3 апрель 2016 яңалыклары
-
Һиндстаннан "күчтәнәч" белән
Чаллыда яшәүче берәү Һиндстаннан кызамык авыруы алып кайткан. Бу быел теркәлгән беренче очрак. Узган ел аның белән авыруның 4 очрагы теркәлгән. Кызамык бик куркыныч авырулардан санала, аннан бердән-бер саклану чарасы - вакцина ясату. Әйтеп үтелгән 5 очракта да авыру ияртүчеләр кызамыктан прививка ясатмаган булган.
-
Имтиханнарга әзерләнү мәктәбе ачылды
Татарстанда «Сәләт-Олимп» олимпиадага һәм БДИга әзерлек мәктәбе ачылды. Ул "Байтик" балалар савыктыру лагеренда 3 апрельгә кадәр эшләячәк. Мәктәп "Сәләт" республика яшьләр иҗтимагый фонды һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан гамәлгә куела. Татарстан Республикасының акыллы яшьләре математика, информатика һәм җәмгыять белеме буенча белемнәрен...
-
Физкультура дәресләрендә - самбо
Мәктәпләр физкультура буенча программага самбо элементларын кертә ала. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте. "Физкультура дәресләрен укучылар өчен файдалы һәм кызыклы итү мөһим. Без, һәрбер мәктәп укучыларына үзләрен спортның төрле төрләрендә сынап карау мөмкинлеге бирә алсын өчен, махсус программалар җыелмасын тәкъдим итәбез", - дигән министр....