Килен белән кайнана мөнәсәбәтләре нинди булырга тиеш?
Кайнана белән килен мөнәсәбәтләре элек-электән үк бик актуаль һәм иң күп сөйләнелә торган темаларның берсе булып торган. Инде борынгыдан ук килгән әйтем, мәкальләргә күз салсак, анда да килен белән кайнана турындагылары шактый. Араларында киленне дә, кайнананы да мактап, яисә киресенчә, начарлап язганнары бар. Менә шуларның кайсы берләре генә: «Килен кеше – ким кеше», «Көзге катык, көмеш кашык киявем белән кызыма. Язгы катык, ярык кашык киленем белән улыма», «Килен кайнана туфрагыннан ярала», «Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла».
Килеп чыккан проблемага карата чишелешне табу – яңа туганнар арасында еш очрый торган актуаль мәсьәлә. Мисалга, гаиләләрдә еш кына кайнананың киленгә караганда яхшырак хуҗабикә булуы турында сүз чыгып кына тора. Моңа өстәп, киленне яраткан ире яклап чыкмаса, эшләр харап булуы ихтимал! Үзләрен дөньядагы бөтен нәрсәне дә белүче кайнаналар яңа гына килен булып төшкән яшь кызга ниндидер басым ясап, аны башка кешеләр янында, ә беренче чиратта, ире алдында яманлап торса, килен кеше үзен кирәкмәс, «артык кашык» итеп хис итә башлый түгелме? Әле бит бу гына түгел, кайнана белән килен арасында балалар өчен дә ызгыш-талыш чыгуы бар. Монда бигрәк тә тәрбия, ашау-эчү, киендерү буенча карашлар туры килмәскә мөмкин. Ә иң куркынычы – ике ут арасында калган ир-ат: «Сиңа миннән карый әниең кадерлерәк. Кемне сайлыячагыңны уйла!» кебек сүзләр дә ишетергә туры килмәгәе! Дөрес, һәрбер гаиләнең үз хуҗабикәсе, гаилә учагын саклаучы кирәк. Монда ике хатын-кызның фикерләре туры килмәве дә бар. Ләкин бит һәрбер нәрсәне уртага салып, ипле генә сөйләшеп була. Бер-береңне кыерсытмыйча, әйткәнеңне уйлап, уртак бер фикергә килергә бер дә авыр түгел.
«Яхшы кайнана – килен өчен икенче әни»
Әйтик, бер-берсен өзелеп яратучы ике яшь кеше өйләнергә кирәк дигән уртак бер фикергә киләләр. Кайнана өенә яңа кеше – улының хатыны килен булып төшә. Монда ана күңелен дә аңлау кирәк. Кайнана булуы да җиңелләрдән түгел. Башта мең төрле уй әйләнә: улыма яхшы хатын була алырмы, балаларга тиешле тәрбия бирә алырмы, туганнарга карата карашы нинди булыр, тагын әллә ниндиләр. Бу урында кайнаналарга тиешле кайбер принципларны язып үтәсе килә.
* Улыгыз хатын дип сайлап алган кешене хөрмәт итегез. Күз карасыдай саклап кына үстергән улыгыз үзе сайлап алган хатын белән бәхетле икән, сез дә киленгә үз кызыгызга караган кебек карарга тиеш. Нишләп әле ике бәхетле кеше арасына керергә дә, ниндидер талаш оештырып йөрергә?
* Киңәшләрегезне яшьләр үзләре сорап килгәндә генә бирсәгез яхшы. Болай эшләгәндә сез яшь киленгә үзен чын мәгънәсендә хуҗабикә итеп тоярга ирек бирәчәксез.
* Улыгызга киленегезгә карата булган начар мөгамәләгезне күрсәтмәгез, аның нәрсәнедер дөрес эшләмәве турында, гомумән, әйтмәгез. Бу улыгыз һәм үзегез арасында сез бер дә уйламан конфликтка китереп чыгаруы бар.
* Гаиләдә килеп чыккан проблемаларны килен яныгызда булганда чишәргә өйрәнегез. Улыгыз белән икәү генә качып, яисә телефон аша сөйләшеп тору дөрес әйбер түгел. Килен хәзер сезнең дә гаиләгез. Аның да үз фикерен әйтү мөмкинлеге бар.
* Гаиләдә онык барлыкка килсә, сезгә яңа статус – әби ролен дә башкарырга туры киләчәк. Әлеге почетлы да, үтә дә җаваплы рольне әби буларак кабул итү дөрес. Берүк үзегезне яңа гына туган сабыйның әнисе итеп хис итмәгез. Нинди генә яхшы әби булмасын, ул әни түгел! Баланы тәрбияләүдә әни белән әтинең генә сүзе үтемле булырга тиеш.
– Мин хәзер 7 ел кайнана булып торам. Башта олы улым өйләнде, аннары икенче улыбызны өйләндердек. Аллага шөкер, киленнәрем Алина белән Ләйсәннән бик уңдым. Икесе дә матур итеп, «әни» дип эндәшәләр, үзем дә «кызларым» дип, бик яратып кына торам. Башкача булырга да мөмкин түгел, минемчә, – дигән фикерләрне әйтте миңа Чулпан Хөснетдинова. – Алар бит минем улларымны яратып, хөрмәтләп, кирәк икән тәрбияләп тә торалар. Мин бит үзем дә кайчандыр килен булып төшкән кеше. Һәм шушы вакытларда ук, әгәр дә, Ходай кушса, кайнана була калсам, болай мәңге дә эшләмиячәкмен дигән уйларым да бар иде. Шуңа да бәлки килен белән кайнана мөнәсәбәтләре яхшы булсын, бу ике якын кеше беркайчан да конфликтка кермәсен дигән фикердә мин. Аннары бит килен белән кайнана бер-берсенә карата җылы мөгамәләдә булса, ир-атка да яшәргә күңелле, рәхәт булачак. Алар бит икесе дә бер кешене яраталар, шуңа да аны икесе дә бәхетле итәргә ашкынырга тиеш. Аннары бит әле акыллы кайнана улын югалтырга теләмәсә, киленен үзенең фикердәше итәргә тиеш. Мин, мисалга, улларыма кунакка барсам, һәрбер нәрсәдән матурлык кына эзләп, киленнәремне аңларга тырышам. Без бит хатын-кызлар, гаиләдә төрлесе булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, һәрвакыт улларым алдында киленнәремне мактап кына торам. Улларымның гаиләләре тыныч, бәхетле булса, безгә олы бәхет шушы була инде!
Кайнана белән килен яхшы мөнәсәбәттә, димәк, бөтен гаилә дә бәхетле
Әле бит килен кеше дә яңа гаиләдә югалып калырга, каушарга, хәтта сөйләшмәс дәрәҗәгә дә килүе ихтимал. Монда яраткан ирең генә түгел, ә кайнана ягыннан да ниндидер булышлык булса, яңа гаиләдә үзеңне «үз тәлинкәңдә итеп» хис итә башларга бернинди дә авырлык тудырмыячак.
– Мин хәзер 7 ел килен булып торам. Шуның 3 елын әниләр белән бергә тордык, аннары үзебезгә йорт салып, икенче җиргә күченеп киттек. Аллага шөкер, кайнана белән, аны алай дип әйтергә тел дә әйләнми әле, әнием белән бик яхшы мөнәсәбәтләр, – дип сөйләде миңа Ләйсирә Якупова. – Кайнанаңа карата яхшы мөгамәлә булса, ул да сиңа карата шундый мөнәсәбәттә булачак – мин шундый фикердә. Килен кеше чит-ят җиргә, яңа гаиләгә яңа кеше буларак килеп керә. Монда килен кешегә кайнанасына ярарга тырышырга кирәк, минемчә. Ә менә бергә торырга тиешме дигән сорауга, мин болайрак җавап бирер идем. Кайнананың үз гаиләсе, син дә үз тормышыңны башлыйсың, шуңа да гаиләләр аерым торсалар бик яхшы. Чөнки аш-су бүлмәсендә ике хуҗабикә була алмый, бу барыбер тора-бара берәр конфликтка китерергә мөмкин. Булышу мәсьәләсенә килгәндә, кайнаналар безнең Чаллыда гомер итәләр. Аллага шөкер, нинди генә вакыт булмасын ике улыбызны карыйбыз дип кенә торалар. Малайларымны тулысынча аларга ышандырып калдырам.
Нәрсә әйтәсе килә? Кайнана белән килен бер-берсен аңлап, килешеп яшәсеннәр иде. Танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның җырын үзләренә гаилә гимны итеп алсыннар иде!
«Гаиләләр гөрләшеп яши,
Барлык эшләр җайлана,
Яшәсәләр гел дус булып
Килен белән кайнана».
Гөлия Ибатуллина.
Фотода (гаилә архивыннан): Кайнана Чулпан Хөснетдинова үзенең киленнәре Алинә һәм Ләйсән белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев