30 май 2021 яңалыклары
-
Өченче чиратка – 53 миллион
“Гренада” паркын төзекләндерүнең өченче чиратына 53, 85 миллион сум акча кирәк.
-
Коткаручылар укыды
6нчы эзләнү-коткару отряды базасында җәйге чорда кызыну урыннарында һәм дәвалау-сәламәтләндерү лагерьларында эшләүче 35 кеше белем алды.
-
Азат Фәтхетдинов: “Коронавирусны беләбез!”
Татарстанның атказанган табибы, 2нче хастаханәнең баш табибы,”Фидакарь хезмәте өчен” медале иясе Азат Фәтхетдинов белән әңгәмә вакцинаны ясатыйммы, юкмы дип аптыраган кешеләргә үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
-
“КАМАЗ”лар китә
Агымдагы елның июль аенда газомоторлы 190 КАМАЗ автомобиле “Россия почтасы” маршрутлары буенча китә.
-
Килен кешегә нинди кагыйдәләр үтәргә?
Киленгә түбәндә язылган кайсыбер кагыйдәләрне үтәү бер дә артык булмас
-
Килен белән кайнана мөнәсәбәтләре нинди булырга тиеш?
Кайнана белән килен мөнәсәбәтләре элек-электән үк бик актуаль һәм иң күп сөйләнелә торган темаларның берсе булып торган. Инде борынгыдан ук килгән әйтем, мәкальләргә күз салсак, анда да килен белән кайнана турындагылары шактый. Араларында киленне дә, кайнананы да мактап, яисә киресенчә, начарлап язганнары бар. Менә шуларның кайсы берләре генә: «Килен кеше – ким кеше», «Көзге катык, көмеш кашык киявем белән кызыма. Язгы катык, ярык кашык киленем белән улыма», «Килен кайнана туфрагыннан ярала», «Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла».
-
Тавышны - үзебезнекеләргә
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында “Ел табибы- Ак чәчәкләр 2021” конкурсы номинантлары өчен интернет-тавыш бирү башланды.
-
Президентка – открытка
Президентка үзе ясаган открытка бүләк итте.