Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь

Халык фикере дә исәпкә алынсын иде

Шушы көннәрдә ТР икътисад министры Артем Здунов һәм бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов "Чаллы" индустриаль паркында булдылар. Аның инвесторы - Алексей Миронов җитәкчелегендәге "Еврогрупп" компаниясе. Очрашу барышында кунаклар әзер сәнәгать мәйданнарын карадылар һәм беренче резидентлар белән таныштылар. Якын араларда парк мәйданында робот техникасы үзәге һәм спирт калдыкларын эшкәртү заводы төзелер дип көтелә....

Шушы көннәрдә ТР икътисад министры Артем Здунов һәм бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов "Чаллы" индустриаль паркында булдылар. Аның инвесторы - Алексей Миронов җитәкчелегендәге "Еврогрупп" компаниясе. Очрашу барышында кунаклар әзер сәнәгать мәйданнарын карадылар һәм беренче резидентлар белән таныштылар. Якын араларда парк мәйданында робот техникасы үзәге һәм спирт калдыкларын эшкәртү заводы төзелер дип көтелә.

Робот техникасы үзәге генераль директоры Тимур Сатдаров сүзләренә караганда, аларга товар ташучы Россиядә бердәнбер. Ә бу үз чиратында, прототиплаштыру хезмәтләрен күрсәтү һәм роботлаштырылган комплексларны урнаштыру мәйданнарын киңәйтү мөмкинлеген тәэмин итә. Әлеге алгарышлар бит "КАМАЗ" дан тыш илнең башка автогигантлары өчен дә кызыклы һәм әһәмиятле.

Сәнәгать паркының икенче резиденты булып, Ташкенттан "Азия Ломаж Компани" ҖЧҖ вәкилләре килүе - моңа менә дигән дәлил. Предприятие эфирлы-альдегидлы фракциядән спирт җитештерүне планлаштыра.

- Россиядә безнең заводның аналогы юк. Татарстандагы спирт заводлары үз калдыкларын гына эшкәртәләр, ә без cезнең регионга яңа технология алып килдек, - ди компания җитәкчесе Садриддин Аширматов.

- Индустриаль парк мәйданында җитештерү зонасыннан тыш, даими эшләп торучы ЭКСПО-үзәк һәм парк хезмәткәрләре өчен яшәү һәм ял итү урыннары да төзелә. Ягъни уңайлы кунакханә, тулай торак, балалар бакчасы, спорт мәйданчыклары да була, - дип ышандырды проект җитәкчесе Владимир Микрюков.

"Чаллы" индустриаль паркының гомуми мәйданы 100 гектарга җыела. Әлеге проектка 13 млрд сумлык инвестицияләр тотылыр дип көтелә. Планлаштырылган төзелеш мәйданы - 580 мең кв. м, шул исәптән, җитештерү мәйданнары 520 мең кв. метр били. Паркта 3 мең эш урыны әзерләнә. Төзелеш 5 этапта алып барылыр һәм 2020 елга тәмамланыр дип көтелә.

PS. Сүз дә юк, яңа проектта барысы да исәпкә алынган һәм аны тормышка ашыру шәһәр бюджетына да азмы-күпме файда китерми калмас. Кагыйдә буларак, андый категориягә караган җитештерүгә салымы да саллырак салына. Ләкин табыш алу бәрабәренә җәмгыятебезнең әле савыгып кына килүче әхлакый-тәрбияви тәгълиматына төзәлмәслек зыян килмәсме? Чөнки нинди генә шәпле технологияләр кулланылса да, нинди генә матур исемнәр белән аталса да, ахыргы продуктның җисеме үзгәрми! Аракы исерткеч эчемлек булудан тукталмый! Болай да, шәһәрдәге һәр кибеттә, һәр сәүдә йортында киштә-киштә өелеп торган аракы "хөррияте"нә өстәп, "тиңе булмаган" спирт заводы төзү күпләрдә, бигрәк тә гади халыкта урынлы борчу тудыра. Айнык җәмгыять кенә акыллы һәм талантлы шәхесләр үстерүгә сәләтле икәнен дә тормыш үзе һәрдаим раслап тора. Ләкин еш кына әлеге тәгълимат түрәләр теләге-хөсете белән чагышмый. Айныткычларның кабаттан гамәлгә кайтуын да спирт заводы төзү белән бәйлисе килми. Бер генә теләк-киңәш: өске даирәләрдә имзаланган проектларда, иң беренче чиратта, гади халык мәнфәгате, халык фикере исәпкә алынсын иде...

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев