Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татмедиа һәм Татарстан журналы әдәби бәйге игълан итә

Татарстан Республикасының "Татмедиа" массачыл коммуникацияләр агентлыгы һәм "Татарстан" журналы әлеге журналның әдәби премиясенә бәйге башлануы турында игълан итә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, "Татарстан" журналының әдәби премиясе республика матур әдәбиятына үзеннән өлеш кертә алган авторларны табу һәм билгеләү максатыннан уздырыла.

Премия алырга дәгъва кылган роман, повесть, хикәяләр моңа кадәр беркая да басылмаган булырга тиеш. Аларның я Татарстан турында, я Татарстан авторлары тарафыннан язылуы мәҗбүри. Кулъязмалар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә кабул ителә - рус һәм татар телләрендә.

2017 елның декабрь аенда бәйгенең жюри әгъзалары рус һәм татар телләрендә берәр җиңүчене билгеләячәк. Гран-при отучының әсәре китап булып бастырылачак. Катнашучыларга кулъязманың электрон вариантын, үзе турында кыскача биографик белешмә һәм әсәрнең синопсисын tatarstan@tatmedia.com электрон адресына җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X