Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында яшәүче Сөгъдә Солтанморат кызы Солтанова иртәгә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

21 ноября 2016, 05:33

2537

0

0

Ул ире Бәхтегәрәй белән өч кыз тәрбияләп үстерде. Аларга төпле белем һәм хидаятле тәүфыйк бирде. Аллага шөкер, кызлары өчесе дә республикабызда билгеле шәхесләр булдылар: олы кызлары Альбина Гайнетдинова табиб булып эшләп лаклы ялга чыкты. Уртанчылары Венера Иванова - Татарстанның атказанган икътисадчысы, Чаллының мактаулы гражданины, төпчекләре Ландыш Миргалимова-Кавиева банк хезмәткәре, эшмәкәр. Алар әниләренең горурлыгы һәм ныклы терәкләре.

Хөрмәтле Сөгъдә Солтанморат кызы. Сезне күркәм бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Үземнең теләкләремне түбәндәге шигырь юллары аша җиткерәсем килә.

Бәхетле кешегә генә олуг

Юбилейлар насыйп була.

Матур булып олыгаеп,

Җитмеш, сиксән, туксан тула.

Тәрбияле, тыйнак, уңган.

Булганына шөкер итә.

Күпне өмет итми генә,

Сабыр гына тормыш көтә.

Куркытмаган аны

Авылдагы авыр хезмәт.

Күрше-тирә, авылдашлар шуңа да

Күрсәтәләр аңа хөрмәт.

Хәзер инде аның

Оныклары җиткән буйга.

Унике оныкчыгы туган,

Тиздән алар җитәр туйга.

Оныкчыклар туенда да

Сөгъдә апа, булсын урының түрдә.

Гомер атың арымыйча,

Йөзгә кадәр торсын үрдә.

Хөрмәт белән дүртенче кызың Зөлфия ГАЛИМ. Бу теләкләргә "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе коллективы да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев