2 февраль 2015 яңалыклары
-
Урамнар якты булыр
Бүгенге көндә Чаллыда караңгы вакытта 30 километр урам яктыртылмаган. Болар Җиңүнең 40 еллыгы, Галиәскар Камал урамнары, Йорт төзүчеләр бульвары, 50 нче һәм 48 нче бистәләр. Яктырткычларны урнаштыру өчен шәһәр казнасыннан 30 миллион акча бүлеп бирелә, шуларның 20 миллионы яктырту җайланмаларын сатып алу өчен булса, 10 миллионы искергәннәрен төзекләндерү өчен. Чаллыда...
-
Язучылар белән очрашулар
Быел Яр Чаллы язучылар оешмасы үзенең 35 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан шәһәребез мәктәпләрендә язучылар, шагыйрьләр белән очрашу кичәләре башланып китте. Әдипләребез балаларны үз иҗатлары белән таныштыралар, балалар исә үз чиратларында аларның шигырь-хикәяләрен укып күрсәтәләр, сүзләренә язылган җырларын башкаралар. Рәшит Бәшәр, Факил Сафин, Мирһади Разов, Галиәхмәт Шаһи, Рәзинә Мөхияр...
-
Безнекеләр җиңүче
Чаллы спортчылары Бөгелмәдән 4 алтын, 6 көмеш, һәм 2 бронза медаль алып кайттылар. Грек-рим көрәше буенча шәһәрдәшләребез Татарстан чемпионатында әнә шундый зур уңышларга ирештеләр. Ярышта республикабызның 12 шәһәреннән һәм районнарыннан 89 спортчы катнашкан иде. Безнең шәһәр командасы нигездә "Витязь" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр тәшкил итте. Шәхси нәтиҗәләр буенча...
-
Февраль - гастрольләр ае
1 февральдә Чаллы татар драма театры артистлары Тукай районы Теләнче Тамак авылында яшүчеләргә осетин драматургы Георг Хугаевның «Минем кайнанам» комедиясен күрсәттеләр. 4 февральдә труппа Чаллыда яшәп иҗат итүче драматург, Татарстанның халык артисты Булат Сәлаховның «Яр» драмасы белән Түбән Камага бара. 6 февральдә Түбән Кама драма театры бездә Рөстәм Галиевнең «Кадер...
-
Быел Чаллыда 43 йорт төзелә
2015 елда Чаллыда 43 йорт төзергә планлаштыралар. Димәк, быел 5 мең фатирда өй туйлары үтә. План буенча, Мәләкәс аръягы, 40, 53, 60 һәм 65нче бистәләрдә, "Чаллы Яр", Кояшлы парк" торак микрорайоннарында, ГЭС бистәсендә яңа йортлар, барлыгы 340 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Аларның 18,4 мең квадрат метры...