“Арзанлы ипотека”, син кайда?
Бүгенге ир-атлар пошаманда. Өченче бурычларын үти алмый интегәләр. Агач утыртылган, малай "ясалган", ә менә йорт төзү белән зур кыенлыклар. Җир кыйммәт - аның өчен генә өч-дүрт ел эшләргә кирәк башта, аннары җелегең сыгылганчы ун ел йорт төзисең. Төзеп бетергәч тә әле тагын биш ел шуның бурычын түләшле. Фатир сатып алу...
Алар әле тагын әзме-күпме түбәнгә тәгәриячәк дигән фикердә кайбер белгечләр. Казанда, Алабугада, шул исәптән Чаллыда да. Соңгы ике елда тотылган фатирларның хакы 300-400 мең тәңкәгә арзанайды. Бу аз акчалар түгел.
- Тотылган фатирлар өчен бәяләр төшә, аңа карап сатып алучылар гына һаман, никтер, күбәйми. Чөнки бәяләр төшүгә карап халыкның акчасы артмый, - ди "Республика" күчемсез милек агентлыгы мөдире Юрий Комолов. Аның сүзләренә караганда, шәһәрдә яңа заманча фатирлар күп төзелгән. Алар яшәү өчен күпкә җайлырак һәм уңайлырак. Совет заманында төзелгән фатирларның уңайлылыгы ни дәрәҗәдә булуы әйтмәсәң дә аңлашыла торгандыр. Шуңа да бүген 5 һәм 9 катлы йортлардагы фатирлар бик авыр сатыла икән. Кесәсендә акчасы булган бүгенге сатып алучыга беренчел чиратта фатирның мәйданы мөһим. Иске фатир хуҗаларына белгечләр бер генә киңәш бирәләр: мөмкин кадәр ашыгырга, фатирларны тизрәк сатып калырга кирәк. Тагын арзанаймагае, янәсе.
Ләкин арзанайса да күпкә булмас инде ул. Тагын илле яисә йөз меңгә төшәр. Ул илле, йөз меңне барыбер арадашчылар үз кесәләренә шудырачак.
Ник бәя төшүгә карамастан, тотылган фатирлар сатып алучылар саны аз соң? Җавап гади. Акчасы әзме-күпме булган кешеләр нигездә яңа төзелгән йортларга ымсына. Акчалары күп булганнар өченче ирлек бурычларын үти - җир сатып алып йорт төзи ягъни мәсәлән. Ә акчасы булмаганның тегеләй дә юк инде, болай да юк. Аңлыйсыздыр - акчасы булмаганнан алар без - күпчелекне тәшкил итүче гади халык. Гади халыкка хөкүмәт ярдәм кирәк. Ансыз үз көче белән генә үлсә дә ерып чыга алмаячак ул аны. Хөкүмәт ярдәм итә башласа, ягъни ипотека процентларын күплә субсидияләсә, ул бәяләр тагын өскә үрмәлиячәк. Чөнки сорау артачак бит. Шушы юнәлештәге фаразы белән бүлешкән белгеч фикеренә колак салыйк.
- Фатир бәяләре тотрыкланачак, үсәчәк, - ди икътисадый аналитик Вадим Ложкин. - Моңа алшартлар җитәрлек. Без бит чимал җитештерүче ил. Чимал хаклары соңгы арада күрүебезчә, күтәрелә башлады. Димәк, казнага акча күбрәк агачак. Казнада акча булса, хөкүмәт ипотеканы субсидияли башлаячак. Фатирларга сорау артачак. Сорау арткач, бәяләр дә кире үз урынына менеп утыра...
Әйе, күчемсез милек базарын фәкать ипотека гына коткара ала. Хәзерге вакытта бездә ипотеканың процентлары коточкыч зур. Унсигез, унтугыз процент белән тәкъдим итәләр хәтта. Андый процент белән өчләтә кайтарып бирергә туры киләчәк - кыскасы ыштаныңны да саласың, акылдан да язасың. Чит илләрдә исә ипотека бүген - күпкә, бик күпкә арзан. Әйтик, Бөекбританиядә егерме ел бүлеп түләү шарты белән 3,3 процентка кадәр арзанлы кредит бирергә ризалар. Алманиядә ипотека- 3,9; Испаниядә - 4,3; Кипрда- 3,6; Франциядә - 2,9; Израилдә - 3,5 процент тәшкил итә. Безнең илдә мондый процент күләмнәре әлегә төш вә хыялларда гына. Аларда банкчылар да күпкә "киң күңеллерәк", хөкүмәт тә процентларны ару субсидияли. Шуңа күрә бездә дә бар ышаныч хөкүмәттә. Шундыйрак максат белән быел ел башында узган елгы "Дәүләт ярдәмле ипотека" программасын озынайттылар үзе. Хәтерегездә булса, узган ел Үзәк банк процент чиген 10,5 проценттан кинәт 17 процентка күтәреп куйгач, шундый махсус программа булдырылды. 1 елга! Менә тагын бер ел өстәделәр. Әлеге "изге эш" Россия бюджетына 16,5 миллиард тәңкәгә төште. Бу акчалар халыкның "Дәүләт ярдәмле ипотека" программасы нигезендә узган елларда алган ипотекаларның процентларын каплау өчен тотыла. Төгәлрәге - процентларның бер өлешен. Шулай ук быел алырга теләк белдерүчеләргә дә күпмедер дәүләт өлеше тәтиячәк. Чик 12 процент. Вадим Ложкин фикере вә фаразына кушылып, киләсе елдан, карамай бәяләре тагын да күтәрелсә, субсидия күләмен, бәлкем, арттырырлар да. Фаразлар вә өметләр... Бирсен Ходай! Европаны ничек кенә сүксәк тә, аңа тиңләшер сукмак-юллар шактый шул әле безнең.
Яңадан үз Чаллыбызга кайтыйк. Хәзерге көндә автокалада торак бәяләре ничек соң? "Нур" күчемсез милек агентлыгы вәкиле Зөлфия Зәйдуллина сүзләренә караганда, бүген Чаллының Сидоров, ЗЯБ бистәләрендә иң арзаны - 1 миллион 100 мең сум. "Тырышып эзләсәң, табарга була", - ди белгеч. Уртача бәяләр - 1 миллион 300 мең сум. Яңа шәһәрдә исә - 1 миллион 500 мең, 1 миллион 700 мең тирәсендә чайкалалар. Монда сүз якынча 30 квадрат метрлы бер бүлмәле кечкенә фатирлар турында бара. Ике бүлмәлеләргә тагын 200-300 мең тәңкә өстәргә кирәк булачак. Өч бүлмәлеләргә янә шулкадәр арттырып түләшле.
Чаллыда фатир сатучылар элекке дулкынга ияреп бәяләрне югары итеп куйган булалар. Ахыр чиктә барыбер төшерергә мәҗбүрләр. Фатирың сатылмагач, аны югары бәядә тотудан ни мәгънә?
Күчемсез милек вәкиллекләре Чаллыда җиттин ашкан. Интернеттан казынып, тарихы, халыкның фикере белән танышып чыкканнан соң, арадан ышанычлысын сайларга киңәш итә белгечләр. Шул ук "Нур"да, мәсәлән, фатир табып, рәсмиләштереп, документ эшләрен җайлап биргән өчен 30 мең тәңкә акча сорыйлар. Ипотека рәсмиләштерү - өстәмә 15 мең тәңкәгә төшә. Ипотеканың проценты - 12,4. Зөлфия Зәйдуллина сүзләренә караганда, Чаллыда моннан да түбән процентлы ипотека табу кыен. Анысы да әле фатир бәясенең, ким дигәндә, 30 процентын алдан түләгән очракта гына бирелә. Бердәнбер "Сбербанк" кына 20 процент тәкъдим итә, ди.
Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Халык фикерен дә тыңлыйк.
- Ипотека ул торак йортына мохтаҗлар өчен уйлап табылган ысул-чара. Бездәге кагыйдәләр буенча миллион ярымлык фатир алырга теләгән кеше, ким дигәндә, ярты миллион тәңкә акчага ия булырга тиеш. Мохтаҗ кешедә ярты миллион тәңкә акча була аламы икән? Була алмыйдыр, миңа калса. Мантыйгы дөрес түгел кебек...
Райнур Әгъләметдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев