Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

25 декабрьдә “Болгар” бию театры директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рушания Кулакова юбилеен билгеләп үтә.

23 декабря 2016, 08:45

1091

0

0

 25 декабрьдә “Болгар” бию театры директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рушания Кулакова юбилеен билгеләп үтә.

"Рушания Кәшиф кызы заман белән бергә атлый торган җитәкче. Төп эшеннән тыш, ул "Сабан туе гүзәле" бәйгесен үткәрүдә актив катнаша. Кызларны сайлап алуда үз фикерен әйтә. Кызларга бәйгегә әзерлек барышында һәрвакыт булыша. Мин аны күркәм юбилее белән котлыйм. Тормыштан ямь табып, елмаеп яшәсен. Безнең коллективны фестивальләргә алып чыксын. "Болгар"ның теләсә нинди фестивальдә, теләсә нинди тамашачы алдында чыгыш ясарлык иҗаты бар. Җитәкчебезгә сәламәтлек, уңышлар телим", - ди балет репититоры Рушана Сабирова.

Рушания ханымны Чаллының яшь талантлары да хөрмәт итә. "Мәдәният идарәсе Яңа ел, Сабан туе кебек гомумшәһәр бәйрәмнәрен үткәрә. Кызганычка каршы, биредә эшләүчеләрнең хезмәте халыкка бик күренми. Әйтик, артист сәхнәдә җырлый, халыкның алкышын ала һәм кайтып китә. Ә мәдәният идарәсе җитәкчеләре, анда эшләүчеләрнең эше пәрдә артында кала. Рушания Кәшиф кызын мәдәният идарәсендә эшләгәннән бирле беләм. Ул гадел, таләпчән җитәкче. Професионалларның фикерен тыңлый белә. Ә өендә менә дигән әни һәм сөекле тормыш иптәше. Әлеге матур сыйфатлары киләчәктә дә югалмасын, һәрвакыт бүгенгедәй ачык йөзле, мөлаем һәм эшендә дә, гаиләсендә дә хөрмәтле кеше булып калсын! Аллаһы Тәгалә аңа бәрәкәтле гомер бирсен", - ди җырчы Гөлназ Закирова.

Бу теләкләргә "Шәһри Чаллы" редакциясе коллективы да кушыла. Киләчәктә дә "Болгар" ансамбле белән "Шәһри Чаллы" газетасы арасындагы иҗади

элемтәләр дәвам итәр дип ышанабыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев