Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәм иттек көн буе

1 Майда плакатлар, шарлар тотып халык урамга, паркларга чыкты. Бәйрәмне шәһәрдәшләребез үзләре теләгәнчә күңелле итеп уздырдылар. Яз һәм Хезмәт бәйрәме митинг белән башланып китте. Анда шәһәр хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче 15 меңнән артык кеше катнашты. Шәһәр җитәкчелеге, халыкны бәйрәм белән котлап, хезмәтләре һәм бердәм булганнары өчен рәхмәт белдерде. Сугыш һәм...

1 Майда плакатлар, шарлар тотып халык урамга, паркларга чыкты. Бәйрәмне шәһәрдәшләребез үзләре теләгәнчә күңелле итеп уздырдылар.

Яз һәм Хезмәт бәйрәме митинг белән башланып китте. Анда шәһәр хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче 15 меңнән артык кеше катнашты. Шәһәр җитәкчелеге, халыкны бәйрәм белән котлап, хезмәтләре һәм бердәм булганнары өчен рәхмәт белдерде. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына, хуҗалыкның барлык өлкәләрендә эшләүчеләргә җылы сүзләр яңгырады.

Укытучылар, табиблар, КАМАЗ хезмәткәрләре, ветераннар һәм яшьләр, кулга-кул тотынышып, Тынычлык проспекты буйлап үттеләр.

Бәйрәм чаралары көн буе дәвам итте. ГЭС Һәм Яңа шәһәрнең ял паркларында карусельләр эшли башлады. Биредә балалар әти-әниләре белән рәхәтләнеп яңа аттракционнарда күңел ачтылар.

"Энергетик", "КАМАЗ" мәдәният сарайлары, шәһәр фонтаннары янында концерт-тамашалар оештырылды. Озын салкын кыштан соң язны зарыгып көткән бакчачыларга да 1 Май чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Бу көнне бакчаларга автобуслар йөри башлады. Кыскасы, Чаллыда Яз һәм Хезмәт бәйрәме бик күңелле һәм файдалы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев