Май – талпаннарның актив чоры
«Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» нең дәвалау мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Әгъләмова талпан энцефалитыннан саклану чаралары турында сөйләде.
Ул май аенда талпаннарның иң актив чоры дип ассызыклады. «Безнең зонада талпаннар актив таралган. Әмма бу бөҗәкләр талпан энцефалитын гына түгел, ә боррелиоз, гранулоцитар плазмоз, эрлихиозны да тарата. Энцефалиттан вакцина бар, башка авырулардан юк», – дип аңлатты ул.
Белгеч Чаллыда талпан инфекцияләре белән авыручылар санының түбән булуын билгеләп үтте. Узган ел талпан энцефалиты очрагы теркәлмәгән. Әмма кайбер категория гражданнарга вакцинация бик кирәк. Бу категориягә урманда, авыл хуҗалыгында, ял итү базаларында эшләүчеләр керә. Алар шифаханәләрдә вакцина алырга мөмкин. Аны башка кешеләр дә ясата ала, тик алар өчен ул түләүле. Вакцина түбәндәге схема буенча ясала: мәсәлән, бүген, бер айдан, бер елдан. Кирәге чыккан саен һәр өч елда шушы тәртиптә ясарга кирәк. Прививканы 6 айлык балаларга да ясыйлар. Бүгенге көндә 600 кеше беренчел вакцина ясаткан, 200 кеше – икенче тапкыр.
«Вакцинация талпан энцефалиты кебек куркыныч чирне булдырмый калу өчен иң нәтиҗәле ысул. Калган инфекцияләр белән антибиотиклар ярдәмендә көрәшергә була. Әгәр кеше талпан инфекцияләренең берсе белән авырса, аның температурасы күтәрелә, тешләнгән урын кызарып чыгарга мөмкин. Мондый кешене йогышлы авырулар хастаханәсенә озаталар. Энцефалитка каршы талпан иммуноглобулины кертелә», – дип аңлатты баш табиб урынбасары.
Талпан кадалган кеше травматология пунктына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Анда хирург талпанны дөрес итеп чыгара. Әгәр кешеләр аны үзләре чыгарган икән, бик игътибарлы булырга кирәк: талпанның башы калмасын. Аннан соң антисептик эшкәртү үткәрергә кирәк. Тешләгән урынны вазелин белән сыларга ярамый. Теләге булган кеше тере талпанны тикшерүгә җибәрергә мөмкин.
Моннан тыш, һәрвакыт дөрес киенергә кирәк: киемне итекләр эченә тыгарга киңәш ителә. Баш һәм муенны каплау мәҗбүри. «Муен һәм баш үзәк нерв системасына якын урнашкан. Әгәр бу урыннарда талпан тешләгән икән, кичекмәстән шифаханәгә барырга һәм иммуноглобулин кертергә кирәк. Ул 10 кг тән массасына 1 мл исәбеннән эшләнә. Чикләүләр юк. Моны тешләгәннән соң 4 тәүлек эчендә эшләү мөһим», – диде Татьяна Әгъләмова.
Фото yandex.ru сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев