Алсу Туйчина: «Портрет ясау өчен психолог та булырга кирәк!»
Кемнәр генә рәхмәт әйтеп, баш имәгән аңа. Танылган баянчы Шәфәгать Салиховны ул, аеруча, яратып искә ала.
«Чаллыда яшәсәм дә Соль-Илецкиның танылган рәссамы мин», – дип таныштырды ул үзе белән ярымҗитди, ярымшаяртып. Юк, тозлы күлләр каласында гына түгел, аны хәтта Европа илләрендә дә яхшы беләләр дип өстәр идем мин үземнән. Таныш булыгыз: язмам герое, төсле буяуларны үзенә әсир иткән талантлы рәссам, портретлар ясау остасы, шәһәрдәшебез Алсу Туйчина. Әйе, бүгенге көндә бездән 600 чакрым ераклыкта урнашкан Соль-Илецкида да үз итәләр. Ни өчен икән? Бу хакта бераз соңрак. Иң элек героебызның кендек каны тамган туган җирләренә кайтып килик әле. Төгәлрәк әйтсәк, Әлмәт районының Миңнебай авылына. Булачак рәссамның илһам чишмәсе нәкъ менә әлеге җирлектә юл ярган.
Табиблар күзәтүе астында
1958 елда биш балалы гаиләдә төпчек кыз булып дөньяга килә Алсу. «Яшерен-батырын түгел, дүрт кыздан соң мине малай булыр дип көткәннәр. Тик нишлисең, өметләрен акламаганмын (көлә). Өстәвенә, дүрт айлык чагымда полиомиелит белән авырып киткәнмен, шул сәбәпле бер аягым бөтенләй хәрәкәтләнми башлаган», – ди шәһәрдәшебез.
Кызлары тәпи китсен өчен шактый көч куярга туры килә аның әти-әнисенә. Авыр булса да, бәгырь җимешләрен назлы кочакларыннан аерып, үзләреннән бик еракка – Казандагы шифаханәгә җибәрергә мәҗбүр булалар. Әнә шулай җиде яшенә кадәр табиблар күзәтүе астында дәваланып үсә Алсу Туйчина.
«Мине җәйгә генә алып кайталар иде. Әти-әниемне, апаларымны, туган җиремне бик сагына идем. Тик, нишлисең, башка балалар кебек авыл тыкрыкларын үз аякларыма басып айкар өчен сагышларны сабыр сандыгына бикләп түздем. Һәм, шөкер, тулысынча булмаса да, дәвалану үз нәтиҗәләрен бирде. Беренче сыйныфка инде мин күрше Яңа Кәшер авылының интернат-мәктәбенә укырга кайттым», – ди язмам герое.
Мәктәп елларыннан килгән сәләт
Ул вакытларда әлеге белем йорты якын-тирәдә абруй казанган мәктәпләрнең берсе була. Биредә хезмәт куючы мөгаллимнәргә авылда хәтта «хрущёвка» тибында йорт та салалар. Анда Алсу ханымның әти-әнисенә дә фатир бирәләр. Чөнки алар икесе дә үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән тәҗрибәле мөгаллимнәр була. Әтиләре, Бөек Ватан сугышы ветераны, башлангыч хәрби әзерлек фәнен укытса, әниләре балалар күңеленә туган телебезнең матурлыгын сеңдерә, татар әдәбиятына гашыйк итә.
«Әнием өй эшләрен тикшергәндә мине үзенә комачауламас өчен гел тезләренә утырта иде дә рәсем ясарга куша иде. Чәчәкләр, җәнлекләр, табигать күренешләре... Ии, рәхәт иде шулай кадерле кешемнең кочагына сыенып, иҗат канатларында очулары. Әнә шул рәвешле, күрәсең, миндә рәсем сәнгатенә мәхәббәт тә уянгандыр», – ди шәһәрдәшебез.
Әйтергә кирәк, Алсу ханым мәктәп елларында ук өметле рәссам буларак таныла. Башлангыч сыйныфларда ясаган бер рәсеме халыкара конкурста югары бәягә лаек була. Германия кадәр Германиядән мактау сүзләре язып грамота җибәрәләр аңа.
Әлеге затлы бүләк кыз балага шатлык хисләре генә түгел, ә иҗат дөньясы күген айкарга ныклы канатлар да бүләк итә. 8нче сыйныфны тәмамлау белән ул Лениногорск каласындагы педагогия училищесына худграф бүлегенә укырга керә. Биредә дә студент кыз хөрмәт казана. Ул иҗат иткән портретларны укытучылар: «Менә ничек ясарга кирәк, карагыз, өйрәнегез», – дип, кабинеттан-кабинетка кереп, күрсәтеп йөриләр.
«Авырлыклар юл күрсәтте»
Укуын тәмамлагач, кызга янә табиблар пычагы астына ятарга туры килә. Әлеге дә баягы сабый чагында ук зәһәр авыру кагылган аягы тыңгылык бирми.
«Табаным берни сизми башлаган иде. Башта Казанда балтырымны озынайттылар, аннары Курган каласында тагын бер катлаулы операция ясадылар. Ул чактагы авырту, сызлауларны берни белән дә чагыштырырлык түгел. Биш ел буе дәваланырга туры килде миңа», – ди Алсу ханым.
Кем белә, мондый авырлыкларга юлыкмаса, язмышы аны бөтенләй башка сукмаклардан алып киткән дә булыр иде. Тик шәһәрдәшебез бер генә дә уфтанмый. Авырлык белән булса да ул үз аякларында йөри бит. Билгеле, әлеге җитешсезлегеннән читенсенеп, шәһәрдәшебез үзенә күз атып йөргән бик күп егетләрнең игътибарын да кире кагарга мәҗбүр була. Шулай да мәхәббәт үзенекен итә. Җәлил поселогына килеп укытучы булып эшли башлаган елны ул үзенең тиң ярын – Илдарны очрата. Һәм инде аларның сөю ялкынына бернинди киртәләр дә каршы тора алмый. Дөрләп гаилә учагы кабына, бер-бер артлы бәхет җимешләре – уллары һәм кызлары туа. 1985 елда яшь гаилә Чаллыга килеп төпләнә.
Һәр җәйдә – Соль-Илецкида
Тормышы җайлангач Алсу ханым кулларына янә яраткан пумаласын һәм каләмен ала. Бу шөгыле аңа, бердән, авыруы нәтиҗәсендә богауланып яткан хис-тойгыларына ниһаять ак кәгазь битендә урын алырга мөмкинлек бирсә, икенчедән, гаилә бюджетын тулыландыру өчен дә менә дигән шөгыль була.
Шәһәрдәшебез берьюлы ике куянның койрыгын тотарга ният кыла. Барлык кирәк-яракларын ала да ул шифалы күлләре белән дан казанган Соль-Илецк якларына юл тота. Иртәләрен ул тозлы суга кереп, авырткан аягына сихәт тапса, көндезләрен шәһәр урамын ямьгә күмеп, иҗат белән шөгыльләнә башлый: ял итәргә килгән халыкны портретларын ясап куандыра.
«Соль Илецкига инде мин 17 ел рәттән һәр җәй саен барам. Мөгаен, биредә гомер итүче һәркемнең портретын ясап биргәнмендер (көлә). Шуңадыр инде, яратып, шәһәребезнең танылган рәссамы дип йөртәләр. Гадәттә бер портретны ясау өчен күп дигәндә 30 минут вакыт китә, балаларныкын 15 минутта да ясап бирә алам», – ди язмам герое.
«Елына йөзләгән кешегә бәхет өләшәм»
Ял сезоны тәмамлангач, шәһәрдәшебез иҗатын Чаллыда дәвам итә. Портретларны ул, кешеләрнең теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып, гади карандаш ярдәмендә дә, буяулар белән дә ясый. Соңгысына, билгеле, ярты сәгать кенә җитми, катлаулылыгына карап, бер айга да сузылырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, Алсу ханымның кул кушырып утырырга бер генә дә вакыты юк.
«Сурәтләрен ясап, елына йөзләгән кешегә бәхет өләшәм мин. Заказларның исәбе-хисабы юк. Җәйге ял вакытында номерымны алып калган кешеләр дә шалтырата, социаль челтәрләр аша да чыгалар. Чыбыксыз телефон да бик яхшы эшли (көлә). Хәтта Европа илләреннән дә чыгып, фотолар аша портрет ясап бирүемне сорыйлар. Әзер эшләрне мин үзләренә почта аша җибәрәм», – ди рәссам. Әле күптән түгел генә аның чираттагы шедевры Болгариягә кадәр үк юл тоткан. Алай гына да түгел, аны бу илгә хәтта шифаханәгә дә чакырганнар. «Ял да итеп китәрсез, иҗатыгыз белән дә куандырырсыз», – дигәннәр.
«Теләгем – шәхси күргәзмәмне оештыру»
Күпләрнең нәкъ менә Алсу ханымга мөрәҗәгать итүләре очраклы түгел. Ул портретларында йөз чалымнарын гына түгел, ә кешеләрнең эчке дөньясын, холкын да ачып сала белә. Шәһәрдәшебез сүзләренә караганда, моның өчен гади рәссам гына түгел, ә психолог та булырга кирәк.
«Миндә кешеләрнең эчке халәтен сиземләү сәләте бар. Бер караштан ук аның холкына бәя бирә алам. Әнә шуны тоемлагач кулларым үзләре ирексездән ак кәгазь битендә тылсым тудыра башлый», – ди рәссам.
Гади кешеләр, түрәләр, танылган шәхесләр... Кемнәр генә рәхмәт әйтеп, баш имәгән талантлы шәһәрдәшебезгә. Сабакташы, дусты, күршесе Шәфәгать Салиховны ул аеруча яратып искә ала. Гомере искән җилдәй иртә өзелсә дә, талантлы гармунчы әле дә Алсу ханымның портретлары аша тамашачыларына елмая.
«Рәсем ясаудан мин тәм табам, беркайчан да эшем күп дип уфтанганым юк. Иң мөһиме, дөньяларыбызда тынычлык урнашсын да, кешеләрнең йөзләренә кабат елмаю кунсын. Ә мин исә аларны тылсымлы пумалам белән ак кәгазь битенә төшерермен», – ди Алсу Туйчина.
Илшат Солтанов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев