Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җылылыкка түләү дөрес исәпләнгәнме?

Шәһәр исәп-хисап үзәге февральдә җылылыкка түләүләрне ачыклау һәм кабаттан исәпләтү өчен һәр фатир хуҗасына шәхсән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә. Әлеге айдагы зур түләүләрне үзәк белгечләре, көннәр салкын тору сәбәпле, җылылык энергиясе күбрәк тотылу белән аңлата. Исәп - хисап үзәге директоры урынбасары Татьяна Файнова әйтүенчә, идарә компанияләреннән алынган күрсәткечләр буенча, чаллылылар...

Шәһәр исәп-хисап үзәге февральдә җылылыкка түләүләрне ачыклау һәм кабаттан исәпләтү өчен һәр фатир хуҗасына шәхсән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә. Әлеге айдагы зур түләүләрне үзәк белгечләре, көннәр салкын тору сәбәпле, җылылык энергиясе күбрәк тотылу белән аңлата.

Исәп - хисап үзәге директоры урынбасары Татьяна Файнова әйтүенчә, идарә компанияләреннән алынган күрсәткечләр буенча, чаллылылар февраль өчен коммуналь хезмәтләргә 470,9 млн сум түләргә тиеш. Бу гыйнвар аендагыдан (474,6 млн сум) беразга гына кимрәк. Халыкка аңлашылып җитмәгән тагын бер нәрсә: февральнең иң кыска ай булуы ни өчендер ахыргы суммаларда чагылыш тапмаган. Бусына да җаваплары әзер үзәк белгечләренең. Түләүләр календарь айдан чыгып түгел, ә алдагы айның 25еннән киләсе айның 25енә кадәр чорны кертеп исәпләнә. Исәпләү приборларының күрсәткечләрен 25еннән 30ына кадәр чорда тапшыру шуның белән аңлатыла да инде.

"Февраль түләүләренә гыйнварның бик салкын 6 көнендә җылылык һәм кайнар су өчен исәпләнгән суммалар өстәлде. Март квитанцияләрендә әлеге күрсәткеч кимрәк булыр," дип ышандыра Татьяна Файнова.

Ә инде февраль суммалары белән риза булмаган чаллылылар, җылылык түләүләрен кабат исәпләтү өчен, шәхси тәртиптә исәпләү үзәгенә, идарә компаниясенә яки шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев