Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«60тан соң пенсиягә түгел, ә - Кырымга!»

«Евпаториягә килеп, берүзем йорт салып чыктым. Минем осталыгымны күреп, башкалар да үз объектларына чакыра башлады», - ди Айрат Хәсәнов.

«60тан соң пенсиягә түгел, ә - Кырымга!» Әнә шулай – ди уены-чыны белән бергә бүгенге язмам герое Айрат абый Хәсәнов. Җиденче дистәсен ваклый башлагач ул, тормышын тамырдан үзгәртеп, диңгез янына күченеп китә. Нәрсәсе белән җәлеп итте икән шәһәрдәшебезне кояшлы ярымутрау яклары? Ялгызына гына туган җирдән читтә тормыш итүләре авыр түгел микән? Бу хакта аның үзеннән сораштык.

- Айрат абый, иң элек, үзегез белән таныштырыгыз әле.

- Тумышым белән Актаныш районы Әҗмәт авылыннан булам. Белгечлегем буенча – төзүче.  Эретеп ябыштыручы,  автомеханик һөнәрләрен дә беләм.  Эшем буенча төрле шәһәрләрдә, илләрдә хезмәт куярга туры килде. Камчаткада, Үзбәкстанда һәм хәтта Германиядә дә булдым. Дистә елдан артык Актанышның авыл хуҗалыгы идарәсендә снабжение бүлегендә дә эшләдем.  Нефтекамск каласында йортлар төзүдә дә катнаштым. Соңгы елларда Чаллыда гомер кичердем. Хәтерлисездер, 2014 елда төркем-төркем белгечләр Кырымга эшкә китә башлады. Мин дә барып, күреп кайтырга булдым. 2019 елда, 61 яшемдә тәвәкәлләп, бөтенләй күченеп китәргә карар кылдым. Торыр өчен Евпатория шәһәрен сайладым. 

- Бу җирлекләр сезне нәрсәсе белән җәлеп итте?

- Барысы белән дә (көлә). Һава шартлары да ел әйләнәсе уңай, сәламәтлекне ныгытырга да мөмкинлекләр бар, эше дә җитәрлек, хезмәт хакылары да яхшы. Талчыксаң, ял итеп алырга диңгезе дә янәшәдә генә. Шуңа бирегә килеп төпләнергә булдым. 

- Өй дигәннән, торак мәсьәләсен ничек хәл иттегез?

- Татарстанда фатирым, шәхси йортым бар иде. Аларны сатып биредә башта 2 млн 300 мең сумга җир учатогы алдым. Аннары шунда өй сала башладым. Кайбер төзелеш материалларын якыннарым ярдәме белән, туган якларыбыздан зур йөк машинасына салып алып килдем. 4-5 ай дигәндә берүзем күтәреп чыктым мин аны. Бик нык ярдәм кирәк булганда гына бер танышым килеп булышты. Йортым артык зур булмаса да уңайлы, диңгез янында гына урнашкан. 

- Кемдер, обойларны да кеше яллап беркеттерә, ә сез берүзегез диярлек шундый зур эш бакшарып чыккансыз. Авыр булмадымы?

- Мин бит төзүче кеше, технологиясен беләм. Аннары биредә өй салу бездәге кебек артык катлаулы түгел. Йортларны, гадәттә, 20/40 үлчәмле «ракушка» дип йөртелгән таштан күтәрәләр. Соңыннан инде крагис белән тышлап, штукатурлап куялар. Гомумән алганда Евпаториядә, шәхси йортлар күп салалар. Кем ничек булдыра ала, шулай төзи. 

- Бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнәсез, төп эш урыныгыз кайда?

- Төзүче кешегә беркайчан да эш бетми инде ул. Минем осталыгымны күреп, башкалар да үз объектларына чакыра башлады. Бик күпләргә шул рәвешле йорт салырга булыштым. Хәзерге вакытта кунакханә тоткан эшмәкәргә төрле хуҗалык эшләрендә булышам. Шөкер, кулымнан бар эш тә килә. Аллаһ боерса, тиздән яңа объек төзергә алынабыз. 

- Сезнең кебек күченеп килүчеләр күпме? 

- Соңгы елларда, дөрестән дә, Татарстаннан һәм Башкортстаннан килеп төпләнүчеләр артты. Безнең урамда гына да бүгенге көндә 12 милләттәшебез гомер кичерә. Күбесе сәламәтлекне ныгыту өчен килдек, ди. Биредә бит экология бик яхшы, һава чиста, диңгездән тыш дәвалау үзлегенә ия тозлы күлләр дә бар.  Шифалы ләмнәре белән даны еракларга таралган Саки шәһәре үзе генә дә ни тора. Ул бездән нибары 20 км аралыкта гына урнашкан. Өстәвенә, ел әйләнәсе 158 санаторий дә эшли. Сер түгел, хәзер  инде, җир участокларына бәяләр артты. Мисал өчен, минеке кебекне бүгенге көндә 5 млн-га саталар. 

- Участок дидегез, йорттан кала биләмәгездә тагын ниләр бар?

- Әлбәттә инде бакча тотам. Шундый уңай һава шартларында яшәп, җиләк-җимеш үстермәү гөнаһ булыр иде. Яшерен-батырын түгел, йорт янын гөлбакча итү өчен шактый тир түгәргә туры килде. Минем участок ташлы урында урнашкан. Шуңа да башта перфоратор белән 1 метр киңлектә чокырлар ясадым, аннары аларны тутыру өчен, элеккеге виноград басуларыннан кара туфрак ташыдым. Шул рәвешле алма, төче чия, инжир, абрикос, алыча агачлары утырттым. Шөкер, хәзер инде хезмәтемнең җимешләрен татыйм. Салкын булмагач, ел әйләнәсе диярлек укроп белән петрушка да үстерәм. 

- Сүз уңаеннан, һава торышына да тукталып үтик инде. Бездәге кебек карлы кышлар булмыйдыр инде анда?

- Яуса да бик сирәк кенә һәм 2-3 көн генә. Узган ел, мисал өчен, бөтенләй яумады дияргә дә була. Сездә буран дуласа, бездә кышын бары диңгез котыра.  Һәм гомумән, монда хәтта яңгырлар да сирәк күренеш, гел болытсыз, аяз һава. Моны истә тотып, СССР чорында биредә күк йөзен күзәтү өчен космик үзәк тә төзегән булганнар. Анда хәтта Гагарин да еш кына килә торган булган. Бу үзәкнең спутник тәлинкәсенә охшаш җайланмалары һаман да бар әле. Җәйге һава торышына килгәндә инде, билгеле, эссе. Мисал өчен, хәзерге вакытта күләгәдә дә +43 градус. Ноябрьгә кадәр су керергә була. Җылынасыгыз килсә, рәхим итегез (көлә).

- Айрат абый, яңгыр да бик сирәк кенә төшә дисез. Мондый шартларда җиләк-җимешне ничек үстерәсез соң?

- Биредә һәр ихата да диярлек скважиналар һәм хәтта кечкенә генә электростанцияләр дә бар. Әнә шулар ярдәмгә килә инде. Торбалардан җибәрелгән суга ганы өметләнеп ятып булмый. Барысы да куллана башлагач аның басымы кими бит. 

- Бу уңайлыклар кесәгә сукмыймы соң? Айлык квитанциядәге бәяләр тешләмиме? 

- Кышкы айларда, электр энергиясе күбрәк сарыф ителүне исәпкә алганда,  якынча 5 мең сум түлибез. Җәен инде бу бәянең яртысы да юк дияргә була. Кыскасы, бер дә зарланырлык түгел. Кибетләрдәге продукция бәяләре дә бездәге кебек, артык очсыз да, кыйммәт тә димәс идем. Әйткәнемчә, ел әйләнәсе диярлек җиләк-җимеш тә өзелми. Җирле халык алардан төрле банкалар да кысып сата. Үзем дә компотлар әзерлим, кайнатмалар ясыйм. 

- Татар ашларын сагынасызмы?

- Сагынып тормыйбыз инде аны, тотабыз да үзебез пешерәбез. Мин плитә янында кайнашырга бик яратам. Килгән кунакларны өчпочмак та, бәлеш тә пешереп сыйлыйм. Кирәк икән, коймагын да өлгертәм.

- Күп киләләрме соң?

- Ооо... Миннән кеше өзелми дисәм дә була. Бер чакны шулай 20 кеше җыелдык. Табыннар корып, бергәләп бәйрәм иттек. Кунаклар өчен дип, бар шартларын туры китереп, махсус 2 бүлмә ясап куйдым. Суыткычлар, плитәләр, караватлар белән җиһазладым. Балалы гаиләләргә дә уңайлыклар булдырдым. Моның өчен акча да алмыйм, кемдер үзе: «Алай килешми инде дип», - мәҗбүри калдырып китә, икенче берәү: «Яңа өеңне котлыйм», - дип бүләк күтәреп килә. Әле менә 1-2 ай элек кенә Чаллыдан мәктәптә эшләүче дустым Илдар Госманов гаиләсе белән кунак булып китте. Аның белән без биредә 2021 елда диңгез буенда танышкан идек. Хәзер инде бик якын дусларга әверелдек. Үзем дә быел Татарстанга кайткач аларда кунак булдым әле. 

- Туган җирләрегезгә еш кайтасызмы?

- Аллаһка шөкер, бер ел да калганым юк. Зиратларга барып, мәрхүм якыннарым өчен догалар кылып китәм. Туганнарым, дус-ишләрем белән дә очрашам. «Үлгәннәрнең - каберен, исәннәрнең кадерен бел», - дип юкка гына әйтмиләр бит инде ул. Шөкер, юллар яхшы, төзек хәзер. Машинама утырам да Кырым-Татарстан арасын бер итеп, кайтам да җитәм. 

- Күченеп киткәнегезгә үкенмисезме? 

- Андый уйның башка кергәне дә юк. Аяк-кулларың хәрәкәтләнгәндә, саулыгың булганда дөнья күреп, яңа җирләрдә, яңа шартларда яшәп карарга кирәк, минемчә. Кырымны көннән-көн матурлыйлар хәзер. Яңадан-яңа йортлар төзиләр, ишегалларын, балалар мәйданчыкларын яңарталар. Юллар, тротуарларны заманча технологияләр буенча, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен дә уңайлыклар булдырып, киң итеп ясыйлар. Ян-якларын агачлар белән дә бизәп баралар. Кыскасы, сөенеп, карап туймаслык. Урамнарда алай тыныч, куркыныч түгел, ярымутрауны яхшы саклыйлар. Минем шикелле күченеп киләсегез килсә, эш урыннары да бар. Мисал өчен, шул ук шифаханәләрдә хезмәт куярга була. Аларга медицина белгечләре, пешекчеләр, савыт-саба юучылар кирәк. Яшәргә урын да бирәләр, туклануы да бушка. Килегез, күрегез, көтеп калабыз. 

фотода: Айрат Хәсәнов (сулда) Чаллыдан килгән кунак Илдар Госманов белән үзе салган йорты ишегалдында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев