8 апрель 2020 яңалыклары
-
Уразага ничек әзерләнергә?
Тиздән мөселманнар өчен изге булган рамазан аена керәбез. Аңа ничек әзерләнергә кирәк, ураза тотучы нәрсәләр белән тукланырга тиеш? Блогер-нутрициолог Диләрә Хөснетдинова безгә үзенең киңәшләрен бирә.
-
Аракы төягән 4 машина бәрелешкән
Төмән өлкәсе спиртлы эчемлекләрсез калган.
-
Россиядә коронавирусның кайчан “пик” ноктасына җитәсе мәгълүм булды
Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцова “Россия 24” телеканалы эфиры аша хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясенең “пик” ноктасына җитүенә 10-14 көнләп вакыт калып бара, шуннан соң эпидемия берникадәр вакыт бер урында “таптанып” торганнан соң, кимүгә таба борылыш алачак.
-
«Әнине хастаханәдә караган чакта, ирем ял йортында миңа хыянәт итеп яткан…»
Без ирем Наил белән бер авылдан. Кечкенәдән дус булып үстек, бер сыйныфта укыдык. Мин аны хәрби хезмәткә озатып калдым, ике ел дәвамында башка егетләргә күз төшерми, аны, бары тик аны гына көттем. Мин аны бик яраттым. Наил дә миңа шундый ук хисләр белән янды. Атна саен аннан дүртәр хат ала идем.
-
Буада бер ай элек Кыят күперендәге фаҗигада суга баткан егет табылды
Ул куакларга эләгеп калган һәм Зөядә су кимегәч, өскә чыккан
-
Халык синоптигы: «Быел бик бай ел булачак»
Татарстанда көннәр иртәгәдән җылыта башлаячак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әнә шулай ди.
-
Чаллылылар апрель ае өчен пенсияләр һәм пособиеләрне вакытыннан алда алачак
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге чаллылыларга 2020 елның апрель ае өчен пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда түләнә, дип хәбәр итә.
-
Коронавируска тестны өйдә ясату күпмегә төшәчәге билгеле
Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының молекуляр диагностика үзәгенең лаборатория медицинасы бүлеге җитәкчесе Елена Тиванова өйдә коронавирус инфекциясенә тестны үткәрү бәясен атады. «Россия 24» эфирында ул мондый анализның 1250 сумга төшәчәген билгеләп үтте. Әлеге суммага медицина персоналының өйгә килеп хезмәт күрсәтү бәясе кермәгән.
-
Онлайн укыту: интернетның көче җитми, һәр балага җиһаз табу авыр
Русиядә "үзизоляция тәртибе" кертелү сәбәпле, мәктәпләр дистанцион укуга күчте. Аның күпмегә сузыласы билгеле түгел. Ата-аналарның күпчеле элемтә начар булуга, балаларның һәрберсенә дә санаклар җиткереп булмауга, дәресләрнең бер генә платформада булмавына зарлана.
-
Төркиядә яшәүче Айзирәк Гәрәева-Акчура: «Коронавирустан үлгәннәрне скафандр киеп юалар, мөселманча җирлиләр, кабергә акбур сибәләр»
Милләттәшебез, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура белән Төркиядәге хәлләр турында сөйләштек. Таҗвирус гаиләгә ничек тәэсир итә? Мәгариф, икътисад, җәмгыятькә нинди үзгәрешләр керткән? Төркиядәге милләттәшләр Татарстан хәлләре белән кызыксынамы? Җаваплар кызык та, гыйбрәтле дә булды.
-
Салым декларацияләрен шәхси кабинет сервисы аша җибәреп булачак
«Шәхси кабинетлар функционалы гел киңәеп тора», - диде Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин.