Әгәр сине мактасалар...
Дин һәм тормыш

Әгәр сине мактасалар...

Аллаһтан ярдәм сорап дога кылырга кирәк.

Кайбер вакыт безне зурлап мактаганда, арттырып та җибәрәләр. Шундый чакта күңелләребезгә мин-минлек, тәкәбберлек яки рия кермәсен өчен нишләргә соң? Аның бик җиңел бер юлы бар – Аллаһтан ярдәм сорап дога кылу.

Моны безгә сөекле Пәйгәмбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм өйрәтеп калдырган:  
اللَّهُمَّ لاَ تُؤَاخِذْنِي بِمَا يَقُولُونَ, وَ اغْفِرْ لِي مَا لاَ يَعْلَمُونَ وَ اجْعَلْنِي خَيْرًا مِمَّا يَظُنُّون 

/Аллаһүммә лә тү‘әхыйҙни бимә йәкулүн, үәгьфир ли мә лә йәгьләмүн, үәҗгални хайран миммә йәҙуннүн/

 Ягъни,  «Әй, Раббым! Алар әйткән сүзләр өчен мине җәзалама, минем алар белмәгән нәрсәләремне ярлыкка һәм алар уйлаганнан мине яхшырак кыл»
(Имам Бухариның  «Әдәбүл-мүфрәд» китабынан, 761). 

Димәк, әгәр дә безне кем дә булса мактый башлый икән, без үзебез ятлаган шушы доганы укырга тиеш булабыз. 

Раил хәзрәт Фәйзрахманов

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев