Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туңудан ничек сакланырга?

Балаларның үзләрен генә урамга чыгармагыз. Мондый көннәрдә 20 минуттан да артык йөрергә киңәш ителми.

Кыш үзенең хокукларына кереште: кар да җитәрлек яуды, салкынайтты да. Бүген термометр минус 26 градус салкынны күрсәтә. Синоптиклар, мондый һава торышы шактый сакланачак, дип кисәтә. Мондый шартларда өшүдән ничек сакланырга? Линуза Ганиева исемендәге 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина урамга чыгар алдыннан шәһәрдәшләргә түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга киңәш бирде.

  • Беренче чиратта һава торышы нинди булуын ачыкларга һәм шуңа туры китереп киенергә кирәк. Башлык, перчатка-бияләйләр, шарфны кыш көне кию зарур. Урамга чыгарга 20 минут тирәсе калганда, бит һәм кул тиресенә составында хайван майлары булган крем сөртегез. Тәннең артык суынуы нәтиҗәсендә аллергик реакция барлыкка килергә дә мөмкин. Табиб әйтүенчә, бу аеруча 25-50 яшьлек хатын-кызларда еш очрый. Аллергия 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларда күзәтелә икән, кичекмәстән белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки ул иммунитеты түбән булган кешеләр өчен аеруча куркыныч. Моннан тыш, башка төр аллергияләре, паразитар инвазияләре, “инфекция учаклары” булган, көчле стресс кичергән яисә антибиотиклар белән дәвалау курсы узган кешеләргә дә салкыннан сакланырга тырышырга кирәк.  Тәмәке тарткан, дөрес тукланмаган, эндокринология чирләреннән интеккән хатын-кызлар өчен дә салкын һава торышы рәхәтлек бирми. Мондый аллергия ир-атларда да, салкын һавада яки суда озак торган очракта барлыкка килә ала икән. Беренче билгеләре – тәнгә чыккан кызыл төрткеләр.

Салкында беренче чиратта, борын, колаклар, тезләр, бармаклар өши. Бу тәннең әлеге өлешләрендә кан белән тәэмин ителүнең начарлыгына бәйле. «Тән төсе агара, тыгызлана, сизгерлек кими – бу исә җиңелчә өшүнең беренче билгеләре», – диде ул.

Белгечләр өшүнең дүрт стадиясен билгели. Беренчесендә тәннең өске тукымалары зарарлана, өшегән урын агарып чыга, кул-аяк ойый. Кичекмәстән дәвалау чаралары  күрелсә, әлеге билгеләр бер атна эчендә юкка чыга. Икенче стадиядә савыгу ике-өч атнага сузыла. Өченче-дүртенче стадиядә тәннең тагын да күбрәк өлеше зыян күрә һәм ул урын җәрәхәтләнеп, соңыннан җөйгә әйләнергә мөмкин. Бу очракта хирурглар ярдәменнән башка булмый.

Өшегән кешегә ничек ярдәм итәргә?

  1. Өшегән урынны каз мае яки кар белән ышкырга ярамый. Ул урынга берничә катлы марля бәйләвеч салалар. Бәйләвеч 12 сәгатькә калдырыла.
    2) Өшегән кешегә кайнар чәй һәм башка эчемлекләр бирергә.
    3) Аяк өшесә, аны кайнар суга тыгып яки батареяга куеп утыру зыянлы.

4) Ач һәм арыган килеш юлга кузгалмагыз, чөнки андый кешеләрнең тән температурасы тиз төшәчәк.
5) Балыкка яки ерак юлга чыгып китсәгез, үзегез белән җылы кием алыгыз.

6) Балаларның үзләрен генә урамга чыгармагыз. Мондый көннәрдә 20 минуттан да артык йөрергә киңәш ителми.

Артык өшесәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Юкса, салкын кышларда кул, аяксыз калуың да ихтимал. Салкын сакланмаган кешеләрне аямый.

Зөлфия ФОАТОВА.

Зөһрә Вәлитова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация