3 апрель 2020 яңалыклары
-
Хаертынов: Битлекләрне күбрәк кеше киеп йөргән очракта гына сакланып була
Белгеч битлекләрнең һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган инфекцияләрне профилактикалауның мөһим чарасы булуын әйтте.
-
Ана капиталы алу тәртибенә үзгәрешләр кертелде: капиталга бәйле 5 ЯҢАЛЫК
Быел Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга Юлламасында тәкъдимнәренең берсе ана капиталы турындагы законга үзгәрешләр кертү иде. Әлеге төзәтмәләр хакында Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатма бирде.
-
Большаков Конституциягә төзәтмә турында: Бу – сәясәтне чынбарлыкка яраштырып көйләү
Россиянең Төп законына чит илдә яшәүче ватандашларыбызга ярдәм күрсәтү турындагы пункт өстәләчәк.
-
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында яшь инспекторларны дистанцион рәвештә укыталар
Яшь инспекторлар остазлары белән бергә «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия бәйгесенә әзерлекне дәвам итә.
-
Ирем үлгәнгә бер ел да үтми, улым: «Әни, гафу ит, мин әти янына», дип язып калдыра …» [гыйбрәтле хәл]
Бер көнне ишектә кыңгырау шылтырады. Кызым килергә тиеш иде. Сорап тормадым, бардым да ачтым. Күрәм: анда таныш түгел урта яшьләрдәге бер хатын басып тора. «Минзифа апа, кертәсеңме?» – диде ул, күптәнге танышым кебек. Мин бераз аптырабрак калдым, чөнки кем белә бит бу тормышта кемнең кем икәнен.
-
Мәскәүдә коронавируслы сабый туган
Мәскәү шәһәренең коронавируслы пациентларны госпитализацияләү өчен үзгәртеп корылган 15нче хастаханәсендә, коронавирус белән зарарланган бала туган. Бу хакта «Лента.ру» яза.
-
Коронавирус йоктырган Коммунарканың баш табибы авыруның катлаулылыгы турында сөйли
Коронавирус йоктырган Коммунарканың баш табибы авыруның катлаулылыгы турында сөйләде. Нәкъ менә өзлегүләрнең чагылышы авыру үлеменең сәбәбе булып тора. Коронавирус белән зарарланган Коммунаркадагы хастаханәнең баш табибы Денис Проценко яңа инфекциянең катлаулануы турында сөйләде.
-
Лилия Галимова: «Балалар бакчасы өчен түләү мәсьәләсе хәл ителә»
Казанда коронавирус белән авырган 4 кеше терелеп, хастаханәдән чыгарылган. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән онлайн очрашуны шушы куанычлы хәбәрдән башлады. Юллар ябык, таләпләрне үтәмәгән өчен штрафлар, белешмәсез чыгу юк – брифингта шулар хакында сүз барды.
-
Азнакайда яшәүче ир-ат бертуганының алты яшьлек кызын көчләүдә гаепләнә 18+
Хәзерге вакытта 36 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган һәм суд психологик-психиатрия экспертизалары билгеләнгән.
-
Казанда урамда йөрү өчен белешмә сатучыларны тоткарладылар
Белешмәләрне 1000 сумнан 2000 сумга сатканнар.
-
Үзизоляция вакытында иммунитетны ничек ныгытырга?
Инфекционист Илья Акинфиев үз-үзеңне изоляцияләү вакытында иммунитетны саклау өчен еш кына бүлмәләрне җилләтергә кирәк ди. Моннан тыш, табиб сәламәт йокы мөһимлеген билгеләп үтте, аның өчен уңайлы карават һәм матрац, шулай ук дөрес яктырту кирәк.
-
Путин эшләми торган көннәрне ай азагына кадәр озайту хакында белдерде
Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә белдерде.