Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тукай ни өчен бөек?

Татар әдәбиятында Тукай мөһим урын алган шәхес. Ул үзенең кыска гына гомерендә татарны дөньяга танытырлык әдәби мирас калдырды.

Бүген  татарның мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның  тууына 135 ел тулды. Татар әдәбиятында Тукай мөһим урын алган шәхес. Ул үзенең кыска гына гомерендә татарны дөньяга танытырлык әдәби мирас калдырды.

Тукаебызның чираттагы юбилее уңаеннан шәһәрдәшләребезгә: “Тукай ни өчен бөек һәм аның туган көнен нигә ел саен зурлап билгеләп үткәрәләр”, - дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттем.

Айдар Сәфәргалин, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры:

-Без Тукаебыз калдырган рухи мирасны бер гасырдан артык өйрәнәбез һәм өйрәнәчәкбез, чөнки аның шигырьләрен укыган саен яңа мәгънә ачабыз. Ул мәңге өйрәнерлек әсәрләр иҗат иткән. Тукай - ул безнең рухыбыз, татар халкының йөзе. Аның бөеклеген галимнәр аңлаткан. Ул - бөек шагыйрь генә түгел, фәлсәфәче дә, филолог та. Аның тел байлыгына без сусаганбыз. Тукай әсәрләре укылганда татар милләте яшәячәк.

Тукайның туган көнен тел, шигърият бәйрәме итеп елына бер генә түгел, атна саен, ел саен үткәрү дә артык булмас. Аның  әсәрләре тупланган китаплар һәр татарның өстәл китабы булырга тиеш. 

Сәйдәш Фатыйхов, 2нче гимназия укучысы:

-Бай мирас калдырган шагыйребез Г.Тукайны  белмәгән, аның әсәрләрен укымаган татар баласы юктыр. Аның шигырьләре үзенчәлекле. Һәркайсына ниндидер сер яшеренгән. Әле бүген дә аның шигырьләрен кат-кат укыйбыз. Алар беренче карашка гади генә сыман, ә укый башласаң, ничек язылды микән дип шаккатасың, яшь кенә килеш олылар да әйтә алмаган фикерләр яңгырата. Менә шундый әсәрләре өчен без Тукайны яратабыз. Ел саен туган көнен билгеләп үтәбез. Аның шигырьләре гимнга әйләнде.

Айгөл Гатауллина, 77нче гимназия укытучысы:

-Габдулла Тукай – татар халкының горурланырлык шәхесе. Ул милләтебезнең телен, әдәбиятын югары дәрәҗәгә күтәреп, дөнья халыкларына танытты. Үзенең әсәрләре белән милләтен яратуын, аның белән горурлануын күрсәтте. Алар бүген дә актуаль һәм киләчәк буыннарга рухи мирас итеп тапшырырлык. Аның  туган көнен ел саен зурлап үткәреп, үзебезнең бөек милләт вәкиле булуыбыз белән горурланабыз, башка милләт вәкилләренә татарның бөеклеген тагын бер кат искәртәбез. Тукай безнең тарихыбыз, бүгенгебез һәм киләчәгебез. Тукай әсәрләре татар йөрәкләрендә сакланганда, татар теле, татар милләте дә яшәячәк.

Гүзәл Садриева, 52нче мәктәп укучысы:

-Габдулла Тукай – халкыбызның иң бөек шагыйре. Ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындагы мари, удмурт, чуваш сүз сәнгатьләренең чәчәк атуына да зур йогынты ясады. Дөресен әйткәндә, Габдулла Тукай элеккеге  зур илдәге бар халыклар өчен дә ят булмады, киресенчә, аның әсәрләре тәрҗемә ителмәгән, чын мәгънәсендә югары сәнгатьчә шигырьләре яңгырамаган телләрне табу кыен. Без аның белән чиксез горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация