11 апрель 2015 яңалыклары
-
Яшь гаиләләр өчен түләүсез мастер-класс оештырыла
25 апрельдә "Орион" яшьләр үзәгендә шәһәребезнең яшь гаиләләре өчен түләүсез мастер-класс оештырыла. Аның кысаларында белгечләр бала тәрбияләү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, социаль ипотека белән бәйле сорауларга җавап бирәчәкләр. Чарага яшьләр үзәгенең интернет сайты аша алдан язылу мөһим.
-
9 айлык бала җил чәчәгеннән үлгән!
Җил чәчәге авыруы белән чирләп, 9 айлык баланың тән температурасы күтәрелә. Алар сырхауханәгә баргач, балага температура төшерә торган укол ясыйлар һәм яткырырга буш урыннар юк дип өенә кайтарып җибәрәләр. Икенче көнне аның хәле тагын да авырая һәм бала өендә җан бирә. Казанда булган бу фаҗига буенча җинаять эше ачканнар. Хәзер...
-
Ашыгу гаепле
Апрельнең беренче ун көнендә Чаллыда матди зыян килгән - 15, кеше сәламәтлегенә зыян килгән 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 4 апрель көнне Мәскәү - Уфа юлының 1068нче километрында зур тизлектә барган «DAEWOO NEXIA» машинасы идарә итүне югалтып юл кырыена төшеп әйләнә. Татарстан поселогында яшәүче 22 яшьлек йөртүче ир-егет авария урынын ташлап...
-
Эшмәкәрлеккә – йөз белән
Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барган сәясәт эшмәкәрлек үсешенә ышанычлы гарантия бирә. Илдәге кризиска карамастан, республикада эшмәкәрлекне яклау буенча төрле чаралар үткәрелә. Рөстәм Нургали улы эшмәкәрләр белән даими очрашулар үткәреп кенә калмый, ә муниципаль берәмлек җитәкчеләре алдына кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү бурычын да куя. Күптән түгел Чаллыга...