Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уяу булыгыз

Татарстанда социаль алдау очраклары арта. Чаллы әлеге төр җинаятьләр саны буенча Казаннан кала икенче урында тора. 2014 елның нәтиҗәләре буенча 102 социаль шундый очрак теркәлгән. Шуларның ни бары 27се генә ачыкланган. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгыннан алдаучылар "кармагына" эләкмәс өчен берничә киңәш: 1. Үзегезне алдау очракларыннан саклау өчен алдаучыларның бөтен традицион...

Татарстанда социаль алдау очраклары арта. Чаллы әлеге төр җинаятьләр саны буенча Казаннан кала икенче урында тора. 2014 елның нәтиҗәләре буенча 102 социаль шундый очрак теркәлгән. Шуларның ни бары 27се генә ачыкланган. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгыннан алдаучылар "кармагына" эләкмәс өчен берничә киңәш: 1. Үзегезне алдау очракларыннан саклау өчен алдаучыларның бөтен традицион схемаларын өйрәнегез. 2. Телефоныгызга шикле смс-хәбәр килгән очракта информациянең чын булуын кат-кат тикшерегез. Бер аңлашылмаган ситуацияне дә үзегез генә хәл итмәгез. 3. Банк хезмәткәрләре булып шалтыраткан кешеләр булса, уяу булыгыз. Аларга беркайчан да банк карточкагызның еллык срогын, пин-кодын әйтмәгез. Таныш булмаган кешеләргә исем-фамилиягезне, паспорт реквизитларын җиткермәгез. 4. Түбән бәягә кыйммәтле торвар яки ювелир әйбер сатып алырга тәкъдим итсәләр бу өлкәдә белгечләр белән киңәшләшергә иренмәгез. 5. Чит кешеләр сезгә кунырга керергә сораса аларның паспорт мәгълүматларын язып алыгыз. Туганнарыгыз, күршеләрегез бу хакта хәбәрдар булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев