Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшь йөрәкләр

Блогер Айдар Гыйлметдинов: “Блог ачып җибәрүемнең төп сәбәбе- таныласым килде”

Аның матур итеп көлүенә күпләр гашыйк. Вайннарын, гитарага татарча җырлауларын, сторизларда шаяртуларын халык зарыгып көтеп ала. Ул язган шигырьләрне дә яратып тыңлыйлар. Менә ул халык мәхәббәте! Бүген, 22 меңнән артык язылучысы булган, популяр блогер, Актаныш егете Айдар Гыйлметдинов (oaidar_chik) белән якыннан таныштырасым килә үзегезне.

​​​​​​- Айдар, инстаграмда блогер булыйм әле дип уйладың да, битеңне ачып җибәрдеңме?

- Блогер эшчәнлегенә төпләп ел ярым элек тотындым. Минем  электән үк вайннар төшерегә теләк бар иде. Ләкин кыюлык җитми , каян башларга белми идем. Аннары блогер Рәмис Гыйлметдинов(инстаграм бите dnevnik_tatarina ) белән танышып, якыннан аралашып киттем.  Аның белән бергә, мин  аңа кушылып кызыклы видеолар төшерә башладык. Тора –бара үзем дә төрле вайннар төшерә башладым. Узган елның апрель аенда безне  Идел яшьләр үзәгенә  «Татар блогингы мәктәбе»нә чакырдылар. Шул вакыттан бирле үз блогымны алып барырга ныклап тотындым. Блог ачып җибәрүемнең төп сәбәбе таныласым килде.

-Беренче төшергән вайныңны хәтерлисеңме?

-Әйе, хәтерлим. Ул туй турында иде. Имеш мин төшемдә үземнең өйләнгәнне күрәм. Мин тормыш иптәшем белән, туй бара. Әлеге видеоны мин дустым өйләнгәндә төшереп алдым. Туй тәмамлангач, өйгә кайткач видеоның ахырын төшереп бетердем. Анда мин төш күреп уянам һәм өйләнүем, төш кенә булган икән Аллаһка Шөкер  дип әйтәм. Шундый кыска һәм кызыклы гына вайн килеп чыккан иде ул вакытта.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Буйдак егетнең куркыныч төше? Әлбәттә шаяртып кына?? Топ катнашучылар: @oaidar_chik @murtazina__a #хислебэдри #татаряшьләре #моңлытатар #иҗат #татарскиепесни #татарстан #чаллы #казан #азнакай #мөслим #сараман #актаныш #нурлат #чистай #түбәнкама #минзәлә #аксубай #чирмешән #мамадыш #бөгелмә #лениногорск #алабуга @tartipletatar @tatar_palata @tatar.superstar @tatarpalata @tatarshow @kizik_mizik

Публикация от Айдар Ахиярович (@oaidar_chik)

- Вайннарың төрле. Коронавирус, авыл тормышы, мөнәсәбәтләр турында да бар. Видеолар төшерергә идеяләр кайдан аласың?

- Идеяләр төрле вакытта килә. Рульдә барганда да килергә мөмкин. Кайвакыт төрле видеолар карыйм да, моны болаерак үзгәртеп була бит дип уйлап куям. Яки кешеләргә, аларның бер-берсе белән аралашуларына карыйм. Ул миндә кызыксыну уятса, башымда үзеннән үзе сценарий туа. Мин идеяне язып куям яки тиз арада төшерергә тырышам.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Из репертуара @almaz_mirzayanov - «Ромашкалар». Тыңлап бетергәч үз тавышыңны калдырырга онытма! Моның очен бары тик йөрәккә басып❣️, комментарияга шәп булган дип язып кына куясы?? @oaidar_chik #хислебэдри #хислебәдри #ЯратканҖырым #татаряшьләре #моңлытатар #иҗат #татарскиепесни #татарстан #чаллы #казан #азнакай#азнакаево #мөслим#муслюмово #сараман#сарманово #актаныш #нурлат #чистай#чистополь #түбәнкама#нижнекамск #минзәлә #аксубай #чирмешән #мамадыш #бөгелмә #лениногорск #алабуга#ярчаллы

Публикация от Айдар Ахиярович (@oaidar_chik)

“Синең көлүең ошый дип язалар”

- Үзеңне популяр дип саныйсыңмы?

- Урамда таныйлар. Шуңа күрә азмы-күпме танылган дип саныйм үземне.

- Танылып киткәч, син үзеңне «О, мин йолдыз булдым!» — дип хис итә башладыңмы?

- Юк. 5000 язылучым булганда да мине урамда таныйлар иде. Хәзер күбрәк таный башладылар. Яныма килмәсәләр, инстаграмда сине күрдек дип язалар. Әмма танылгач, баш күтәрелмәде. Мин йолдыз, миңа карагыз дигән әйбер юк. Миңа калса, “йолдызлык чире” кешеләрнең гайрәтен генә чигерә.

- Каверлар яздыра, видеолар төшерә башлагач, якыннарың «вакытыңны әрәмгә уздырып ятасың» дип теңкәңә тимәдеме?

- Якыннарым бик аңлап бетермиләр әле. Әти-әниләр олы кешеләр. Аларга төпле, кул белән тотып, акча эшли торган эш кирәк. Шуңа күрә, хыялым булса да, мин театр һәм музыка юнәлеше буенча китмәдем. Белемем буенча мин автомеханик һәм юрист. Эшем дә бар. Теләк булгач, гитарада уйнарга өйрәндем. Җырларга яратам, вайннар төшерәм. Әни аңларга тырыша. Әмма барыбер ниндидер барьер бар. Шул ук вакытта алар минем төшергәнгә, җырлаганга каршы да килмиләр.

- Һәр блогерның да ниндидер үзенчәлеге була. Синең үзенчәлегең нидә дип саныйсың?

- Минемчә минем үзенчәлегем- ул минем көлүем. Минем көлүемнән күпләр көлә. Үзем көлүемне бик яратып бетермим. Ләкин минем көлүемне күп кеше ярата. Миңа бик күп язалар, синең көлүең ошый дип.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Короче дуслар? Мине монда @danir_sabirov87 абый кунакка позвал име, югалтмагыз? . @oaidar_chik . #хислебэдри#хислебәдри #татаряшьләре #иҗат #татарстан #чаллы #казан #азнакай#азнакаево #мөслим#муслюмово #сараман#сарманово #актаныш #нурлат #чистай#чистополь #түбәнкама#нижнекамск #минзәлә #аксубай #чирмешән #мамадыш #бөгелмә #лениногорск #алабуга#ярчаллы#челны

Публикация от Айдар Ахиярович (@oaidar_chik)

“Татар блогының азмы-күпме нәтиҗәсе бар дип саныйм”

- Ничек уйлыйсың, татар блогерлары блог белән акча эшли аламы?

- Татар блогында реклама белән акча эшләп була. Әмма яшерен батырын түгел, ул акчага яшәп булмый. Барыбер төпле эш кирәк.

 - Татар блогингының киләчәге бармы?

- Миңа калса, татар блогингының киләчәге әле тукталып тора. Татар блогингы белән генә олы үсешләр алып булмый. Рус блоглары милионлаган аудитория җыя. Ә андый татар блоглары әлегә юк. Хәтта татар эстрадасы артистларыда аның кадәр язылучылар җыя алмады.

- Син блогыңны татар телендә алып барасың. Бу татар телен үстерү ысулымы?

- Әйе дип уйлыйм. Миңа татарча аңламаган татарлар һәм гомумән татар телен белмәгән рус кешеләре яза. Алар миңа без татарча аңламыйбыз, әмма синең сторисларыңны карап, татар телен өйрәнәбез диләр. Күп сүзләрнең тәрҗемәләрен сорыйлар. Шуңа күрә татар блогының азмы-күпме нәтиҗәсе бар дип саныйм.

 

“Әлегә үз ярымны очратмадым”

- Хейтерларыңмы бармы? Начар комментарийларга ничек карыйсың?

- Хейтерлар бар. Начар сүзләргә игътибар итмәскә тырышам. Аларга җавап итеп бары яхшы сүзләр генә язып калдырам. Нык күңелгә тисә дә, алар белән әйткәләшеп утырмыйм. “Ярар, рәхмәт, ошамаса карамагыз”,-дип әйтәм.

- Инстаграмда битеңдә йөргән кызым юк дип язып куйгансың. Бу нинди максат белән язылды?

- Алай дип язып куйдым, чөнки миннән күп кеше “Йөргән кызың бармы?” ,- дип сорый. Андый сораулар булмасын өчен, әлеге сорауга җавапны барлык кешегә күренерлек итеп язып куярга булдым. Әлегә үз ярымны очратмадым.

- Хыялыңдагы кыз нинди?

- Минем хыялымдагы кыз дөньяда юктыр. Күңелгә ятканы булсын инде аның. Үзем кебекләр ошый. Шаян, артык җитди булмаган, хисле кеше ошый миңа. Иң мөһиме күңелгә яту һәм бер-береңне аңлау.

 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Әбиегез яшерен генә зарядка ясый, зажигалкасы уянган? Позитива вам в ленту? . @oaidar_chik . #хислебэдри#хислебәдри #татаряшьләре #иҗат #татарстан #чаллы #казан #азнакай#азнакаево #мөслим#муслюмово #сараман#сарманово #актаныш #нурлат #чистай#чистополь #түбәнкама#нижнекамск #минзәлә #аксубай #чирмешән #мамадыш #бөгелмә #лениногорск #алабуга#ярчаллы#челны

Публикация от Айдар Ахиярович (@oaidar_chik)

“Блог белән бәйле киләчәгемне күрмим”

- Син шигырьләр дә язасың...

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Мин монда бер килделе-киттеле шигырь язган идем? Если честно, то үземә ошамады? Карагыз әле, тыңлагыз, аннан үз фикерегезне язырсыз?? . @oaidar_chik #хислебэдри #хислебәдри #ЯратканҖырым #татаряшьләре #моңлытатар #иҗат #татарскиепесни #татарстан #чаллы #казан #азнакай#азнакаево #мөслим#муслюмово #сараман#сарманово #актаныш #нурлат #чистай#чистополь #түбәнкама#нижнекамск #минзәлә #аксубай #чирмешән #мамадыш #бөгелмә #лениногорск #алабуга#ярчаллы

Публикация от Айдар Ахиярович (@oaidar_chik)

 - Әйе. Кечкенәдән яза идем. Әмма аннары мин иҗатымны туктатып тордым. Узган ел яңадан шигырьләр яза башладым. Алар минем күп түгел, бәлки бүгенге көндә язылган 3-4 шигырем бардыр.

 

- Инстаграм битеңдә #хислебәдри дигән хештег бар. Ул каян килеп чыкты?

- Бәләкәй чакта ук “хисле бәдри”,- дигән сүзне ишеткәнем бар иде. Алай дип бик хисле кешеләргә әйтәләр. Уйладым – уйладым да, “хисле бәдри”не үземә җайлап язып куйдым. Хәзер мине күп кеше “хисле бәдри” дип йөртә.

- Минем блогер буласым килә ди, миңа нишләргә?

- Һәр кешенең үз ысулы. Кемдер видео төшерә, кемдер мәгънәле язмалар яза, кемдер җырлый, кемдер шигырьләр укый. Блог башлап җибәрү өчен үз битеңне булдырырга һәм халыкка кызыклы әйберләр кертергә кирәк. Кеше синең битеңә кергәч, монда бер нәрсәдә юк бит дип чыгып китәрлек булмасын. Ягъни халык кереп карарлык кызыклы контент булырга тиеш. Аннары инде блогерлардан реклама алырга була.

- Блог белән бәйле киләчәккә планнарың нинди?

- Дөресен генә әйткәндә, блог белән бәйле киләчәкне күреп бетермим әле мин. Алдагы көннең ничек буласын белмим. Шуңа шулай була, болай була дип әйтә алмыйм. Әлегә блогны алып барам. Әмма, блог белән тормышыңны корып булмый. Төпле эш кирәк, блог белән генә әллә кая китеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев