Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Баһаутдинова Дания Васил кызының туган көне-50 яшьлек юбилее

09 ноября 2018, 11:02

10384

0

0

9 ноябрь көнне шәһәребезнең күренекле мөгаллиме, гомерен татар мәгарифенә багышлаган мәртәбәле зат Баһаутдинова Дания Васил кызының туган көне-50 яшьлек юбилее.

Х
өрмәтле Дания Васил кызы! Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбриклибез. Сез, югары уку йортын тәмамлагач та, Яр Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбенә эшкә кайттыгыз. Шул көннән алып бүгенәчә мәктәбебездә фидакарь хезмәт куясыз. Сез-игътибарлы, зирәк җитәкче дә, олы җанлы укытучы да, киң күңелле хезмәттәш тә. Күпме бала сезнең дәресләр аша татар теленә һәм әдәбиятенә гашыйк! Күпме мөгалимнәр буынына остаз Сез! Милли мәгариф үсешенә куйган хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз бәяләп бетергесез.

Сезгә чын йөрәктән авыр да, җаваплы да һәм игелекле дә хезмәтегездә зур уңышлар, яңадан-яңа табышлар телибез. Сабыйлар күңеленә һәм аңына Сез чәчкән тәрбия һәм белем орлыклары асыл җимешләр китерсен, хезмәтегезнең хөрмәтен күреп яшәгез. Алга таба да терәктәшләр-хезмәттәшләр булып, бергә-бергә эшләргә язсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, җан тынычлыгы һәм күңел тынгысызлыгы телибез. Бүгенгедәй пар канатлы булып, гаиләгез җылысын тоеп, бәхетле булып яшәгез!

Олы җанлы татар мөгаллиме!
Син-терәге килер көннәрнең.
Сабый күңелләрдә чәчәк ата
Син утырткан белем гөлләре.
Зирәк тә син, җитди, көләч тә син,
Ак намусың, якты карашың.
Еллар уза, буын алышына-
Ә син һаман тугъры каласың.
Үз кыйблаңа, язган язмышыңа,
Мәктәбеңә, авыр эшеңә.
Өзелеп сөйгән ныклы кешең булу-
Иң зур бәхет бит ул кешегә.
Шул бәхеттән аермасын Ходай,
Сәламәтлек язсын, иминлек.
Хезмәтегез тәмен, ямен тоеп,
Яшәгез Сез күреп игелек!
Иң изге теләкләр белән Яр Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев