Алсу Әхтәмова: "Курчак- ул тере сурәт"
Чаллыбызда эшләп килүче 25 еллык тарихы булган «Алина» курчак театры турында ишеткәнегез бармы? Әлеге курчак театры Татарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә төбәкләренә гастрольләргә йөреп, хәтта Мәскәүгә дә барып җитеп, нәни тамашачыларның күңелен яулаган. Репертуарына дөнья классикларының, рус, татар һәм заманча язучыларының бик күп әкиятләрен туплаган театрның өстәмә кызыклы проектлары да бар. Бүген “Алина” курчак театрына нигез салучы Алсу Әхтәмова белән таныштырасым килә үзегезне.