Чаллыда үзенчәлеклекле күргәзмә ачылды. Фоторепортаж
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда үзенчәлеклекле күргәзмә ачылды. Фоторепортаж

Әкият геройлары - күренекле шәһәрдәшләребез.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында "Татар әкиятләре" дип аталган үзенчәлекле фотокүргәзмә ачылды. 

Проектның идея авторы, рәссам-проектлаучы Ольга Корлыханова. "Мин кечкенәдән татар телен өйрәнеп, татар әкиятләрен тыңлап үстем. Әбием аларны сөйли иде. Шул әкиятләрне киләчәк буыннарга заманча итеп тапшыру максатыннан шундый фотокүргәзмә оештыру идеясе барлыкка килде", - диде ул.

Ольга кыска вакыт эчендә фикердәшләре: стилист Ләйсән Фәтәхова, визажист Ирина Сафиуллина һәм фотограф Дмитрий Андреев белән бергә проектны тормышка да ашырган.

Татар әкиятләренең 8 героен бүгенге заман кешеләре аша тамашачыларга күрсәттеләр. Менә алар: әкиятләрне буыннардан-буыннарга тапшыручы әби-бабай - ТАССРның атказанган табибы Әнирә Шиһабетдинова белән СССРның сәламәтлек саклау отличнигы Нәкып Госамов; катлау сынауларны җиңү символы Дию ролендә - Сабантуйлар батыры, халыкара ярышлар чемпионы, көрәшче Азат Габдрәшитов, Убыр - Чаллы татар дәүләт драма театры башкарма директоры Рәсим Хафизов, Су анасы - "Бөек рухлы хатын-кызлар" бәйгесе җиңүчесе Алсу Әхмәтова, йөзү буенча Россия чемпионы Евгения Галиева, алиһә - "Татарстан гүзәле" бәйгесе җиңүчесе Екатерина Климушина, Батыр - Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе баш табибы Роман Джумбаев, Шүрәле - алып баручы Фәрхәт Иванов.

Күргәзмәне ачу тантанасында Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов, Чаллы СВО ветераннары Советы рәисе Шамил Әюпов уникаль күргәзмә оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.

Чаллы мэрының матбугат секретаре Римма Мөхәммәтҗанова да үзенең фикерен җиткерде: "Ольга Корлыханова бу идеясын әйтүгә миңа ошаган иде. Ул фикердәшләр туплап аны кыска вакыт эчендә үз эшенең уникальлеген раслады", - диде ул.

 


Фотокүргәзмә

Нет комментариев