Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Февраль - гастрольләр ае

1 февральдә Чаллы татар драма театры артистлары Тукай районы Теләнче Тамак авылында яшүчеләргә осетин драматургы Георг Хугаевның «Минем кайнанам» комедиясен күрсәттеләр. 4 февральдә труппа Чаллыда яшәп иҗат итүче драматург, Татарстанның халык артисты Булат Сәлаховның «Яр» драмасы белән Түбән Камага бара. 6 февральдә Түбән Кама драма театры бездә Рөстәм Галиевнең «Кадер...

1 февральдә Чаллы татар драма театры артистлары Тукай районы Теләнче Тамак авылында яшүчеләргә осетин драматургы Георг Хугаевның «Минем кайнанам» комедиясен күрсәттеләр. 4 февральдә труппа Чаллыда яшәп иҗат итүче драматург, Татарстанның халык артисты Булат Сәлаховның «Яр» драмасы белән Түбән Камага бара.

6 февральдә Түбән Кама драма театры бездә Рөстәм Галиевнең «Кадер кичәсе» драмасын күрсәтәчәк. Спектакль 19 сәгатьтә башлана. 12 февральдә шулай ук алмаш гастрольләр белән Чаллы труппасы Әтнәгә Хәбир Ибраһим һәм Рәдиф Сәгъди бергәләп язган «Кияү абый» комедиясен алып бара. 13 февральдә Менделеевский районы «Ижминводы» санаториендә безнең артистлар Илдар Юзиевнең «Гашыйклар тавы» мелодрамасын уйнаячаклар.

Шунысын да искәртеп үтик, узып баручы сезон, (хәер, элеккегеләре кебек үк) гадәттәгечә гастрольләргә бай. Артистларыбыз Татарстанда да, республикадан читтә дә күп чыгыш ясыйлар. Әйтик, 2015 елның башында ук 7 гыйнварда, Самарада бер көндә ике спектакль күрсәтелде: балалар өчен Эсфир Яһудинның «Былтыр кызы» әкияте һәм инде атап үтелгән «Кияү абый».

9-12 декабрь көннәрендә шушы ук спектакль белән артистлар Бөгелмә - Ютазы районы Урыссу поселогы - Башкортостанның Октябрьский шәһәре - Оренбург маршруты белән йөреп кайттылар. Ә'апрель башында, театрның 25 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан труппа Казанның К. Тинчурин исемендәге драма театрында һәм Г. Камал исемендәге академия театрының кече залында барысы бергә алты спектакль күрсәтергә җыена.

Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев