Алсу Әхтәмова: "Курчак- ул тере сурәт"
Чаллыбызда эшләп килүче 25 еллык тарихы булган «Алина» курчак театры турында ишеткәнегез бармы? Әлеге курчак театры Татарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә төбәкләренә гастрольләргә йөреп, хәтта Мәскәүгә дә барып җитеп, нәни тамашачыларның күңелен яулаган. Репертуарына дөнья классикларының, рус, татар һәм заманча язучыларының бик күп әкиятләрен туплаган театрның өстәмә кызыклы проектлары да бар. Бүген “Алина” курчак театрына нигез салучы Алсу Әхтәмова белән таныштырасым килә үзегезне.
- Алсу Атласовна, “Алина” курчак театрын булдыру тарихын сөйләп китегез әле.
- “Алина” курчак театрын мин Әлмәт шәһәрендә, 1995 нче елда оештырып җибәрдем. Театрга кызымның исемен бирдем. Театрны оештырган елларда кызыма 5 яшь иде. Нәкъ менә шушы яшьтәге балалар курчак театрын аеруча ярата дип уйлыйм. Ул вакытта курчак театрлары бик юк иде. Миңа балалар өчен театрлар, тамашалар җитми кебек тоелды. Бервакыт, кызым Алинә белән “Нефтьче” мәдәният сараена тамаша карарга бардык. Ул вакытта беренче каналдан Хрюша, Филя һәм Степашка килгән иде. Тамаша барышында балаларның, әти-әниләрнең шат йөзләрен карап утырдым. “Нишләп әле үземә курчак театры ачмаска?”-, дигән уй килде. Шул вакыттан бирле театрның тарихы башланып китте. Соңыннан без Яр Чаллы шәһәренә күчендек һәм “Алина” курчак театры балаларны үзенә Чаллыда җыя башлады.
-Театрыгызда куелган беренче спектальне хәтерлисезме?
- Беренче куелган спектакль «Вверх по радуге – Салават күпере буйлап”,- дип атала. Ул татар телендә иде. Без аны русчага тәрҗемә итеп, рус телендә куйдык.
- Ниди юнәлешләр бар театрыгызда?
- Безнең театрда берничә юнәлеш бар. Без балалар өчен музыкаль спектакльләр куябыз. Спектакльләрдә балаларны да катнаштырып, уен рәвешендә алып барырга тырышабыз. Шулай ук туган көннәр, бәйрәмнәрдә, төрле телепроектларда чыгыш ясыйбыз. Яңа юнәлешләребезнең берсе булып “Йолдызлар һәм курчаклар” проекты тора.
-“Йолдызлар һәм курчаклар” проекты сезне Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә танытты дип беләбез. Бу проектның идеясе ничек туды?
-Идея 2005 елда, яраткан җырчым Алла Пугачеваның концертына барып кайткач туды. Соңрак башка артистларның, Филипп Киркоров, Максим Галкин, Юрий Николаев, Михаил Задорнов, Юрий Гальцевның курчаклары ясалды. Курчаклар арасында Татарстанның танылгал кешеләре дә бар. Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Хәния Фәрхи, Казан Егетләре, Элвин Грей.. Бүгенге көндә барлыгы утызлап шундый эксклюзив курчакларыбыз бар.
-Әгәр артистка курчак ошаса, сатасызмы? Әллә инде бүләк итәсезме?
-Элек курчакларыбызны Киркоров, Пугачевага бүләк иттек. Хәзер курчаклар белән үзебез чыгыш ясыйбыз, шуңа күрә бүләк итмибез. Минемчә, курчак ул – тере сурәт. Аңа берничек тә бәя куеп та, сатып та булмый. Алар да артистлар кебек тамашачы алдында эшли. Рәссамнарыбыз, дизайнерларыбыз, осталарыбыз аны бөтен җанын биреп ясый. Алар кибеттә сатыла торган курчаклар түгел.
-Сезнең курчаклар клип герое булып та катнаша икән..
-Әйе. Элвин Грейның “Чәк-Чәк” дип аталган клибында аның курчагы да катнашты. Клипны Казанның бер балалар бакчасында, ике көн төшердек. Бик күңелле булган иде. Шулай ук курчаклар, танылган артистларның концертларында да чыгыш ясый.
- Бер курчак ясарга күпме вакыт кирәк?
-Бу процесс озак бара. Кайберләре бик җайлы эшләнә, ә кайсыларына күп вакыт һәм көч тәлап ителә. Алдан яхшылап уйларга, материалларын табарга кирәк. Осталар, рәссамнар белән курчакларга образлар уйлыйбыз. Уртача алганда 3-4 атна ясала.
-Спектакльләрнне рус телендә генә куясызмы?
-Театрны оештырып җибәргән елларда татар телендә “Чык тамчысы”, - дип исемләнгән спектакль куйдык. Ул Болгария язучысы Кина Кыдрева әкиятенә нигезләнеп эшләнде. Шулай ук татар халык әкиятләре, татар язучылараның әкиятләрен сәхнәләштерәбез. Абдулла Алишның Сертотмас үрдәк әкиятен куйдык. Аңа яңа геройлар өстәдек, җырлар яздык. Гомумән һәр әкияткә ниндидер яңалык өстәргә тырышабыз. Без спектакльләрне курчаклар белән генә оештырмыйбыз. Бездә курчак һәм шул ук геройның тере персонажы бар. Күз алдыгызга китерегез, cпектакльдә курчак уйный һәм шул ук курчак тере әкияти геройга әйләнә.
-Репертуарны ничек туплыйсыз?
-Безнең репертуар мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп балаларына белем бирү программаларына нигезләнеп туплана. Репертуаыбызда дөнья класссикларының да, рус һәм татар, шулай ук заманча язучыларның да әкиятләре бар. Ә иң мөһиме- безнең әкиятләрнең һәммәсе дә “нәрсә ул начар, нәрсә ул яхшы?” ,- дигән сорауга җавап табыша.
-Гастрольләргә йөрисезме?
-Без гел гастрольдә, Аллага Шөкер. Татарстанның төрле районнарына, шәһәрләренә барабыз. Башкортстан тамашачылары безне бик ярата. Россиянең төрле шәһәрләренә барабыз. Мәскәү профессоры Михаил Лазарев әкиятләренә нигезләнгән программа белән Мәскәүдә уңышлы чыгыш ясап кайткан идек.
-Театрның яңа сезонына нинди планнар?
-Илдәге вәзъгыятне барыбыз да беләбез. Шуның белән бәйле рәвештә сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында әкиятләр әзерлибез. Балаларны прививкадан курыккан Бегемот белән таныштырачакбыз. Әкияттәге геройлар безне әдәпле булырга, гигиена таләпләрен сакларга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев