10 февраль 2017 яңалыклары
-
Салават өченче тапкыр бабай булган!
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов өченче тапкыр дәү әти булды! Бу хакта ул Инстаграмдагы аккаунтында хәбәр итеп, сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу фотосы белән уртаклашты. - Хатыным, ике кияү, балаларым, оныкларым белән минем өченче оныгымны каршыладык. Улым гына фотода юк, мәктәптә иде, - дип язган Салават Зәкиевич. Салават әфәндене,...
-
Татмедиа һәм Татарстан журналы әдәби бәйге игълан итә
Татарстан Республикасының "Татмедиа" массачыл коммуникацияләр агентлыгы һәм "Татарстан" журналы әлеге журналның әдәби премиясенә бәйге башлануы турында игълан итә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, "Татарстан" журналының әдәби премиясе республика матур әдәбиятына үзеннән өлеш кертә алган авторларны табу һәм билгеләү максатыннан уздырыла.
-
Чаллыда кәләшләр өчен бәйге үтә
19 февральдә Чаллыда «Бриллиант кәләш-2017» бәйгесе башлана. Анда Татарстаннан 25 кызны сайлап алачаклар. Бәйгедә катнашу өчен 1 мартка кадәр гариза тапшыру кирәк. Быелгы чара "корыч туй" темасы кысаларында үтәчәк. Чөнки бәйгегә 11 ел тула. Бәйгегә гаризалар тапшыру өчен әлеге сылтамага керегез - заявка на участие
-
687 миллион бурыч
Чаллы халкының торак-коммнуль хуҗалыгы хезмәтләре өчен зур күләмдә бурычы җыелган. Бүгенге көнгә әлеге сумма узган елгы белән чагыштырганда 58 миллионга артып 687 миллионны тәшкил иткән. Торакчылар шәһәрдәшләребезгә түләүләрне вакытында башкарырга кирәклеген искәртә. Юкса, бурычлыларга катгый чаралар күреләчәк.
-
Бәя арту очракларын тикшерәчәкләр
Русия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенә карабодайның бәясе югары булудан зарланган мөрәҗәгатьләр килеп тора. Берәү «Ашан» гипермаркетында карабодайның килограммы 56 сумнан 97 сумга кадәр күтәрелгәнен хәбәр иткән. «Ашан», «Бәхетле - 1», «Агроторг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, «Тандер» «ТД «Перекресток» акционерлык оешмаларын тикшергәннән соң, аларда «Көндәшлекне яклау турында»гы федераль законны бозу...
-
"Пакет" эшли башлады
Русиядә «җинаять турында хәбәр итмәү» маддәсе нигезендә беренче хөкем карары чыгарылды. Әлеге маддә 2016нчы елда «Яровая пакеты» дип аталган кануннар гамәлгә кергәч эшли башлаган иде. Әстерханда яшәүче Улубек Гафуров, танышының террорчылар ягында сугышып йөрүен белә торып, хокук сакчыларына хәбәр итмәгән, дип табылган һәм 70 мең сум штрафка тартылган. beznen.ru