1 апрель 2015 яңалыклары
-
Сәйдә Мөхәммәтҗанова “Голос. Дети”ның финалына чыга ала!
"Беренче канал"ның "Голос. Дети-2" проектына, телевидение тамашачылары үтенече һәм канал карары белән, яңа этап өстәлә. Бу хакта проектның "ВКонтакте" челтәрендәге рәсми төркемендә хәбәр ителә. Өстәмә этап 10 нчы апрельдә, "Время" тапшыруы тәмамлануга, турыдан-туры эфирда узачак. Әлеге этапка ярым финалга чыккан, әмма алга таба узмаган барлык балалар эләгә. Көрәш барышында финалга...
-
Хәрби хезмәткә чакырылыш башлана
Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә язгы чакырылышка кагылышлы указны имзалады. Аның нигезендә быелгы язгы чакырылышта Россия буенча 150 мең 145 егет хәрби кием кияргә тиеш. Яз көне хәрби хезмәткә 18-27 яшьлек егетләр 1 апрельдән алып 15 июльгә кадәр вакыт аралыгында алына.
-
Бүләкләр әзерләргә вакыт
Эшмәкәрлек буенча кризиска каршы штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесенә "Чаллы сувениры" осталарының эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. "Курчаклар мастеры" халык иҗаты осталарына ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Валентина Шевелева әйтүенчә, бүгенге көндә Чаллыда дистәләгән уникаль остаханәләр эшли. Аларда җитештерелгән үзенчәлекле сувенирларны халыкка сату максатында, 4 ай элек махсус кибет тә ачылды. Анда кулдан...
-
Халык фикере дә исәпкә алынсын иде
Шушы көннәрдә ТР икътисад министры Артем Здунов һәм бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов "Чаллы" индустриаль паркында булдылар. Аның инвесторы - Алексей Миронов җитәкчелегендәге "Еврогрупп" компаниясе. Очрашу барышында кунаклар әзер сәнәгать мәйданнарын карадылар һәм беренче резидентлар белән таныштылар. Якын араларда парк мәйданында робот техникасы үзәге һәм спирт калдыкларын эшкәртү заводы төзелер дип көтелә....
-
Эшлекле сөйләшү
Чаллының "Ата-аналар контроле" оешмасы ата-ана һәм балалар хокукларына кагылышлы очрашулар үткәрә. Бу юлы "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсендә алар прокуратура, Роспотребнадзор һәм мәгариф идарсе вәкилләре белән "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү үткәрделәр. Чарага Татарстан Дәүләт Советының социаль комитет рәисе Светлана Захарова, шәһәр советы депутатлары Әсхат Галиев һәм Гөлнара Бариева килгән иде....
-
Әзерлек башланды
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан буенча секретаре, Татарстан дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда төбәк киңәшмәсе үткәрде. Анда Татарстан Президентын һәм җирле үзиадарә органнарына депутатлар сайлау мәсьәләсе каралды. Бүгенге көндә Татарстандагы 136 меңнән артык кеше "Бердәм Россия" фиркасе әгъзасы булып тора. Узган елда 2 408 кеше партиягә кабул ителде. Фәрит Мөхәмммәтшин...
-
Финанс пирамидаларына каршы ничек көрәшергә?
Билгеле булганча, узган ел азагында Татарстанда финанс пирамидалары бер-бер артлы "җимерелә" башлады. Шулрәвешле, әлеге оешмалар тозагына эләккән, алардан зыян күрүчеләр саны да артты. Нәтиҗәдә, Татарстанның бу өлкәгә җаваплы идарәчелекләре финанс базарындагы әлеге проблеманы юкка чыгару юнәлешендә актив эш башлап җибәрде. Хәер, финанс базарындагы шикле оешмаларны хәзер финанс пирамидасы дип атамыйлар....