14 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Салаватка камчы бүләк иткәннәр
Салават Фәтхетдинов үзенең 60 яшьлек юбелеен билгеләп үтте.
-
Диния нәзарәте: Пробиркада үстерелгән ат итенең хәләллеге әлегә сорау астында
Экспертлар, шәригатькә туры килүен билгеләү өчен, ясалма итне тикшерергә ниятли.
-
Гаиләдә беренче туган сабый өчен пособие биреләчәк
-бу турыда Федераль җыенга юлламасында Владимир Путин белдерде.
-
Яшел кар яуган
Кичә көндез социаль челтәрләрдә “яшел” кар фотосурәтләре күренә башлады
-
Әнисен кадерләп яшәргә вакыты бар әле
Тормышта төрле хәлләр, төрле язмышлы кешеләр очрый. Берәү дә бәхетсезлекне үзе теләп алмый, тудырган баласын иркәләгән ана да аның начар булуын теләми. Газета укучыбыз Муса ага, хастаханәдә ятканда бер егет белән танышкан. Башкортстанда банктан акча урлаган Луиза ханым турында сөйләшеп утырганда, ул шул егет турында сөйләде. “Кызым, кем белә, бәлки газетаны укып, Илнарга булышучылар табылыр. Һич югында ул үткән юл, башкаларга гыйбрәт булыр”, - дигәч Муса абый сөйләгән хәлне укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык.
-
Филиппиндагы уянган вулкан янында булган Казан туристлары куркыныч урыннан китә алган
Рената Смирнова, Тааль вулканы уяну сәбәпле, гаиләсе белән куркыныч астында калган.
-
Татар телендә сорау биреп була
Татарстан Күп функцияле үзәкнең колл-үзәге операторларыннан кызыксындырган сорауга җавапны хәзер татар телендә дә алырга мөмкин. Бердәм белешмәгә шалтыратканда, меню автомат рәвештә аралашу телен сайларга тәкъдим итә.
-
Беренче җитәкчегә - орден
Узган елның октябрендә Чаллыда аңа бронза бюст куелды.
-
Берсекөнгә гөрләвекләр агачак
16 гыйнвар көнне кинәт кенә җылытачак.
-
Бу атнага йолдызнамә
Йолдызлар безгә бу атнада ниләр вәгъдә итә
-
Андрей Каргинов - лидер
Төп ярыштан төшеп калган Эдуард Николаев “Дакар”да чыгышын дәвам итә, Dakar Experience аерым зачетында 46 км үтеп, бишенче урынны алды.
-
Чаллы - уңайлы мохитле моношәһәр
Моношәһәрләрне үстерү фонды “5 төзекләндерү адымы” программасы буенча иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү югары бәя бирүнең бер критерие булды
-
Сәлам хаты
Кәкре бармакларыңа мәдхия! Акылың җитмәгәнгә нинди кул өлгерсен ди!? Кеше никадәр уңышлы, җитеш булмасын, барыбер, бер генә булса да, кимчелеге килеп чыга. Йә абына, йә ялгыша... Шуның өчен кеше бит ул, робот түгел.