Җылылыкка – субсидияләр
16 февральдән җылылыкка субсидияләр алу хокукын массакүләм теркәүнең чираттагы этабы башланды. Халыкның аз керемле категорияләрен социаль яклау максатында, коммуналь түләүләрнең әлеге төренә ташлама бирү ел да башкарыла. Ләкин быелгы теркәүдә кайбер үзгәрешләр бар. Бу хакта тулырак. Беренче чиратта, андый субсидияләр моңа кадәр ташламаларга ия булган гражданнарга бирелә. Чаллыда андыйларның саны...
16 февральдән җылылыкка субсидияләр алу хокукын массакүләм теркәүнең чираттагы этабы башланды. Халыкның аз керемле категорияләрен социаль яклау максатында, коммуналь түләүләрнең әлеге төренә ташлама бирү ел да башкарыла. Ләкин быелгы теркәүдә кайбер үзгәрешләр бар. Бу хакта тулырак.
Беренче чиратта, андый субсидияләр моңа кадәр ташламаларга ия булган гражданнарга бирелә. Чаллыда андыйларның саны 52 меңгә җыела. Субсидияләрне билгеләү тәртибе һәм тиешле документлар исемлеге элеккечә калды. Ә менә халыкны өстәмә кабул итү пунктларының эшчәнлегендә бераз үзгәреш бар. Әйтик, моңа кадәр ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр 6нчы мәктәп бинасында кабул ителсә, быел аларга ГЭСтагы 4/2/2 йортында урнашкан төп пунктка барырга кирәк була. Шулай ук Яңа шәһәрдәге 38нче мәктәпнең кабул итү пункты 42/18 адресындагы 46нчы мәктәпкә күчә. Әлеге мәгълүмат фатирга гыйнвар өчен түләү квитанцияләре аша җиткерелде. Ялгызы гына яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә һәм 1-2нче төркемгә караган инвалидларга өйләренә килеп субсидия билгеләү мөмкинлеге дә саклана. Ләкин мондый төр хезмәт әлеге фатирда үзләре генә теркәлгән очракта күрсәтелә. Әйтик, өлкән яшьтәге кеше ялгызы гына яшәсә дә, фатирында берничә кеше теркәлгән икән, субсидиягә документлар әзерләү белән гражданнар үзләре яки туганнары шөгыльләнергә тиеш. Чиратта басып торырга вакыты, мөмкинлеге булмаган гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүче белгечләрне өйгә чакыру мөмкинлеге дә тәкъдим ителә. Ләкин бу хезмәт түләүле: өеңә килеп документларыңны теркәгән өчен 126 сум 79 тиен түләргә туры килә.
Тагын бер яңалык: соңгы ярты ел дәвамында авырып, больничный алган кешеләргә социаль иминият фондыннан белешмә алырга кирәк. Чөнки законга үзгәреш керү сәбәпле, бүген вакытлы рәвештә хезмәткә яраксызлык өчен хезмәт хакыннан түләнми һәм әлеге мәгълүматны бары тик СИФ кына бирергә хокуклы. Әлеге белешмәне шулай ук социаль яклау бүлеге белгечләре аша да алырга була. Субсидияләр алу хокукын теркәү 15 июньгә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев