Киявем чәчәкләр алып кайта
Фәүзия кызы-кияве белән бәхетле гомер кичерүен сөйләп бирде.
- Кызымны яраткан егетенә кияүгә биреп, кияү йортына чыгарып җибәргәч, алты айдан соң, кире миңа кайттылар. Төнге икенче ярты иде. Өч бүлмәле зур фатирлы егеткә кияүгә биргән идек кызымны, әмма кияүнең анасы да шунда яши. Кодагыйның һәр нәрсәдә катыша торган гадәте бар, сүзен әйтмичә, кысылмыйча калмый. Аның авыр холкына үз малае - кияү түзмәгән. Төн дип тормаган, «Әйдә, җыен, киттек!» - дип кызымны үзе үк туган йортыннан алып чыгып киткән. Шул көннән алып менә егерменче ел бергә яшибез. Талашу түгел, «шалт» иткән тавыш та юк безнең арада. «Исәнме, әнкәй!» - дип кайтып керәләр, саубуллашып чыгып китәләр. Эштән кайтышлый ук йә берсе, йә икенчесе: «Әни, нәрсә кирәк, ни алып кайтыйк?» – дип торалар. Азык-төлек дип, сумкамны иңсәмә асып кибетләргә йөргәнем юк. Мин өйдә әмер биреп кенә яшим. Бәйрәм җитсә, киявем чәчәкләр алып кайта, бүләксез калдырганы юк.
Күптән түгел генә санаторийга юллама алдым. Киявем үз машинасында ял йортының ишек төбенә кадәр илтеп куйды. Эш кешеләрен гел борчыйсы килми бит. Өйгә автобус белән кайтырмын дип планлаштырып тора идем. Ә ул, фикерләремне укыгандай, шунда ук: «Кайтасыңны әйтеп куй, әби! Үзең генә чыгып китә күрмә, кирәк вакытка килеп җитәрмен!» - диде. Таныш-белешләр арасында: «Шул гомер кияү белән ничек яши аласың син?» - дип гаҗәпләнеп сораучылар бихисап. Яшим шул, Аллаһка шөкер! Холыклар туры килә, мин – алардан, алар миннән канәгать!
Олы кешегә бары тик вакытында сукыр да, саңгырау да, телсез дә булырга, балаларның тормышына кысылмаска кирәк. Шөкер, без дус, тату, дуслар сөенерлек, дошманнар көенерлек итеп яшибез. Бергәләп оныкларыбызны үстерәбез. Телен тыя алмаган кодагый картлыгын берүзе үткәрә. Ә мин Аллага шөкер, кызлы да, уллы да булдым.
Килен ир йортында яшәргә тиеш ул, ди кайберәүләр. Әмма «тиеш» дип кенә булмый бит. Тормыш гел без дигәнчә генә барса, кешегә бер мәшәкать тә калмас иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев