Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җылы сөяк сындырмый, ә кесәгә суга...

Чананы җәйдән әзерлә, ди халык мәкале. Шәһәребездә шул акыллы сүзләрне истә тотып, киләсе кышны кайгырта башладылар. Иң беренче чиратта җылылык мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Бу көннәрдә 2014-2015 ел җылылык сезонына әзерлек, җылылык челтәрендә опрессовкалау бара. Шәһәрдә күп районнарда кайнар су булмау шул сәбәпле. "Җылы булыр, әмма узган сезондагы бурычларны...

Чананы җәйдән әзерлә, ди халык мәкале. Шәһәребездә шул акыллы сүзләрне истә тотып, киләсе кышны кайгырта башладылар. Иң беренче чиратта җылылык мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Бу көннәрдә 2014-2015 ел җылылык сезонына әзерлек, җылылык челтәрендә опрессовкалау бара. Шәһәрдә күп районнарда кайнар су булмау шул сәбәпле. "Җылы булыр, әмма узган сезондагы бурычларны халык кайчан түләр?" - ди хакимияттә үткән киңәшмәдә "Таттеплосбыт" җәмгыяте җитәкчеләре. Идарә компанияләре җитәкчеләрен җыеп, шушы проблема буенча җыелыш үткәрделәр.

Чаллы халкының шушы оешмага 215 миллион сум бурычы бар икән. Квартплатаны вакытында түләмәүчеләр намусындагы бу сан шактый зур, чөнки Татарстан буенча җылылык өчен бурыч 513 миллион сумны тәшкил итә. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов идарә компанияләре җитәкчеләренә халык белән даими һәм нәтиҗәле эшләргә кушты. Кирәк булса, бурычны түләтүнең төрле ысулларын кулланырга киңәш итте. Яр Чаллы җылылык челтәре директоры Айрат Зәйнуллин безнең бурычлар 110 миллион сумнан артмаска тиеш, дип белдерде.

Коммуналь хезмәтләргә, шул исәптән, җылылык өчен түләмәүчеләрне судка да биргәннәр. Болар - 500 мең сумнан артык бурычлылар. Суд приставлары аларның фатирларын сатып, бурычларын түләтү белән мәшгуль икән. Фәрһад Латыйпов җылылык өчен алдан, җәй көне үк түли башларга кирәк, дип саный. Бу очракта ул кышын азрак түләргә кирәк булачак, дип ышандыра. Ләкин акчага интеккәннәр кышын да, җәен дә түләми. Бу - факт!

Идарә компанияләре җитәкчеләре бурычлыларның ничек "бугазыннан алырга" икән дигән уй белән таралыштылар. Коммуналь хезмәтләргә генә түгел, гомумән, бар әйбергә бәяләр артып торганда, халык бер тиенне икегә бүләрдәй тормышта яши. Инфляциянең үсүе, сәүдәдә товар, акча әйләнеше кимүе дә бер чылбыр булып тоташкан. Квартплатаны кемнәр түләми соң? Беренче чиратта, аз керемле, күп балалы гаиләләр, эшсез калган яки эш эзләп йөрүчеләр, бюджет системасында билгеле бер хезмәт хакы алучылар, эчкече гаиләләр, ярдәмчесез калганнар, пенсионерлар. Бу хәлне бирелгән субсидияләр генә дә яхшырта алмый.

Бурычлы үлми, диләр. Бу әйтем инде безнең заманга туры килми, бурычлылар кышын туңып үләргә мөмкин. Шулай булгач, һәркем бу проблеманы хәл итәргә тырышсын иде.

Разетдин Һади.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X