Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Ирем үлгәнгә бер ел да үтми, улым: «Әни, гафу ит, мин әти янына», дип язып калдыра …» [гыйбрәтле хәл]

    Бер көнне ишектә кыңгырау шылтырады. Кызым килергә тиеш иде. Сорап тормадым, бардым да ачтым. Күрәм: анда таныш түгел урта яшьләрдәге бер хатын басып тора. «Минзифа апа, кертәсеңме?» – диде ул, күптәнге танышым кебек. Мин бераз аптырабрак калдым, чөнки кем белә бит бу тормышта кемнең кем икәнен.

    Минем уйларымны ул да сизде бугай. «Минзифа апа, минем исемем Галия. Сез мине белмисез, ә мин сезне күптәннән беләм» – диде ул, бик ышанычлы итеп. Шул мизгелдән соң кинәт минем дә күңелемдәге икеләнүләрем юкка чыкты һәм «Әйдә керегез», – дип, мин аңа юл бирдем. Өйгә керү белән, ул бик җитди эш башларга җыенган кеше кебек: «Минзифа апа, мин синең янга бик зур үтенеч белән килдем, ләкин башта утырып дога кылыйк әле», – диде. Ә мин бу сүзгә бик юмарт. Шулай ук: «Бөтенләй динсез кеше дә түгел бугай», – дип уйлап алдым.

    Утыргач, ул бераз каушабрак: «Минзифа апа, мин синең эшеңне калдырам инде, син мине гафу ит, ләкин сөйләми дә булдыра алмыйм, чөнки ул минем күптәнге хыялым. Тик мин сүзләремне кыскарак сөйләргә тырышырмын», – дип, яшьле күзләре белән миңа карап, кулларымны кысты. «Беләсеңме, Минзифа апа, тормышымның иң авыр көннәрендә миңа сезнең «Кайда ялгыштык?» дигән язмагызны укырга туры килде. Ул күптән, 1990нчы елның 6нчы февралендә «Ватаным Татарстан» газетасында басылып чыккан булган. Мин аны кат-кат укыдым һәм, Минзифа апа минем йөрәгемне әрнетеп йөргән бөтен сорауларыма да дөрес җавап язган, дип кабул иттем. Анда язган барлык сүзләр дә минем исемдә, ләкин мин кыскача гына сөйләргә тырышырмын.

    Сез анда болай язган идегез: «Без балаларны беренче урынга куябыз. Алар безнең тормышыбызның яме. Тормышыбыз ничек кенә авыр булмасын, без аларга авырлык китермәскә, тәмлерәк ашатырга, матур итеп киендерергә тырышабыз» . Халык мәкале, ни чәчсәң, шуны урырсың, ди. Ләкин, кызганычка, без алардан нинди генә җаваплар алмыйбыз. Чөнки без аларның тышкы дөньяларын бизәү белән канәгатьләнеп, эчке дөньяларын матур сыйфатлар белән бизәүне онытып җибәрәбез. Бу безнең иң беренче зур хатабыз. Икенчесе – ана кеше йомшак бәгырьле. Шуның өчен дә бала күбрәк анага сыена. Баланың гаебен күреп, әтисе ачуланса да, ана йөрәге түзми: «Каныктың инде шуңа», – дип куя. Бу инде безнең икенче хатабыз. Чөнки бу сүзләр бала күңелендә әтисенә карата үч-нәфрәт булып урнаша. Шуның өчен әни кешегә андый вакытта сабыррак булырга кирәк.

    Тормыш булгач, төрле чак була. Беркемнең дә тормышы гел көзгедәй ялтырап тормый. Ләкин бала алдында бер-береңне хурлау, пычрак сүзләр әйтү бик зур хата. Бала андый сүзләргә күнегеп үссә, андый сүзләр аңа инде гади булып санала: ул аларны кемгә әйтсә дә, тартынып тормый. Мин үзем тыныч тормышта үскән баланың гына күңеле тыныч буладыр дип уйлыйм». Аннан, күз яшьләрен тыярга тырышып, бер мизгел генә туктап торды. «Беләсеңме, Минзифа апа, мин бит яшьлек белән шушы язганнарның бөтенесенә дә капма-каршы эшләгәнмен. Шуның өчен эчтән үз-үземне ашап, үкенеп гомерем үтә. Минем хаталарны башкалар кабатламасын иде дип, халкыма җиткерәсем килә», – диде дә, сораулы күзләре белән миңа карады. Мин аңа: «Ярый, сөйләп кара, тыңлап карыйк», – дидем. Ә ул: «Ниятемне кире какмавыгыз өчен дә сезгә бик зур рәхмәт», – диде дә, күзләрен еракка төбәп, үткәннәрне исенә төшереп, сөйләп китте.

    «Без иптәшем Вәли белән ике ел йөреп өйләнештек. Моңа һәр ике яктан әти-әниләр бик шатландылар. Ике елдан соң, бик көттереп кенә улыбыз туды. Аңа Гали исеме куштык. Ул чакта бездән дә бәхетле кеше булмагандыр. Ирем Вәли эчми-тартмый, үзе шундый эшчән, сабыр холыклы, ул көннәрдә безгә карап күпләр шатланды, көнләшүчеләр дә аз булмады.

    Бала безнең тормышта беренче урынга күчте. Ни сораса шуны алып бирдек, матур киендерергә, тәмле ашатырга тырыштык. Киләчәккә хыяллар белән рухланып яшәдек. Шатлыклы көннәр тиз үтә. Балабызның 5 яшькә җиткәнен дә сизми калдык. Әмма бәхет белән бәхетсезлекнең янәшә йөрүе хак икән.

    Балабызга 5 яшь тулгач, мин айдан артык больницада ятып чыктым. Бу вакытта бала бакчага йөрде, күбрәк әби-бабаларында яшәде. Больницадан мине «башка балагыз булмый», дип чыгардылар. Бу безнең өчен бик зур фаҗига булды. Димәк, балабызның бер туганы да булмаячак.

    Мин юкта балабыз бик нык үзгәргән, мине юксынып, көйсезләнеп елаган, аны жәлләп, бар да иркәләгән, көйләгән. Мин кайту белән: «Әти мине ачуланды, башыма сукты», – дип, әләкләп тә өлгерде. Балага сугу үзеңә сугудан да авыр бит ул. Бу сүз шундук минем йөрәккә кадалды һәм үз гомеремә җитте.

    Ул көнне, Вәли эштән кайткач, без өчәү бик озаклап сөйләшеп утырдык. Сүз арасында ирем: «Малай үзен яхшы тотты», – дип, мак­тап куйды. Галинең зарлануы турында аңа әйттем. Вәли Галидән: «Ник алдыйсың?» – дип сорады. «Мин сине ачуландым гына» – диде. Күңелемнән мин ышанмадым, чөнки ничә ел торып, балага түгел, миңа да кул күтәргәне булмады. Галигә карап: «Улым, алай алдарга ярамый, әтиеңнән гафу үтен» – дидем. Ул гафу үтенмәде, бүлмәсенә кереп, туйганчы елады. Ә мин ни дияргә дә белмәдем, бала да жәл, иремә дә ышанасы килде.

    Бәлки, онытылган да булыр иде, ләкин йөрәктәге беренче яраны тирәнәйтеп, бу хәлләр вакыт-вакыт кабатланып торды. Бала аркасында икебезнең арабыз салкыная барды.

    Бала укырга кергәч, тормышыбыз тагын да авырайды. Гали укырга яратмады. Нинди генә сәбәпләр тапмадык, ничек кенә үгетләмәдек, ниләр белән генә кызыктырмадык, тик файдасы тимәде.

    Мондый чакларда, артык үзәгемә үткәч, үземнең дә суккалаган чакларым булды. Әтисе ачулангач та гел аны жәлләдем, араларына кердем. Өй эшләрен гел икәү карадык. «Әтиең белән эшлә» – дисәм. «Кирәкми, ул минем башыма суга» – ди иде. Вәлигә: «Эшем күп, баланың дәресен караш, башына сугып миңгерәүләттең дә, хәзер миңа калды», – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Вәли урыныннан сикереп торды да, минем каршыма килеп, әрнүле караш ташлап, димәк, син дә бу сүзләргә ышангансың икән, дип, ярсып, өйдән чыгып китте. Әйткән сүз кире кайтмый шул.

    Шулай бик авырлыклар белән улыбыз җиденче класска җитте. Беркөнне Галидән әтисенә көндәлеген күрсәтергә куштым. «Ул укытучыда калды» – диде. Безне мәктәпкә чакырмасалар, бу хәл дә бәлки шулай шома гына үткән булыр иде. Мәктәпкә әтисе барды. Билгеле инде, мактарга чакырмаганнар. Укытучы Галидән бик зарланган, көндәлеге аңарда булуы турында да Гали алдаган.

    Өйдә тавыш чыкты, бу юлы икебез дә Галине ачуландык. Миннән дә бигрәк әтисе тиргәде. Ул аңа мине алдавы турында да, укыту­чыларны алдавы турында да әйтте. Шулчак Гали әтисен кочаклап: «Мине гафу ит», – дип, ярсып-ярсып елады.

    Вәли кинәт айнып киткәндәй булды, сәгатенә карап, ашыга-ашыга, төнге сменага чыгып китте. Ә мин бушанганчы еладым да еладым. Әмма күпме генә еласам да бушана алмадым, йөрәк ныграк әрнеде. Чөнки улымның әтисен кочаклап: «Мин башка әнине алдамам», – дигән сүзләре йөрәгемә ук булып кадалган иде шул. Ул минутларның авырлыгын гомерем буена оныта алмадым. Бала мине алдаган, ә мин олы булып аңламаганмын. Төн буе күзгә йокы кермәде. Гали дә йокламады, ләкин күпме генә әрнесәң дә үткәннәрне кире кайтарып булмый шул.

    Иртәнге сәгать өчләрдә тәнем кинәт эсселе-суыклы булып китте. Күңелемне курку басты. Иртәнге биштә кыңгырау тавышы ишетелде. Шул вакыт күңелемдә әллә нинди шомлы уйлар туды. Ишекне ачсам, Вәлинең бергә эшләгән иптәше басып тора. «Безнең эштә авария булды, куркыныч түгел, Вәли әлегә больницада калды, мине сезне алып килергә җибәрде», – диде. Больницага киттек, ләкин соң иде инде. Ул көннәрнең авырлыгын язып бетерерлек кенә түгел. Ба­ры үз башына төшкән кеше генә аңлый.

    Әтисе үлгәч, Гали үзгәрде. Алыштырып куйдылармыни. Юньләп ашамады, иптәшләре янына чыкмады. Өйдә дә сөйләшмәде, боекты, ябыкты, күп вакыт йокыдан торганда күзләре кызарып беткән була иде. Шундый сүзчән малай үз эченә бикләнде дә куйды. Әллә әтисен сагынды, әллә үкенде, еш кына төнлә төшендә әтисен күреп, саташып уяна торган булды.

    Вәлигә бер ел дигәндә, улым Гали өстәлдә соңгы язуын калдырган: «Әни, мине гафу ит, мин әти янына киттем», – дигән. Бу хәлләрне, кичерешләрне кәгазьгә язып кына аңлату мөмкин түгел.

    Яшьлек белән шундый хаталарны башкалар кабатламасын дигән фикердә калам»

     

    Татар-тудей

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: