Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Төркиядә яшәүче Айзирәк Гәрәева-Акчура: «Коронавирустан үлгәннәрне скафандр киеп юалар, мөселманча җирлиләр, кабергә акбур сибәләр»

Милләттәшебез, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура белән Төркиядәге хәлләр турында сөйләштек. Таҗвирус гаиләгә ничек тәэсир итә? Мәгариф, икътисад, җәмгыятькә нинди үзгәрешләр керткән? Төркиядәге милләттәшләр Татарстан хәлләре белән кызыксынамы? Җаваплар кызык та, гыйбрәтле дә булды.

Гаилә

 Айзирәк, карантин гаиләләргә ничек тәэсир  итә? Төрле хәбәрләр бар бит. Мәсәлән, Кытайда аерылышучылар саны арткан…

– Төркиядә элек-электән ике-өч катлы йортларда берничә буын кешеләре бергә яшәгән. Миңа калса, бөтен гаилә җыелып өйдә утыруның тискәре тәэсире әллә ни зур булмастыр. Гомумән, төрки халыкларда буыннар чылбыры өзелмәгән әле дип уйлыйм. Үзебезнең гаиләгә килгәндә…

Чираттагы таҗвирус хакындагы тапшыруны карагач, самавыр төбендә утырган ирем каты итеп сөтле чәй ясады да алдыма куйды:

– Баш түбәмдәге таҗым, чәй эч.

– Рәхмәт, гомер вирусым…

Кемдә ничек, бездә бу вирус галәмәте менә шулай мәхәббәт сүзләрен арттырды әле.

Вируска кагылышлы тапшыруларны Төркиядә Россиядәгегә караганда күбрәк күрсәтәләр. Өзлексез диярлек туры эфир бара. Кем ничек чирләгән, кем хастаханәдән качкан… Шундыйрак хәбәрләрне докторлар, дин әһелләре, психолог­лар, традицион булмаган медицина белгечләре, җитәкчеләр катнашкан 2-3 сәгатькә сузылган аңлатулар алмаштыра. Аның өстенә чит ил каналларын карау мөмкинлеге зур булганга күрә, төрле илләрдәге хәлләрне күзәтеп-чагыштырып бару кыен түгел. Аларны карый торгач, чыннан да, бер-береңә «вирусым» дип әйтә башларлык…

Хуҗабикәләрнең эшләре артты бит әле. Шуңа бәйле рәвештә кибетләрдә чүпрәгә бәяләр күтәрелде. Чөнки күп­ләр хәзер өйдә пешерә. Мәсәлән, Төркия татар ханымнарының Фейсбукта «Пәрәмәч яратам», «Чәкчәк яратам» дигән ике төркеме бар. Элегрәк анда айга бер пост куелса, хәзер көнгә әллә ничә куела. Анда Төркиядә туып үскән татар апаларының милли ашларыбызны ничек яратып пешерүе бик яхшы күренә.

Рухи азык

Нинди мәдәни чаралар оештырыла?

– Төркия Мәдәният һәм туризм министрлыгы «Өйдә кал, китап белән кал» (evde kal, kitapla kal) кампаниясен башлады. Танылган язучылар, артистлар үзләренең социаль челтәр битләрендә китап укырга чакыра. Шул ук министрлык «Китапханәм кесәдә» (kütüphanem cepte e-kitap) дигән проект башлады.  Телефоннан  22 мең китапның электрон нөсхәсен түләүсез укырга мөмкин. Шуны искәртим, бу мөмкинлекне Төркия кешеләре генә файдалана ала. Теркәлү сорый. Гомумән, соңгы вакытта онлайн китаплар сату күбәйгән. Без иске китапчыларга берничә китапка заказ биргән идек, китерделәр. Чөнки «доставка» эшен башкаручы оешма эшләп тора. Шулай ук  бу көннәрдә Төркиядә 2019 елда халык  китапханәләреннән иң күп алынган төрек телендәге китаплар исемлеге ачыкланды. 23 китаптан торган бу исемлеккә күз салсаң, күбесе безгә дә таныш. Исемлектән күренгәнчә, балалар серияләп чыккан китаплар белән кызыксына икән.  Адам Блейдның  «Монстрлар артыннан» әсәре (төрекчә «Җанвар артыннан») 23410 мәртәбә укылган, Салих Мәмәҗанның  «Лимон илә зәйтүн»е  – 14643 тапкыр.  Өлкәннәр укый торган авторларның күбесе совет чорыннан ук билгеле. Күбесе русчага да тәрҗемә ителгән. Мәсәлән, Решат Нури Гүнтекиннең  «Чалы кошы» («Королёк — птичка певчая») 10873 мәртәбә алынган. Алга таба исемлектә бик күп чит ил авторлары тәрҗемәләре урын алган: Кафка, Хосе Мауро де Васконселос, Чыңгыз Айтматов, Виктор Гюго, Джек Лондон, Кристи Браун, Артур Конан Дойл, Эдмондо Де Амичис, Георге Орвелл, Адам Фауэр, Пауло Коэльоның китапларының  һәркайсы 6-7 мең мәртәбә укылган.  Исем китте. Өлкәннәр өчен язылганнар арасына хәзерге заман төрек язучысының бер генә китабы да кермәгән!

Милләттәшләр

Төркиядә яшәүче милләттәшләрнең хәл-әхвәлләре ничек? Бер-берегез белән элемтәдә торасызмы?

– Төркиядә, башкалар кебек үк, татарлар да өйдә утыра. Иң нык аралашкан урыннары хәзер ватсап төркемнәре, Фейсбук… Татар җәмгыятьләре татарларга кагылышлы интернет чыганакларның сылтамаларын тараталар, Камал теат­ры онлайн спектакльләрен,  ТНВның татар тапшыруларын, «Ачык университет»ны карыйбыз. Шулай ук үзләре төшергән видеоларны җәмгыятьләр алып барган битләргә куялар. Мәсәлән, 2000  елгы Төркиядә узган Сабан туе видеолары таратылды. Болардан тыш Төркиядән февральдә бер төркем Гомрәгә киттеләр һәм алар кайту белән карантинга кертелде. Башта аның вакыты 14 көн иде,  әмма чирләүчеләр булган өчен карантинны бер атнага озайттылар. Берничә көн элек чыгарганнар иде. Әмма кире чакырганнарын ишеттек. Карантинда утыручылар төркемендә татарлар да бар. Әлегә алар өйләренә кайта алмады.

Ярдәм

Төркиядә аз керемле гаиләләргә, әби-бабайларга, эшмәкәрләргә нинди ярдәм каралган?

– Президент 7 айлык, депутатлар 3 – 5 айлык хезмәт хакларын «Без бергә җитәрбез, Төркиям» дигән компаниягә күчерделәр. Шул рәвешле башка җитәкчеләрне дә катнашырга чакырдылар. Мәсәлән, Диния нәзарәте, зәкятне шушы компаниягә күчерергә чакырды. Бу компаниянең максаты – вирус кризисыннан зарар күргәннәргә ярдәм итү. Шулай ук дәүләт мохтаҗларга меңәр лира (10 мең сум була) акча өләште. Иң түбән пенсия күләме 1000 лирадан 1500 лирага күтәрелде. Пенсионерларга өч елда бер бирелгән акчаны банкка  бармыйча алу юлларын булдырдылар. Ул 350 лирадан 750 лирага хәтле күләмдә. Корбан һәм ураза бәйрәмендә пенсионерларга бирелә торган акчаның берсен апрель ае башына күчерделәр.  Ул бер мең лираны тәшкил итә.

Өлкән кешеләргә өйләренә барып чистарту-дезинфекция әйберләрен таратырга дигән карар да чыккан. Икътисадка бик авыр инде. Төркиядән читкә әйбер сату кимеде. Туристлар белән көн күргән ил буларак, бу яктан керемсез калучылар шактый.

Мәгариф өлкәсендә дә яңалыклар бар. Әйтик, популяр Төркия гыйльми һәм технологик тикшерү оешмасы үзе чыгарган журналның 60 еллардан башланган архивын сайтына куйды. Өйдә утырган балалар өчен шул рәвешле белем тупларга мөмкинлек бирде. Мәктәпләр ябылу сәбәпле, «ТРТ» каналы махсус мәктәп каналын эшләтеп җибәрде, дәресләр алып бара. Мәгариф министрлыгы интернеттан дәрес уздыруны көйләде. Интернетка акчасы булмаган укучыларга ай саен 3 ГБ бушка бирелә.

Яңа тәртипләр

Таҗвирус тормышка яңа тәртипләр кертте. Хәтта мәрхүмнәрне озатуда да тәртипләр үзгә… Сездә дә шулаймы?

–  Кичә танышыбызның якыны мәрхүм булды. Хастаханәгә бары бер кеше генә кайда күмеләчәген белер өчен керә алган. Әйе, бөтен нәрсә үзгәрде. Хәзерге вакытта әлеге чирдән үлүчеләр өчен аерым зиратлар ясалды. Халыкка, бер елдан соң күчереп күмә аласыз, дип аңлаталар.

Төркия халкы Европа илләре белән бик бәйле.  Мәсәлән,  Германиядә көн саен йөзләгән кеше үлә. Алар арасында биредә яшәгән, эшләгән төрекләр дә бар. Аларны алып кайтып җирли дә алмыйлар. Туган җирләрендә иң якын туганнары җеназа намазларын кыла.

Вирустан үлгәннәрне скафандр киеп юалар, мөселманча җирлиләр. Кабергә керәч (акбур) сибәләр…

Яңа тәртиптән, 20 яшькә кадәр булган барча халыкка урамга чыгу тыелды. Әлегә кадәр 65 яшьтән узучыларга, хроник чирләре булучыларга гына урамга чыгарга ярамый иде. Ни өчен яшьләрне тыйдылар дигәндә, алар чирләмәсәләр дә, вирус таратырга мөмкиннәр.

Сүз азагында биредәге шигарьне китерим әле: вирус безнең сакланулардан да көчлерәк була алмый.  Ягъни аны үзебезне, якыннарыбызны саклап, җиңә алабыз. Саклану чараларына биредә нык басым ясала. Сезгә дә шул теләкләремне җиткереп калам. Үзегезне саклагыз!

Бөтен дөньясын яулап алган чир, ничек кенә булмасын, араларны якынайтты. Гәрчә кочаклашырга, кул биреп күрешергә ярамаса да. Карантинны исән-имин уздырып, дөрес нәтиҗәләр ясый алсак иде инде. Күрешергә насыйп булсын!

Гөлинә Гыймадова

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев