Мин кич белән тарта алмыйм…
Кибеттән кайтып барганда, алда атлаган өч кыз баланың берсе (урыс телендә): “Мин кич белән тарта алмыйм, мине әнием исни”, – дип кычкырып җибәрде.
Бу сүзләргә алдан игътибар бирмәдем, әмма соңрак борынга вейп (электрон сигарет) исе килеп төртелгәч, аларның мәгънәсенә төшендем. Анасына эләкмәс өчен 13-15 яшьлек бала көндез тәмәке тарта. Соңрак тагы охшаш хәлгә тап булдым, ләкин ансында инде бер төркем ир һәм кыз балалар бер -берсе белән алышынып тәмәке суырып һәм сыра эчә-эчә янымнан узып киттеләр. Аяныч күренеш. Җир шары буйлап көн саен йөзләгән кешене теге дөньяга озаткан, еллар буенча меңләгән гаиләләрнең бәхетсезлегенә сәбәп булган яман гадәтләр, төрле урыннардан аларның зыяны турында сөйләнелсә дә, хаман яшь нәсел өчен кызыклы, татып карарга кирәкле шөгыль булып калалар. Интернет челтәрендә шушы хәлгә эләккән яшүсмерләрне ничек итеп бу яман гадәтләрдән тартып чыгару, аларның ни өчен әлеге зыян салучы юлга кереп китүләре турында мәгълүмат күп. Ләкин, минем уйлавымча, әлеге ысулларның нәтиҗәлеге шикле, шуңа күрә алар турында язып тормыйм. Әмма минем гомер дәвамында кешене күпчелек яман гадәтләрдән саклаячак бер нәрсә – вакытында салынган тәрбия турында кыскача әйтеп үтәсем килә.
Ризаэтдин Фәхреддин үзенең «Әдәбе тәгълим» исемле (Казан, 1908, 8 б.) китабында тәрбия турында шулай яза: «… Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер… Сабанчы вә бакчачылар – орлык чәчмәстән вә җимеш икмәстән элек җирләрен ни кадәр игътибар белән йомшартулары, чүп вә бозык үләннәрнең хәтта тамырларына кадәр чыгарып ташлаулары мәгълүмдер. Бу исә җир тәрбиясе булып, җир эшкәртү ысулынча мөһим бер шарттыр. Бу төркемнән бөек вә гүзәл кеше итәчәк кемсәләрне сабый вакытларында тәрбия итү тиеш килер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә – гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр…»* Тәрбиянең мөһимлеген тулысынча аңлаткан сүзләр, миңа калса. Кечкенәдән үк ата-ана, әби-бабай тарафыннан салынган тәрбия – әдәп, әхлак кагыйдэләре, дөрес фикерләү, дөньяны аңлый белү сәләте кешене үсеп җиткәч тә туры юлдан алып бара торган нәрсә. Шунысы гына күңелсез күренеш – бүгенге көндә бик күп балалар, төрле сәбәпләр аркасында, ата-ана һәм, бигрәк тә, әби-бабай тарафыннан бирелергә тиешле тәрбиядән мәхрүм калалар. Әмма табигать законнары шулай оешкан – бер җирдә кимесә, икенче урында арта. Шул ук кагыйдә тәрбия хакына да кагыла. Гаиләдә бала игътибарсыз кала икән, аны карамакка икенче кешеләр ала. Ә бу үз чиратында үсеп килүче кешедә ялгыш яшәеш рәвеше булдыруга китерә ала. Үземнән чыгып төгәл әйтә алам, Аллаһның әмере белән вакытында миңа Бабыкай (бабам үзен шулай атарга өнди) тәмәке тарту белән хәмер эчүгә карата дөрес караш салмаган булса, минем ялгыш юлга кереп китү ихтималы зур булыр иде. Чөнки минем белән берлектә үскән 85% бала шушы яман гадәтләрдән читтә кала алмады. Бабыкай миңа һәрдаим: “Эчкәннәрнең гамәлләренә карап үрнәк түгел, төшкән кызганыч хәлләренә карап гыйбрәт ал”, – дия иде.
Балалар – безнең киләчәгебез, нинди ата-ана булуыбызның күрсәткечләре, Аллаһ Тәгалә тарафыннан тапшырылган әмәнәт. Аларга яхшы тәрбия, тормышка, төрле вәзгыятьләргә, үз сәламәтлегеңә карата дөрес караш бирү безнең өстә, чит кеше мәнфэгате түгел, шуны онытмыйк. Аллаһ Тәгалә балаларыбызны кыямәт көнендә оялмаслык итеп тәрбияләргә насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев