Магнит давылы башланды
Сәламәтлек

Магнит давылы башланды

Бу хакта Россия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясендә хәбәр иттеләр.

Галимнәр әйтүенчә, хәзер «планета масштабындагы бик көчле магнит давылы» күзәтелә. 
Тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, геомагнит вазгыять кинәт көчәя һәм баштагы фаразлардан аерыла. Баштарак төнлә Җиргә болытларның беренчесе һәм иң көчсезе генә барып җитәр дип фаразланды һәм ул G1-G2 дәрәҗәсендәге давыл китереп чыгарырга тиеш иде. Әмма тайпылышның интенсивлыгы югарырак булып чыкты.
Магнит давыллары энергетика һәм навигация системалары эшендә тоткарлыклар китереп чыгарырга, сәнәгать объектларына һәм космик элемтәгә йогынты ясарга мөмкин. Шул ук вакытта, кояшның югары активлыгы поляр балкышлар күренә торган зонаны киңәйтә.
Мондый күренешләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы әлегә фәнни бәхәсләр темасы булып кала.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек Магнит давылы

Нет комментариев