Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Әни­сен ка­дер­ләп яшәр­гә ва­кы­ты бар әле

Тор­мыш­та төр­ле хәл­ләр, төр­ле яз­мыш­лы ке­ше­ләр оч­рый. Бе­рәү дә бә­хет­сез­лек­не үзе те­ләп ал­мый, ту­дыр­ган ба­ла­сын ир­кә­лә­гән ана да аның на­чар бу­лу­ын те­лә­ми. Га­зе­та уку­чы­быз Му­са ага, хас­та­ха­нә­дә ят­кан­да бер егет бе­лән та­ныш­кан. Баш­корт­стан­да банк­тан акча ур­ла­ган Лу­и­за ха­ным ту­рын­да сөй­лә­шеп утыр­ган­да, ул шул егет ту­рын­да сөй­лә­де. “Кы­зым, кем бе­лә, бәл­ки га­зе­та­ны укып, Ил­нар­га бу­лы­шу­чы­лар та­бы­лыр. Һич югын­да ул үт­кән юл, баш­ка­лар­га гыйб­рәт бу­лыр”, - ди­гәч Му­са абый сөй­лә­гән хәл­не уку­чы­ла­ры­быз­га да тәкъ­дим итәр­гә бул­дык.

Бу егет­нең исе­ме Ил­нар. Без аның бе­лән хас­та­ха­нә­дә бер бүл­мә­дә дә­ва­лан­дык. Егет юл тран­с­порт һә­ла­кә­те­нә юлы­гып, кул­тык та­як­ла­ры бе­лән дә көч­кә йө­ри иде. Ил­нар үзе ра­йон үзә­ген­нән бер ун­биш чак­рым ерак­лык­та­гы авыл­дан. Ин­де тор­мыш­ка, яшә­еш­кә ка­ра­шы тис­кә­ре бул­са да, кай­бер ва­кыт­лар­да ачы­лып үзе ту­рын­да сөй­ләп куя иде ул. Хәл­ле ге­нә га­и­лә­дә яшә­гән­нәр алар. Ул га­и­лә­дә бер­дән­бер ба­ла бул­ган­лык­тан, кеч­ке­нә­дән нәр­сә со­ра­са да, шу­ны әти-әни­се са­тып алып, та­бып би­реп тор­ган­нар. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, Ил­нар үз­сүз­ле ба­ла бу­лып үс­кән. Аның ки­ре­ле­ген яшь ва­кыт­та әти-әни­се бик исәп­кә дә ал­ма­ган. Үсәр, тор­мыш­ка ярак­ла­шыр, чын ке­ше бу­лыр, үз­лә­ре­нә карт­лык кө­нен­дә ка­рау­чы бу­лыр дип уй­ла­ган­нар­дыр. Ур­та мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач, Ил­нар ал­га та­ба укыр­га да те­лә­мә­гән. Тор­мыш­та ки­рә­ге бу­лыр дип ма­ши­на йөр­тү та­нык­лы­гы гы­на ал­ган. Ар­ми­я­дә дә га­ди сол­дат бу­лып хез­мәт итү­дән ары кит­мә­гән. Яшь ва­кы­тын­да “кы­лан­ган­на­ры” эс­сез уз­ма­ган. Ул­ла­рын ту­ры юл­дан ба­ру­чы, яр­дәм­чел итеп тәр­би­я­ләп үс­те­рер­гә ты­рыш­са­лар да, нә­ти­җә­се ге­нә ая­ныч бул­ган.
Үз­лә­ре­нә те­рәк, бу­лыш­чы итеп кү­рер­гә те­лә­сә­ләр дә, Ил­нар­ның үз дөнь­я­сын­да яшә­гән. “Улым-улым” дип ке­нә тор­ган Ил­нар­ла­ры ял­кау, яр­дәм итү­нең, эш­лә­ү­нең нәр­сә икә­нен дә бел­ми­чә үс­кән. Әти-әни­се­нең ма­лай­ла­ры өчен бор­чы­лып, сә­ла­мәт­лек­лә­ре как­шый, еш авы­рый баш­лый­лар. Ил­нар ар­ми­я­дан кай­тып яр­ты ел бер­кай­да эш­лә­ми­чә кә­еф-са­фа ко­рып йөр­гәч, бо­лай да йө­рәк чир­ле әти­се үлеп ки­тә. Ә әни­се “Тәр­тип­кә уты­рыр, акы­лы­на кил­мәс­ме” ди­гән өмет бе­лән улын өй­лән­де­рер­гә уй­лый. Ки­лен тиз та­бы­ла. Күр­ше­лә­ре­нә баш­ка­ла­быз­дан кай­тып йө­рү­че, үзе бе­лән бер яшь­тә­ге Әми­нә­гә өй­лә­нә ул. Ил­нар­ның ха­ты­ны да үзе ке­бек бу­лып чы­га. Ул да эш ярат­мый. Күп­че­лек ва­кы­тын те­ле­ви­зор кар­шын­да уты­рып, тыр­нак бу­яп, чәч яса­тып яшә­ү­че бу­лып чы­га. Го­мер бу­е­на хез­мәт бе­лән яшә­гән, эш сөй­гән әни ке­ше­гә бо­лар­ны кү­рү бик авыр бу­ла. Баш­та­рак улын дө­рес юл­га чы­га­рыр­га ты­ры­шып ка­рый ул. Шул ва­кыт­та гы­на ул ул­ла­рын яшь­тән үк дө­рес тәр­би­я­лә­мә­гән­нә­рен аң­лый. Дө­рес, мо­ны та­ну аның үзе­нә дә бик авыр бу­ла. Тик ни­чек ке­нә кы­ен бул­ма­сын, кы­рыс чын­бар­лык бе­лән ки­ле­шер­гә ту­ры ки­лә.
Бе­раз­дан соң Ил­нар эш эз­ләп Ка­зан­га ки­тә. Озак­ла­мый җи­ңел кә­сеп­кә ке­ре­шә – ак­ча­га ко­мар­лы уен­нар уй­ный баш­лый. Шу­ның өчен көн са­ен шә­һәр­гә йө­ри ул. Так­сист бу­лып Ка­зан­га ке­ше та­шып ак­ча эш­ләр­мен дип, әни­се­нең за­пас ак­ча­сын со­рап, ма­ши­на алыр­га те­лә­вен әй­тә. Эш­лә­сен ге­нә дип, әни ке­ше ба­ры­на да әзер бу­ла. Җый­ган ак­ча гы­на җит­мә­гәч, пен­си­о­нер­лар­га би­ре­лә тор­ган кре­дит ала. Дө­рес, баш­та­рак ке­ше та­шып ак­ча эш­ли Ил­нар. Кай­бер көн­нәр­дә өй­гә күч­тә­нәч­ләр дә алып кай­та. Әни­се мо­ңа чик­сез ку­ан­ган. Лә­кин шат­лык­лы миз­гел­ләр озак­ка бар­мый. Ил­нар­ның ха­ты­ны һа­ман да, ла­ек­лы эш юк­лы­гын сыл­тау итеп, бер­кай­да эш­лә­ми. Бе­раз­дан ба­ла­га уза һәм дек­рет ялы­на чык­кач, ак­ча алып то­ру өчен шә­һәр ти­рә­сен­дә бе­рәр эш бул­мас­мы дип, Ка­зан­га ки­теп, шун­да югал­га­лап то­ра баш­лый. Әни­се: “Ха­ты­ны­ңа ко­ры­рак бул!”дип әйт­кә­лә­сә дә, Ил­нар бу сүз­ләр­гә ар­тык игъ­ти­бар ит­ми, чөн­ки үз бор­чу­ла­ры баш­тан аш­кан бу­ла. Ак­ча­га уй­ный тор­гач, му­ен­нан бу­рыч­ка чу­ма Ил­нар. Кай­бер көн­нәр­дә өе­нә кай­тыр өчен ма­ши­на­сы­на бен­зин са­лыр­га да ак­ча­сы кал­мый. Ак­рын­лап, үзе дә сиз­мәс­тән, әҗәт­кә ба­та ул. Бу­рыч­ла­рын тү­ләр өчен Ил­нар­га кай­да да бул­са эш­ләр­гә - ак­ча та­бар­га ки­рәк бу­ла. Ә кай­бер ке­ше­ләр әҗә­тен ва­кы­тын­да кай­тар­ма­са, өс­тә­теп тә тү­лә­тә­ләр икән. Ха­ты­ны да бер­кай­да эш­лә­мә­гәч, өй­дә та­выш, гау­га чы­гып кы­на то­ра. Әни­се көн­нән-көн хәл­сез­лә­нә ба­ра, ты­ныч тор­мыш бе­тә аңа. Ин­де өй­гә си­рәк кай­тып кү­рен­гән ха­ты­ны, көн­нәр­нең бе­рен­дә, кыз ба­ла та­ба. Бу ба­ла­ны ка­рау мә­шә­ка­те дә ту­лы­сын­ча Ил­нар­ның әни­се өс­те­нә тө­шә. Чөн­ки ха­ты­ны ба­ла үс­те­рер­гә әзер бул­ма­ган­лы­гын бел­де­рә. Кай­бер ва­кыт­лар­да хәт­та сә­гать­ләр бу­е­на ба­ла­сы яны­на ки­леп тә ка­ра­мый ул. Ин­де Ил­нар шик­лә­нә дә баш­лый - ул ба­ла әл­лә аны­кы, әл­лә чит ке­ше­не­ке... Бер­сен­дә, Ил­нар шә­һәр­дә “эш­тә” ва­кыт­та, ха­ты­ны шал­ты­ра­тып үзе­нең шә­һәр­гә ки­тә­чә­ген, ә ба­ла­ны аның әни­сен­дә кал­ды­ра­­ча­гын әй­тә. Ни дип әй­тер­гә дә, кая ба­рып ха­ты­нын эз­ләр­гә дә бел­ми ир. Ха­ты­ны те­ле­фо­нын сүн­де­реп үк куй­ган бу­ла. Җит­мә­сә әни­се дә бик еш авы­рый бит. Шу­лай авыр­лык бе­лән бул­са да өч ай уза. Әҗәт­лә­рен со­рап га­зап­лый баш­ла­гач, Ил­нар ак­ча­га уй­на­вын тук­та­та, лә­кин соң­га ка­лып кы­на ясый бу адым­ны.
Бер­сен­дә, Ка­зан­нан кай­тып кил­гән­дә, ул руль ар­тын­да йо­кы­га ки­теп, ма­ши­на­сы бе­лән ава­ри­я­гә юлы­га Ил­нар. Чөн­ки тө­не буе ба­ла ка­ра­ган бу­ла. Ярый ма­ши­на­да үзе ге­нә бу­ла әле. Үзе­нең ике ая­гы да сы­на. Ма­ши­на­сын саф­ка бас­ты­ру өчен бик күп ак­ча ки­рәк бу­ла­чак. Хә­зер Ил­нар­ның бер яшь­лек кы­зын әни­се тәр­би­я­ли икән, ха­ты­ны шул ки­тү­ен­нән баш­ка кү­рен­мә­гән. Те­ща­сы оны­гын ки­леп тә ка­ра­ма­ган. Бер көн­не Ил­нар мин­нән: “Ме­нә сез олы яшь­тә­ге ке­ше, тор­мыш юлы узып, күп авыр­лык­лар да күр­гән­сез. Әй­те­гез әле, ми­ңа ал­га та­ба ниш­ләр­гә? Ни­чек яшәр­гә?”- дип со­ра­ды. Мин бу егет­нең со­рау ту­лы күз­лә­ре­нә ка­рап, ап­ты­рап кал­дым - нәр­сә дип тә җа­вап би­рер­гә бел­мә­дем. Әйе, тор­мыш тук­тап тор­мый, ал­га ба­ра. Ил­нар­ның яшь­лек ел­ла­ры уз­ган ин­де. Лә­кин ул үз юлын ак­лар­лык, үзен ях­шы як­тан ис­кә алып сөй­ләр­лек бер­ни дә эш­лә­мә­гән. Тик аның бит әле ях­шы әти бу­лып кы­зын үс­те­реп, тор­мыш юлы­на чы­га­ру мөм­кин­ле­ге бар! Шу­лай ук үзен үс­тер­гән әни­се­нә бу­лы­шып, аны тәр­би­я­ләп, ка­дер­ләп яшәр­гә соң тү­гел бит әле. 
                                                                                                                                                                                                                                     Зөл­фия ИС­ЛӘЙ­ЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев