Билет бәясе 4 мең сумнан башлана.
Г.Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортыннан Абхазиягә самолетлар оча башлый. 26 октябрьдән Казан-Сухум-Казан маршруты буенча туры рейс ачыла. Очышлар атнасына 2 тапкыр: дүшәмбе һәм җомга көннәренә планлаштырыла. Очышларны Nordwind компаниясе башкара. Пассажирларны Airbus A321 лайнерлары йөртә. Сезон 26 мартка кадәр дәвам итә. Очышлар расписаниесе:
Казан - Сухум: очып китү 09:50, барып җитү 12:30 сәгатьтә;
Сухум - Казан: очып китү 14:05, кайтып җитү 16:40 сәгатьтә.
Нет комментариев