4 май 2021 яңалыклары
-
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Фокеевич Никулинны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Яр Чаллы мэры урынбасары Ирина Сагидуллина һәм Үзәк район администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов аңа Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар.
-
Республика ифтарында катнашучылар шәһәр яны поездларында бушлай йөри алачак
Чара 11 майда узачак.
-
Биш кафеның эшчәнлеге вакытлыча туктатылды
Роспотребнадзор белгечләре белем бирү оешмаларында кайнар туклануны оештыру, иртәнге фильтр, җәмәгать туклануы, сәүдә, сәнәгать, автотранспорт предприятиеләре, медицина оешмалары, спорт комплекслары һәм сәүдә үзәкләрен тикшерү буенча эшне дәвам итәләр. Узган атнада 34 предприятие тикшерелгән.
-
Май – талпаннарның актив чоры
«Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» нең дәвалау мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Әгъләмова талпан энцефалитыннан саклану чаралары турында сөйләде.
-
Сәүдә үзәгендә 600 кеше прививка ясаткан
Чаллыда коронавирустан беренче компонентны 34500 кеше ясаткан, икенчесен – 24492 кеше
-
Чаллыда 10 мең бала дежур төркемнәргә йөри
9500 нәни чаллылы өчен 4-7 майда бакчаларда дежур төркемнәр оештырылды.
-
Элеватор тавындагы янгында 3 кешенең гомере өзелгән
Коткаручылар белдерүенчә, ут төзек булмаган электр чәйнеге аркасында килеп чыккан.
-
Чәчәкләр бәйрәме булмаячак
Әмма һәр районда һәм шәһәр күләмендә чәчәкләр белән бизәлгән иң яхшы ишегалды, йорт, подьезд бәйгеләре узачак.