Бәйрәм иттек көн буе
1 Майда плакатлар, шарлар тотып халык урамга, паркларга чыкты. Бәйрәмне шәһәрдәшләребез үзләре теләгәнчә күңелле итеп уздырдылар.
Яз һәм Хезмәт бәйрәме митинг белән башланып китте. Анда шәһәр хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче 15 меңнән артык кеше катнашты. Шәһәр җитәкчелеге, халыкны бәйрәм белән котлап, хезмәтләре һәм бердәм булганнары өчен рәхмәт белдерде. Сугыш һәм...