Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

26 гыйнварда талантлы рәссам һәм дизайнер Лима Букина туган көнен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

31 января 2017, 11:00

1134

0

0

26 гыйнварда талантлы рәссам һәм дизайнер Лима Букина туган көнен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бүгенге көндә Кама сәнгать һәм дизайн институтында эшли. Лима апа нечкә, зәвык, күпкырлы талант иясе, оста рәссам булуы белән безгә һәрчак үрнәк булып торды. Аның дөньяга үзенчәлекле карашын, профессионаллыгын күп санлы шәхси күргәзмәләрдә күреп була. Ул шактый гына дипломнар, рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнгән. "Дизайнерлар берлеге" Халыкара ассоциациясе әгъзасы, практик рәссам, акварель сәнгате һәм флористика буенча күпсанлы мастер-класслар авторы. Бүгенге көндә дә ул иҗатта.

Хөрмәтле Лима апа, без сезне чын күңелдән матур юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә саекмас илһам чыганагы, корычтай нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм зур бәхет телибез. Безне сәнгать дөньясының матурлыгын күрә белергә, аны аңларга һәм иҗат итәргә өйрткәнегез өчен зур рәхмәт. Сезгә эшегездә һәм иҗатыгызда зур уңышлар теләп калабыз!

Зур хөрмәт белән, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының 1997 елгы 251 төркем чыгарылыш студентлары.

Әлеге теләкләргә "Шәһри Чаллы" газетасы коллективы да кушыла

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев