Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Сентябрьдә бакча эшләре

Алтын көзгә дә кереп барабыз. Сентябрь – бакчага керткән хезмәтнең нәтиҗәсен күрә торган ай. Шул ук вакытта бакчаны кышка әзерләү эшләренә керешә башларга да вакыт.

* Коры һава торса, яхшырак кышласын өчен, агачлар һәм куакларга су сибәргә кирәк. 
* Кура җиләгенең уңыш биргән, карлыган һәм крыжовникның картайган ботакларын кисәләр. Аларны, җылы түтәл ясаганда, аска салып калдырырга яки яндырырга кирәк. 
* Агачларның кәүсәләрен тикшерегез, корыган кайрыларны, лишайникларны чистартырга кирәк. Анда корткыч бөҗәкләр кышларга мөмкин. 
* Агачларның кәүсәләрен һәм ботакларын агартырга кирәк. Ул кышын кәүсә ярылудан, язын кояш яндырудан саклаячак. 
* Бушаган түтәлләргә сидератлар чәчүне дәвам итәбез. 
* Сентябрь азагында чалмабаш (пион), флокс, ирисның яфракларын кисәргә кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев