Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бакчада нәрсәләр чәчәргә була?

Җәй көне дә бакчада кайбер үсемлекләр чәчәргә соң түгел.

* Кәбестә күбәләгеннән котылу авыр түгел. Суга шикәр комы кушып, баллы ширбәт әзерләгез. Берничә савытка бүлгәләп, кәбестә үсентеләре арасына куеп чыгыгыз. Һәркайсына аз гына чүпрә салыгыз. Җылыда ширбәт әчи башлый, ул күбәләкләрне үзенә җәлеп итәчәк. Йомырка салырга килгән күбәләкләр баллы тозакка тиз эләгә. 

* Сарымсак һәм суган башлары үсә башлауга, төпләрендәге туфракның өчтән берен ачарга кирәк. Бу аларга тизрәк һәм эрерәк үсәргә ярдәм итә. Сарымсакны июль урталарында, суганның да июльдә төбен ачалар. Суган һәм сарымсак, гадәттә, август башында җыеп алына. Димәк, алар бер ай чамасы төбе ачылган килеш үсәчәк. Моны тамырларына зарар китермәслек итеп башкарырга кирәк. 

* Кәбестәнең тышкы яфракларында эчке яфракларга караганда витаминнар күбрәк. 

* Теплицага сукыр тычкан керә алмасын өчен тирәсен шифер белән киртәләп чыгарга була. Теплица тирәсенә кориандр чәчү дә көтелгән нәтиҗәне бирә. 

* Чүп үләннәрен беркайчан да ташламагыз. Бакчаның күренми торган урынына өеп куеп, өстен туфрак белән күмәргә кирәк. Киләсе сезонга кадәр чүп үләннәре тулысынча череп бетә һәм уңдырышлы компостлы җир булып җитешә. 

* Кәбестә баш үстерә башлаганда 1 чиләк суга 40 тамчы йод тамызып, һәр төпкә 1әр литр сибегез.

Шунысы бар: июль-август башларында яшел тәмләткечләр чәчәргә була. Укропны чәчкәннән соң, 25 көннән куллана башлыйлар. Салатны 3 атна саен көзгә кадәр чәчеп торырга мөмкин. Шпинат, тишелеп чыккач, 15 көннән ашарлык булып өлгерә. Дым җитмәгәндә шпинатның чәчәк ату куркынычы бар. 

Июльдә редисның чәчәк атуга бирешми торган сортларын («Красный великан», «Осенний великан» h.б.) чәчәргә ярый. 
Пекин кәбестәсе, кольраби да үсеп өлгерәчәк. 

Июльдә тагын шалкан, торма чәчеп өлгерергә кирәк. Саклау өчен җәй чәчкәне яхшы. Шалкан, сортына карап, 45-90 көндә үсеп җитә. Тиз өлгерә торган борчак, петрушка, фасольне дә июльдә тагын бер кат чәчәргә була. Бу вакытта борчак кортламый, яхшы өлгерә. 

Дайкон июль уртасы йә азагында чәчкәндә генә яхшы үсә. Көзгә бик зур тамырлары өлгереп җитәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев