Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

Резедә Локманова: «Җир читенә барып, вулканлы тауларга мендем»

«Тауларга менә, йөгерергә оста»...

«Тауларга менә, йөгерергә оста», – дип сөйләде миңа аның турында элеккеге язмам герое Фидан Мөхәммәтов (ул балалар йортында тәрбияләнсә дә, сынауларны кичеп, реабилитолог һөнәрен үзләштергән). Газетага язма әзерләр өчен шәһәрдәшебезне редакциягә чакырганда, күз алдыма төпле гәүдәле, кыю, хәтта кырыс кеше килде. Ә ул тәбәнәк буйлы, чандыр гәүдәле, тыйнак кына хатын-кыз икән, елмайгач, бит очлары чокыраеп китә. Резедә Локманова белән аның яраткан шөгыле – йөгерү, тормышы, уңышлары, сәяхәтләре, хыялы турында сөйләштек.

Банктан – туризмга
Резедә Локманованың әтисе Рәис Чирмешән районы Иске Кади авылыннан, ә әнисе Иркәнур – Утыз Имәни авылыннан, бер мәктәптә укыганнар. 80нче елларда алар өйләнешеп, бәхет эзләп Казахстанга чыгып китә. Кызлары да шунда туа. 90нчы елларда гаилә туган якларына әйләнеп кайтырга була. Мәктәпне тәмамлагач, Резедә Чаллыга укырга килә. Башта ул «банк эше» белгечлеген сайлый, тик икенче курстан соң «менеджмент» юнәлешенә күчә. Уку йорты дәрәҗәле, укуы яхшы булса да, өченче курстан соң бу һөнәрнең дә аныкы түгел икәнен аңлый. Ниһаять, Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты филиалында ул хыялын тормышка ашыра – кунакханә һәм туризм өлкәсендәге белгечлекне үзләштерә, Түбән Новгородта яши, ресторанда эшли.
Әнигә: «Чабасым килә», – дидем
Резидәдән ничек йөгерә башлавын сорыйм.
– Мин кечкенәдән хәрәкәттә булырга яраттым, спорт гимнастикасы белән шөгыльләндем. Аннары гаиләдә шулай корылган иде: апам Гөлназ миннән өч яшькә зуррак, ул өйдә аш-су белән мәшгуль булды, ә мин күбрәк әти янында, хуҗалыкта – печән чабу, бакча эшләре, көтү минем өстә иде, физик яктан нык булып үстем. Хәзер дә эшкә җәяү барып кайтам (10 км тирәсе), тиз атлыйм. Минем һәрвакыт йөгерәсем килә иде, шундый кешеләргә кызыга идем, тик нәрсәдер тоткарлап торды сыман. Әнигә: «Чабасым килә», – дигәч, ул: «Кызым, болай гына башламыйлар бит эшне, тренер кирәктер?» – диде. Интернетта «5 верст» дигән Россиякүләм спорт-сәламәтләндерү-йөгерү җәмгыятенең Чаллы бүлеген таптым. Анда мине ачык йөз белән каршы алдылар, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
2018 елдан башлап ул фикердәшләре белән атна саен Яр буенда яки башка урыннарда очрашып, бергәләп йөгерә. Монда яңарак килгәннәрне йөгерү нигезләренә өйрәтәләр, тәҗрибәле тренерлар ничек хәрәкәтләнү, киенү рәвеше, туклану тәртибе турында аңлаталар. Йөгерә белмәгәннәр атлап йөри. Биредә Геннадий Панин, Гөлнара Галкина-Сәмитова кебек танылган спортчылар да шөгыльләнә.

Ярышлар
Беренче тапкыр ул 2024 елда Казан милли ярыммарафонында катнашып, 10 км-ны 59 минутта үтә. Әле берничә ай элек кенә йөгерә башлаган кеше өчен бу зур дистанция һәм бик яхшы күрсәткеч була. 2025 елда Резедә шул ук араны инде 49 минутта уза. Түбән Камада үткән «Каракүл» трейлында (таулы-чокырлы җир буенча узган узыш) ул икенче урынга лаек була. Әлмәт районындагы «Красная Горка» трейлында 10 км-лы дистанциядә 3нче урынны яулый.

«Кара ипи яратам»
Дуслары белән Кисловодск шәһәренә сәяхәткә баргач, ул Кавказга, тауларга гашыйк булып кайта. Шуннан Башкортстандагы «Малидак» дип аталган таулар буенча йөгерү ярышларында катнашырга тәвәккәлли. 13 км-лы дистанцияне авыр шартларда үтәргә туры килә.
– Юлда эре ташлар очрый, урман сукмагыннан да, комнан да йөгерәсең, гел үргә таба менәсең, атмосфера басымы үзгәрә, шуңа күрә тын бетә, аякларның хәле китә, көзән җыерырга мөмкин. Мондый узышка нык әзерлек белән барырга, күнегүләрне арттырырга, витаминнар эчәргә, туклануны үзгәртергә, ярыш алдыннан рационда углеводларны арттырырга кирәк, – дип уртаклаша әңгәмәдәшем. Аңа көч бирүче, яраткан ризыкларын да әйтте.
– Иртән һәрвакыт үзебезнең «Чаллы-Икмәге»нең кара ипиен, майлы солы яки тары боткасын ашыйм. Тәҗрибәле йөгерешчеләр махсус туклану да куллана, тик алар моны зур дистанцияләр үтәр өчен эшли.

Йөгергәндә очкандай булам
Катлаулы трассаны да үтә алганнан соң, Резедә Локманова шундый фикергә килә – кешенең мөмкинлекләре чиксез, телисең икән, бар нәрсәгә ирешеп була, кыюлык кына кирәк. Мин аның кыюлыгына соклануымны әйткәч, ул елмая.
– Чикләүләр дә бар, әлбәттә: «Син хатын-кыз», «Син алай йөрергә тиеш түгел», – дигәнне дә ишетергә туры килә. Мин әле кияүгә чыкмаган хатын-кыз, башымда «Кияүгә чыгарга, балалар табарга кирәк» дигән уйлар да бар. Алар мине кайчак туктатып кала. Шул ук вакытта йөгергәндә мин ирек тәмен тоям, очкандай булам. Ярый әле дусларым үсендереп җибәрә, интервьюга барганымны да хупладылар. Авыр маршрутны үткән вакытларны искә төшереп: «Син арганда да, куркыныч янаганда да ташлап китмисең, бәхәс куптармыйсың, калган суны да бүлешә беләсең», – дип күңелемне күтәрәләр. Мин әтиемә охшаганмындыр, ул: «Үзегезне башкалардан өстен куймагыз», – дип өйрәтте.
Хәзерге хыялым – апам Гөлназ белән өчпочмак, өлеш кебек катырылган камыр ашлары, ярымфабрикатлар әзерләү цехы ачып җибәрү.

«Китларны күреп кайттым»
Узган ел Резедә Тын океан янындагы ярымутрауга волонтерлык проекты буенча барган. Андагы «Камчатка вулканнары» дигән табигать паркында, Налычево үзәнендә, бер ай яши ул. Бөтен Россиядән җыелган кешеләр белән бергә сәяхәтчеләр, альпинистлар туктала торган агач йортларны буяганнар, туристлар сукмагында ориентлашу өчен билгеләр урнаштырганнар, территорияне чүптән чистартканнар. Эш өчен түләмиләр, юл чыгымнары да үзеңнән, ә менә яшәү урыны һәм ашату – оештыручылардан.
– Табигате искиткеч – таулар, безнең климатта очрамый торган агачлар (әйтик, «таш» каенны балта белән чапканда хәтта очкын чыга), җиләкләр, кайнар чишмәләр... Вулканнарны үз күзең белән күрү генә дә ни тора! Аюларның елгада балык тотканын, океанда китларны якыннан күзәттек. Кыскасы, бу – артык чыгымнарсыз кабатланмас сәяхәт. Ә минем өчен бу дөньяга файдалы була алуым да мөһим.

Табибларга ярдәм
Әңгәмәдәшем Ашыгыч ярдәм хезмәтенә ярдәм итүче россиякүләм «Коткаручы янәшә» («Спасатель рядом») проектында да катнаша.
– Һәр көнне диярлек кичен Чаллыдагы бер төркем кешеләр дежур торабыз. Диспетчердан телефоныбызга мәгълүмат килү белән урынга чыгабыз. Барыбыз да беренче ярдәм күрсәтү буенча курслар үттек, һәркайсыбызда – үзебез җыйган аптечка. Билгеле, җитди очракларда табиблар беренче булып килә, ә әйтик, авыруны югары катлардан машинага күтәреп чыгарга, исерек хәлдә урамда йоклап яткан кешене коткарырга кирәк булса – без янәшә, – дип уртаклаша Резедә Локманова.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язмаларда -язмыш