Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Уылдык чәчү” операциясе игълан ителде

Яз җитү белән ау һәм балык тоту сезоны башлана. Билгеле инде браконьерлар да тик тормый, алар кануннарны бозып, балыкларның үрчү вакытында да күпләп балык тоталар. Менә шундый намуссыз "балыкчыларга" каршы көрәш максатыннан ел саен, бу вакытта "Уылдык чәчү" операциясе игълан ителә. Эчке эшләр министрлыгының оператив хезмәте бу чорда судагы биологик...

Татарстан республикасында сәнәгать өчен балык тоту "Балык тоту һәм судагы биологик ресурсларны саклау турындагы" 166нчы федераль канун нигезендә алып барыла. Җөмһүриятебездә балык тоту урыннары Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычы биләмәләрендә билгеләнгән. Чаллы һәм Тукай районы балыкчылары соңгысына йөри. Балык тотуга кагылышлы кануннарны бозучыларга каршы көрәшне көчәйтү максатыннан Татарстан министрлар кабинеты карары нигезендә ел саен "Уылдык чәчү" операциясе уздырыла. Ул 15 июньгә кадәр дәвам итә.

Чаллыда полиция хезмәткәрләре Түбән Кама ГЭСы плотинасының түбән бьефы биләмәсен контрольдә тоталар. Эш шунда ки, биредә балык тотарга ярамый, шулай булса да браконьерлар монда еш килеп, үз максатларын тормышка ашыралар икән. Хокук сагында торучылар ел саен монда канун бозучыларны тоткарлыйлар. 2017 елда балыкчылар башка урыннарны сайлаганнар, әмма 15 майда кануннарны белмәгән кешеләр, ГЭС сусаклагычында үз бәхетләрен сынамакчы булганнар. Әмма ниятләре барып чыкмаган, "Комсомольский" һәм "Үзәк" полиция бүлекләре хезмәткәрләре 6 браконьерны тоткарлаганнар. Аларның иң олысына 67, ә иң кечкенәсенә 35 яшь булган. 5се Чаллы шәһәреннән, берсе Менделеевскидан. Нәтиҗәдә алар балыктан һәм үзләренең коралларыннан һәм кирәк-яракларыннан мәхрүм ителеп кенә калмадылар, ә 5 меңәр сум штрафка да тартылдылар. Аларга милекләре һәм балыклары кызганыч булса да, шәһәрдәшләребез мондый балыкчылар кылган гамәлләрне хупламый.

Булат Гатауллин, студент:

- Мин дә кармак балык тотарга яратам, әмма кануннарны бозучыларга каршы. Бу дөньяда үзең турында гына түгел, ә табигать, башка кешеләр турында да уйларга кирәк. Уылдык чәчү чорында балык тотарга ярамый икән, нәфесеңне тыеп, бу эштән туктап торырга кирәктер, мөгаен.

Зәкия Хәсәншина, пенсионер:

- Минем ирем ел әйләнәсендә балыкка йөри. Туеп беттек инде, хәзер өйдә бөтен нәрсәдән балык исе килгән кебек. "Уылдык чәчү" операциясен көтеп алам, бу вакытта ирем кармактан аерылып тора, миңа бакча эшләрендә булыша. Теләгем шул: мондый операцияләр ешрак үтсен иде.

Алсу Гафиятуллина, тәрбияче:

- Мин ирем Руслан белән җәй көннәрендә табигать кочагында балыкка йөрергә яратам. Әмма "Уылдык чәчү" операциясе вакытында без йөрмибез, һәрвакыт кармак, спининг белән генә балык тотсак та, полиция хезмәткәрләре белән бәйләнешкә керәсебез килми. Үзем табигатькә, тереклек дөньясына гашыйк кеше буларак, браконьерларның канунарны бозып, күпләп балык тотуларына җаным-тәнем белән каршы. Табигатьне, тереклекне аңлы рәвештә сакларга, якларга өйрәнергә кирәк. Гомумән, һәр нәрсәдә, һәр гамәлдә чама хисен онытмау зарур.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев