан Батуми каласында хезмәт итәргә насыйп булуын, бәхет дими, ни дисең?!
Хәрби хезмәттә чыныгып, кабат үзе эшләп киткән заводка әйләнеп кайтуын коллективта һәркем хуп күрә. Ул бит әле тәҗрибәле хезмәткәр генә түгел, ә бәлки хәрби хезмәткә киткәнче үк автогигант турында “Социалистик Татарстан” һәм “Татарстан яшьләре” газеталарында хәбәрләр, саллы-саллы мәкаләләр җибәреп торучы журналист та. Ике елдан Казан дәүләт университетына, татар журналистикасы бүлегенә читтән торып укуга керүен дә аңлап кабул итә җитәкчеләре: сессияләргә барганда бернинди каршылыклар да тумый. Ул гына да түгел, яхшы эшләвен исәпкә алып, бер елны профсоюз комитеты Мирһади Разовны санаторийга юллама белән бүләкли. Нальчикта ничек яхшы итеп сәламәтлеген ныгытып кайтуын бүген дә сагынып искә ала әле ул.
Әлбәттә, Мирһади шигырьләр язудан бер генә мизгелгә дә туктаталып тормый. Чаллыдагы “Ләйсән” әдәби берләшмәсе кичәләрендә актив катнашуы исә яңа офыклар ача. Ә инде Кадыйр Сибгатуллин, Мәхмүт Газизов, Нәҗип Мадъяров, Газиз Кашапов кебек әдипләр белән каладагы тулай торакларга, Тукай районы авылларына очрашуларга барулары, күңелле сәхифәләре белән мәңгегә хәтерендә уелып калган. Шулай ук, бер елны Казаннан Илдар Юзеев белән Рөстәм Мингалимов Чаллыга килеп яшь язучылар семинары үткәреп китүләрен ничек онытасың!? Бу очрашу вакытында Мирһади Разовның да иҗади уңышлары югары бәя ала. Шатлык-өстенә шатлык өстәгәндәй, бер шәлкем шигырьләре “Идел” альманахында дөнья күрә...
1991 ел аның өчен аеруча үзенчәлекле һәм кадерле. Кулына диплом алган шул елда КамАЗ җитәкчелеге татар телендәге “Нур” газетасын гамәлгә куя. Аның баш редакторы Нәсыйх Таҗиевнең корреспондент итеп эшкә чакыруын бик теләп кабул итә каләме тәмам чарланган шагыйрь егет. Милли рухның, милли хиснең ташып торган мәле. Ак калада нәшер ителә башлаган “Чулман-Идел” газетасының (хәзерге – “Шәһри Чаллы”) хезмәткәрләре белән ярыша-ярыша иҗат иткән гаять күңелле чорлар шул бу. Нәкъ шушы елларда җыр текстлары иҗат итә башлый, Рәшит Бәшәр редакторлыгында КамаАЗ нәшриятында беренче шигырьләр китабы – “Яшел биләү” дөнья күрә. Шунысы искитмәле: 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мирһади Разов – 500ләп җыр текстлары авторы.
Ул әлеге шөгылен Чаллы телевидениесендә эшләгән елларында да дәвам иттерә. “Чаллы Яр” исемле шигыренә беренче җырны язучы – каладагы танылган композитор Әхтәм Миңнебаевның улы Фәрит. Аннан инде, Әхтәм абзый белән берлектә иҗат иткән “Акчарлакларым” җыры туа. Шуны гына көтеп торгандай, Ринат Гобәйдуллин, Виталий Агапов һәм башка композиторлар Мирһади шигырьләренә көй яза башлый. Ул җырлар исә Фән Вәлиәхмәтов, Салават Фәтхетднов, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тмергалива, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөһрә Шәрифуллина, Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев, Айгөл Сагынбаева кебек танылган талант ияләренең репертуарларын бизи.
Күңеле сәнгатькә омтылгангамы, телевидениедә бик җиңел эшләп китә, бер-бер артлы үз тапшыруларын булдыра. Аларның күбесе әдәбият белән сәнгатькә багышланган. Ак каланың рәсми булмаган гимнына әйләнгән “Чаллы сиреньнәре” танылу китергән төсле, дистә ел дәввамында алып барган “Кыйбла тапшыруы Мирһади Разовның абруен бермә-бер күтәреп җибәрә. Бераздан, җай гына аккан тормыш юлы янә үзгәреш кичерә. Анысы “Шәһри Чаллы” газетасының ул чактагы баш редакторы Рахман Шәфигуллин үзенең урынбасары вазыйфасын тәкъдим итүе белән бәйле. Карышмый: кабат җанына гаять якын булган журналист каләмен кулына ала. 2016 елдан “Татмедиа” җитәкчелеге карары белән баш редактор вазыйфасына билгеләнә.
Тарткан атка йөкнең авырын салалар дигәндәй, тагын бер елдан өч китап авторы Мирһади Разовны Татарстан журналистлар берлегенең Чаллыдагы оешмасы рәисе итеп сайлап куялар. Шуннан бирле, зарланмыйча, тыныч-ипле генә ике йөкне бик тигез итеп тартып баруын дәвам итә булдыклы Актаныш егете.
Гаилә бәхете дә читләтеп узмаган үзен: гомерен укытучы һөнәренә багышлаган хәләл җефете Әлфиясе белән бер малай һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Айдарлары педагогия көллияте һәм университет тәмамлаган, магистратурада укый, каладагы Васильев исемендәге көллияттә информатика укыта. Миләүшәләре Алабуга сәнгать көллиятен тәмамлаган, читтән торып Казан мәдәният институтында укын дәвам иттерә. Танылып килүче хореограф, күп артистларның концертларын матур биюләре белән бизи. Эшләгән урыны – каладагы 39 нчы мәктәп.
“Балаларыбыз саф татарча сөйләшәләр, татар мөхитендә үстеләр. Киявебезнең әти-әниләре – Кама Тамагы төбәгеннән, бик әйбәт, милли җанлы кешеләр”, – дип сөенечен белдерә бәхетле ата үзе. Күренә ки, алмалары алмагачларыннан ерак төшмәгән. Шушы алтын көз көннәрендә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче чын милләт баласы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирһади Разовка бары тик иҗади уңышлар телисе генә кала.
Рәис ЗАРИПОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев