Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әниебез Сөгъдә Солтанморат кызы Солтанованы чын күңелдән 90 яшь тулган көне белән котлыйбыз.

21 ноября 2016, 05:26

2544

0

0

Ул безнең киңәшчебез, өебезнең нуры, тормышыбызның якты маягы.

Кадерлебез, Аллаһы Тәгалә сиңа бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек бирсен. Барыбызның да терәге булып, безне сөендереп, нур таратып яшәвеңне дәвам ит.

Күз тимәсен, матур, чибәр,

Акыллы һәм бик түзем.

Буй-сының да бик килешле,

Елмаеп тора йөзең.

Карлыгач канаты кебек

Сызылып киткән кашларың.

Өебезгә ямь бирәсең.

Тәмле синең ашларың.

Кулың ята бөтен эшкә,

Эшлисең белеп кенә.

Булганына шөкер итеп

Йөрисең көлеп кенә.

Синнән башка нишләр идек.

Ярый әле тугансың.

Бик кадерле әни булып.

Безгә насыйп булгансың.

Туган көнең котлы булсын -

Теләкләрнең иң зуры.

Аллаһ сине саклап йөртсен.

Син - өебезнең нуры.

Сине яратып балаларың, кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев