Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшь гомерләр өзелмәсен

Илне афәт басты. Спайс дигән зәхмәтне тартып яшьләр кырыла. Әле тәмәке тартуны тыйган канун эшләп китә алмады. Башны аңгыралата, психик тайпылышларга китерә торган бу нәрсә бөтен илгә таралды. Кемнәрдер кеше сәламәтлеген куркыныч астына куеп акча эшли. Хокук саклау хезмәткәрләре читтә тора, чөнки спайсны тыйган закон юк. Юкса, үлем белән сәүдә...

Илне афәт басты. Спайс дигән зәхмәтне тартып яшьләр кырыла. Әле тәмәке тартуны тыйган канун эшләп китә алмады. Башны аңгыралата, психик тайпылышларга китерә торган бу нәрсә бөтен илгә таралды. Кемнәрдер кеше сәламәтлеген куркыныч астына куеп акча эшли. Хокук саклау хезмәткәрләре читтә тора, чөнки спайсны тыйган закон юк. Юкса, үлем белән сәүдә итүчеләр күптән төрмәдә утырырга тиешләр.

Дәүләт Думасы депутатлары ни уйлый? Күрше Киров өлкәсендә берьюлы җитмеш үсмернең шушы агулы катнашманы тартып хастаханәгә эләгүе, күпләренең вафат булуы хәвефле сигнал. Шушы арада Башкортстанда биш кеше, Ханты-Мансида җиде яшь гомернең өзелүе нәкъ менә спайс-синтетик катнашма аркасында. Чаллыда да бу афәт киң таралган. Әле күптән түгел генә беренче каналның "Пусть говорят" тапшыруында безнең шәһәр үсмеренең шушы "тәмәке" белән "дус" булуын күрсәттеләр. Аның әнисе ялынып-ялварып шушы бәйлелектән котылырга ярдәм итүләрен үтенде.

Россиядә 700дән артык кеше спайс тартып, бүген авыр хәлдә ята икән, 25е инде якты дөнья белән хушлашкан. Бу үлемне таратучылар билгелеме соң? Татарстанда 8 ай эчендә генә наркотик сатучыларга 127 җинаять эше ачылган. Чаллыда исә бу өлкәдә 80 кеше тоткарланып, протоколлар тутырылган. Быел Чаллы хокук саклау хезмәткәрләре җинаятьчеләрдән 19 килограммнан артык "ак үлем"не алганнар. Марихуана, гашиш белән беррәттән, синтетик наркотикларның да булуы ачыкланган.

Шушы көннәрдә тагын бер хәбәр килеп иреште: наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән "32 комплекс" атлы җинаятьчел төркем әгъзаларын кулга алганнар. Алар тарта торган агулы катнашмалар, синтетик наркотиклар сатканнар, талау, кыйнау кебек җинаятьләр кылганнар. Хокук сакчылары алардан 20 миллионлык "ак үлем" китерүче товар алган.

Күпләребезнең подъезд ишекләренә яисә диварларга телефон номеры янына "убивашка" яисә "соли" дип язылганны күргәне бардыр. Бу шул спайслар һәм башка башны тилертә торган катнашмалар сатучыларның эше. Балаларыбызны үлемгә әнә шулар дучар итә. Соңгы вакытларда Чаллыда наркотик матдәләр кулланучылар, белгечләр әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, 66 процентка күбәйгән. Бик аяныч бу хәл.

Балаларыбызны агулап, кабергә тыгучыларга каршы бөтен ил белән көрәшергә вакыт җитте.Кайда, кем спайслар, тозлар, наркотиклар белән сәүдә итә, тизрәк полициягә хәбәр итәргә кирәк. Урыс халкы әйтмешли: "Моя хата с краю", дип йөрсәк, иртәгә оныкларыбызның шушы ятьмәгә эләгүе бар. Мәктәпләрдә укытучыларга да уяу булу зарурдыр. Психикасы бозыла башлаган балалардан спайс тартмый микән бу, дип шикләнергә кирәктер. Әмма югарыда утыручы түрәләребез, парламентта закон чыгаручы депутатларыбыздан башка зәхмәтне җиңеп булмас. Ә иң мөһиме, канун үтәлергә тиеш. Бездә соңгысы гел аксый.

Бу бәладән безне кем килеп йолкыр? Барысы да үзебездән тора. Битараф булмыйк, яшь гомерләр өзелмәсен. Үлемгә китергән ләззәт томаныннан балаларны аралыйк!

Илдар Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев