Элеватор тавындагы янгында 3 кешенең гомере өзелгән
Яңалыклар тасмасы

Элеватор тавындагы янгында 3 кешенең гомере өзелгән

Коткаручылар белдерүенчә, ут төзек булмаган электр чәйнеге аркасында килеп чыккан.

1 май көнне Элеватор тавы бистәсенең Крахмальная урамындагы агач йортта янгын чыгу сәбәпле өч кешенең гомере өзелде. Янгыннан калган өем арасында 56 һәм 63 яшьлек ир-атларның үле гәүдәләре табылды. Аларга кунакка килгән 62 яшьлек бертуганнары БСМП да җан биргән. Коткаручылар белдерүенчә, ут төзек булмаган электр чәйнеге аркасында килеп чыккан.


01 пожар огонь мчс

Нет комментариев